Тәкыя Шәһит кызы Шәрипова 1922 нче елның 29 нчы июнендә ТАССРның Ютазы районы Иске Каразирек авылында туган. Бик авыр еллар булган. 1920 нче елны сәнәкчеләр фетнәсе башлана. Сәнәкчеләр бер төркем коммунистларны, укытучыларны кыйныйлар, салкын бәкегә салалар, җәзалыйлар. Бәхеткә каршы, кызыл гвардиячеләр килеп аларны коткаралар. Җәзаланучылар арасында Тәкыянең әти - әнисе дә була.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 29 июнь 1922(1922-06-29)
Туу урыны Иске Каразирек, Ютазы районы, Татарстан, РСФСР
Үлем датасы 2013
Һөнәр төре укытучы, шагыйрь
Әлма-матер Бөгелмә педагогия укуханәсе һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Активлык урыны Хансүәр һәм Урсай (Азнакай районы)
Бүләкләр
отличник народного просвещения РСФСР

Ике елдан соң гаиләгә шатлык өстәп, Шәһит абый белән Зәйнәп апаның кызлары Тәкыя туа. 1931 нче елны Каразиректә зур янгын була. Тәкыяләрнең йортлары яна. Гаилә Зур Сукаеш авылына күченеп китә. Мәктәпне тәмамлагач, Тәкыя әти-әнисенең юлын сайлый. 1940 нчы елда Бөгелмә шәһәрендә педучилище бетерә, соңрак югары белем ала. 1950 нче елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Баулы районы Хансөяр мәктәбендә татар һәм рус телләре укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Өч елдан соң элеккеге Тымытык, хәзерге Азнакай районына күчеп, лаеклы ялга чыкканчы, Урсай авылында балалар укыта. Коллегасы Миргасим абый белән гаилә кора, балалар тәрбияләп үстерәләр. Педагогик хезмәте өчен ТАССР Үзәк башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була.

Тәкыя Шәрипова гомер буе иҗат иткән. Ул һәвәскәр шагыйрә. 1974 нче елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең V республика съезды делегаты була. 1998 нче елда "Сөембикә" журналы үткәргән конкурста I урынны яулый. Язучы Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты.

Соңгы елларда ул Урсай авылында матур гына гомер кичерде. Аның Каразирек мәктәбендә “Күңелем җәүһәрләре” (2001) , “Ык буйлары – гомер бишегем” (2002) иссмле шигырьләр җыентыгы саклана. Ветеран укытучы туган авылы Каразиреккә очрашуларга еш килде. Ул укучыларга үзенең шигырьләрен укый, акыллы киңәшләрен бирә иде. Тәкыя Шәрипова 2013 нче елны безнең арабыздан китте.

Тәкыя Шәһит кызы Шәрипованын бастырылган китаплары

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү