Фатыйх Ибраһимов
Фатыйх Ибраһимов (Фатыйх Исхак улы Ибраһимов, 25 февраль 1916, Кирлегәч, Чыршылы вулысы, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе — 20 гыйнвар 1995 (78 яшь), Казан, Россия) — педагог, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1966), РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы (1972). 1929-1939 елларда ТАССРның авыл мәктәпләрендә укытучы. 1945 елдан журналист эшендә: «Социалистик Татарстан» гәҗитендә (1945-1950, 1959-1960), «Чаян» (1952-1959), «Совет мәктәбе» (1960-1977) журналларында.
Фатыйх Ибраһимов | |
---|---|
Туган | 25 февраль 1916 Кирлегәч, Чыршылы вулысы, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 гыйнвар 1995 (78 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Ипподром урамы, Казан[1] |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | журналист |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |