Равил Балтанов
Baltanov.jpg
Туган телдә исем Равил Гобәйдулла улы Балтанов
Туган 3 август 1927(1927-08-03)
Казан
Үлгән 20 апрель 1998(1998-04-20) (70 яшь)
Казан
Милләт татар
Альма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре философ, социолог

Равил Балтанов – татар галиме, философ һәм социолог. Философия фәннәре докторы (1977).

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Балтанов Равил Гобәйдулла улы 1927 елны Казанда, хезмәткәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Атасы – Балтанов Гобәйдулла – 1917 елдан большевик, халык мәгарифе комиссарының (министрының) урынбасары булып эшли. Анасы Нурҗиһан – балалар бакчасы тәрбиячесе.

Казанның 3 № мәктәбенең 7нче сыйныфыннан соң 230№ заводта оператор. 1944-48 елларда Казан елга техникумында штурманнар бүлегендә укый. Ике ел «Чусовая» пароходында капитанның беренче ярдәмчесе. 1950 елны Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә, 1954 елны с отличием тәмамлый. Диплом алгач, институтта укытырга калдырыла. 1954-1960 елларда – ассистент, өлкән укытучы, декан урынбасары.

1960 елда өлкә комитетына фән һәм мәктәпләр буенча инструктор булып килә. 1963 елны «Коммунист әхлагы һәм ислам дине әхлак өйрәтүләре белән көрәшү» исемле фәлсәфә фәннәре кандидатлык диссертациясен яклый.

1964-1974 елларда Казан университетының фәлсәфә кафедрасы доценты һәм социологик эзләнүләр лабораториясе җитәкчесе. Марксистик-ленинчыл фәлсәфәдән, фәнни атеизмнан, логикадан лекцияләр укый, аспирантларның фәнни эшләре белән җитәкчелек итте.

1974 елны конкурс буенча Казан дәүләт медицина институтының фәлсәфә кафедрасы мөдире итеп сайлана.

Фәнни атеизм институтының Казан терәк ноктасына идарә иткән, Татарстан өлкә комитетының лекторы, төрле җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашкан. Татарстан «Белем» җәмгыятенең фәлсәфә һәм атеизм буенча рәис урынбасары булып эшли. РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый фәннәр буенча Советның рәисе урынбасары булып тора.

Хатыны – Сания Хафиз кызы, Казан элемтә техникумы укытучысы. Кызы Гөлнар Балтанова – галимә, «Женщина в Исламе» китабы авторы.

ЧыганакҮзгәртү