Илгизәр Тимершин

Илгизәр Тимершин, Илгизәр Гәрәй улы Тимершин (1924 елның 13 июле, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны (хәзерге Яшел Үзән районы), Акъегет2015 елның 24 гыйнвары) — Бөек Ватан сугышында катнашкан мәгариф хезмәткәре, мәктәп директоры, төбәк тарихын өйрәнүче, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясенең шәрәфле әгъзасы. «Акъегет авылы тарихы сәхифәләре» китабы (Казан, 2001) авторы.

Илгизәр Тимершин
Туган телдә исем Илгизәр Гәрәй улы Тимершин
Туган 13 июль 1924(1924-07-13)
РСФСР, ТАССР, Зөя кантуны, Акъегет
Үлгән 24 гыйнвар 2015(2015-01-24) (90 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре педагог, туган як тарихын өйрәнүче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Илгизәр Гәрәй улы Тимершин 1924 елның  13 июлендә Татарстан АССР Зөя кантоны (хәзерге Яшел Үзән районы) Акъегет авылында дөньяга килә. 1966 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын, 1969 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 19421947 елларда хәрби хезмәттә булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ватан сугышы, Дан орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң клуб мөдире булып эшли. Яхшы эшләгәне өчен Норлат районы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә. Шул чорда халык мәнфәгате өчен көрәшә, һәрбер йортка электр уты кертә, авылларны су белән тәэмин итә. 19601963 елларда фирка комитеты секретаре булып эшли.

Педагог үзгәртү

1963 елда мәгариф системасына кереп китә һәм Акъегет мәктәбендә физика, химия, биология фәннәрен укыта. Бик озак еллар гомерен балалар тәрбияләүгә бирә. 1970 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

1978 елдан Акъегет мәктәбендә директор вазифасын башкара. Мәктәптә балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, мәктәпнең материаль-техник базасын үстерү өстендә эшли. 19701980 елларда мактаулы хезмәтләре өчен Илгизәр Гәрәй улы «Почет китабы»на кертелә һәм фотосы мактау тактасына эленә. 1984 елда район мәгариф бүлеге Почет грамотасы белән бүләкләнә.

Авыл тарихы үзгәртү

Тынгысыз  шәхес буларак ул һаман эзләнә. Чабаксар, Казан һәм башка шәһәр архивларында эзләнү эшләре алып бара. Авылның бик борынгы 700-800 еллык тарихы барлыгын билгели. Үзенең хезмәтләрендә Шиһабетдин Мәрҗәни, Гариф Гобәйдуллин, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан хезмәтләренә, вакытлы матбугатка таяна. Илгизәр Тимершин тарих белән кызыксына, шуңа күрә  картларның  сөйләгәннәрен язып ала. Афзал Шамов белән хат алыша. Материал туплау 30 елга сузыла. 2001 елда «Акъегет авылы тарихы сәхифәләре» китабы басылып чыга (Казан, 2001).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Ватан сугышы ордены
  • Дан ордены
  • «Батырлык өчен» медале
  • 1970 ел — «Фидакарь хезмәт өчен» медале
  • «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясенең шәрәфле әгъзасы — озак еллар дәрәҗәле эше өчен.

Гаиләсе үзгәртү

Тимершин Илгизәр Гәрәй улы педагоглар династиясенә нигез салган. Тормыш иптәше Рәхилә апа да гомерен балаларга багышлый. Кызлары Ильмира, Ләлә дә шул юлдан китә, абруйлы педагоглар. Бүгенге көндә педагоглар династиясен Илгизәр Тимершинның оныклары дәвам итә. Алар Яшел Үзән шәһәрендә балаларга белем һәм тәрбия бирәләр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү