Ольга Павлова (тренер)

Ольга Ивановна Павлова (1965 елның 18 мае, Йошкар-Ола, Мари АССР, ССРБ) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Россия Федерациясе синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры. VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы [1].

Ольга Павлова
Туган 18 май 1965(1965-05-18) (58 яшь)
Йошкар-Ола, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тренер, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

 Ольга Павлова Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Ольга Павлова 1965 елның 18 маенда Йошкар-Олада туа. 1987 елда «биолог-генетик» белгечлеге буенча В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый. 1991 елда Казан дәүләт педагогика институтында «Физик культура укытучысы» белгечлеге буенча икенче югары белем ала. Яшүсмерләр яшендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә, университетның беренче курсыннан ук җиңел атлетика секциясендә шөгыльләнә, 1500 метрга йөгерү белән мавыга, Бөтенроссия ярышлары призёры һәм җиңүчесе була. 1987 елдан 1988 елга кадәр РСФСР юстиция министрлыгының суд экспертизасының үзәк Урта Идел лабораториясендә эшли.

1997 елда Казан дәүләт педагогика университетында биология фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]. 1988 елдан 1989 елга кадәр тренер вазифасында «Электрон» спорт клубында эшли. 1989—2003 елларда Павлова Казан дәүләт педагогика университетының физик культура факультетында укыта[3]. 2005 елда Бөтенроссия физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институтында педагогика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].

2004—2005 елларда башкарма директор вазыйфасында «Бертуган Знаменскийлар Мемориалы» җиңел атлетика буенча халыкара ярышларда эшли. 2002 елдан 2012 елга кадәр Татарстан Республикасының Үзәк спорт клубында җиңел атлетика буенча тренер булып эшли. 2011 елда Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры дип таныла[5]. 2012 елдан 2013 елга кадәр 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясендә генераль директор киңәшчесе вазыйфасында эшләгән. 2014 елдан 2015 елга кадәр «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә җиңел атлетика буенча тренер булып эшли[3]

Анда тәрбияләнүчеләр арасында иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр:

  • Ирина Росихина — бинада ике тапкыр Европа чемпионы (2000, 2005), 2001 елгы дөнья чемпионатының бакыр призёры, ике тапкыр Россия чемпионы (2001, 2003), бинада өч тапкыр Россия чемпионы (1998, 2000, 2001)[6];
  • Елена Мигунова — 2011 елда бинада Европа чемпионы[7][8][9];
  • Екатерина Кондратьева — 2003 елгы Универсиада чемпионы[10];
  • Марина Зафирова-Шиян — 2005 елгы Универсиада чемпионы.

2014 елның октябрендә «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үз кандидатурысын тәкъдим итә, мандатларны бүлү нәтиҗәләре буенча бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. 2016 елның сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына сайлануга бәйле рәвештә вакытыннан алда вәкаләтләрне туктата[11].

2016 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча Дәүләт Думасына тәкъдим ителә, әмма сайлаулар нәтиҗәләре буенча Думага узмый. 2016 елның 28 сентябрендәге 57/543-7 номерлы Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары белән Ольга Павловага «Бердәм Россия» партиясенең 13 нче төбәк төркемендә депутат мандатыннан баш тартучыларның бер вакантлы мандаты тапшырыла. 2016 елның 28 сентябреннән — VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты[12].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2016 елдан 2020 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 41 закон чыгару инициативасы һәм федераль законнар проектларына 80нән артык төзәтмә авторы булып чыгыш ясый.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе (2003).
  • «Россиянең атказанган тренеры» мактаулы исеме (2006).
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен » ордены медале (2010)[13].
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Павлова Ольга Ивановна. Государственная Дума. 2019-01-09 тикшерелгән.
  2. Павлова, Ольга Ивановна. Особенности сердечного выброса у спортсменов различной квалификации, специализации и возраста : диссертация на соискание степени кандидата биологических наук.
  3. 3,0 3,1 Павлова, Ольга Ивановна. ТАСС. 2019-01-09 тикшерелгән.
  4. Павлова, Ольга Ивановна. Педагогическая технология управления содержанием и структурой многолетней подготовки юных спортсменов в беговых видах легкой атлетики : диссертация на соискание степени доктора педагогических наук.
  5. Лучшие тренеры Республики Татарстан 2011 года. | Федерация легкой атлетики Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2019-01-09 архивланды. 2019-01-09 тикшерелгән.
  6. Росихина Ирина Николаевна, archived from the original on 2019-01-09, retrieved 2021-01-25 
  7. Чемпионка Европы Елена Мигунова: — пока думаю только о Пекине!
  8. Ольга Павлова: «Любой тренер должен встать на защиту своей ученицы»
  9. Мигунова Елена Сергеевна, archived from the original on 2017-10-03, retrieved 2021-01-25 
  10. Кондратьева Екатерина Сергеевна, archived from the original on 2022-05-13, retrieved 2021-01-25 
  11. ПАВЛОВА Ольга Ивановна :: Депутаты :: Государственный Совет Республики Татарстан — официальный сайт. www.gossov.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2019-01-09 архивланды. 2019-01-09 тикшерелгән.
  12. Центральная избирательная комиссия Российской Федерации. old.cikrf.ru. әлеге чыганактан 2018-12-22 архивланды. 2019-01-09 тикшерелгән.
  13. Указ Президента Российской Федерации от 18.11.2010 г. № 1448 О награждении государственными наградами Российской Федерации