Игорь Ингвар
Игорь Ингвар (Игорь Герман улы Линсцер, 8 апрель 1905, Санкт-Петербург, Россия империясе — 8 февраль 1993 (87 яшь), Казан, Татарстан) — актер, режиссер, педагог, театр белгече, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1968). Сәхнә эшчәнлеген КЭМСТ театрында башлый (Казан, 1923). Самар, Сембер, Шуя, Махачкала, Петропавел, Ярославль театрларында эшләгән. 1946-1949 елларда Чистай драма театрының баш режиссеры. 1928-1929, 1933-1934, 1952 елдан Казан зур драма театрында: актер, әдәби бүлек мөдире (1952-1968), музей мөдире (1968 елдан). Татар театр техникумында (1924-1928), Казан театр һәм Казан сынлы сәнгать укуханәләрендә укыткан.
Игорь Ингвар | |
---|---|
Туган | 8 апрель 1905 Санкт-Петербург, Россия империясе |
Үлгән | 8 февраль 1993 (87 яшь) Казан, Татарстан |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |