Фатыйма Ибраһимова

Фатыйма Ибраһимова (Фатыйма Исхак кызы Ибраһимова, 15 март 1928(1928-03-15) (96 яшь), Кирлегәч, Чыршылы вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — әдәбият белгече, текстолог, филология фәннәре нәмзәде (1969), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). 1965-2000 елларда ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында. Татар балалар әдәбияты тарихы, 20 гасыр башы татар язучыларының әдәби мирасы турында фәнни хезмәтләр авторы. М. Җәлил (1-4 томнары, 1975-1976), Г. Камал (1-3 томнары, 1978-1982), М. Гафури (1 нче һәм 4 нче томнары, 1980-1986), Ф. Әмирхан (1 нче том, 1984), Г.Ибраһимов (9 нчы том, 2000), Г. Исхакый (8 нче том, 2001) әсәрләр җыелмасын нәшер итүгә әзерләүдә катнашкан. «Балалар әдәбияты» (2004) хрестоматиясен төзүче.

Фатыйма Ибраһимова
Туган 15 март 1928(1928-03-15) (96 яшь)
Кирлегәч, Чыршылы вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Кол Гали урамы, Казан[1]
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү