Федор Советкин (1886 - 1967) - совет укытучысы,методист, педагогика фәннәре докторы, профессор, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе [1] . Милли мәктәпләрдә рус телен укыту өлкәсендә галим.

Фёдор Советкин
Туган телдә исем Фё́дор Фро́лович Сове́ткин
Туган 1(13) июнь. 1886 ел,
Саратов губернасы Кузнецк өязе Яңа Шаткино авылы
Үлгән 28 июнь 1967(1967-06-28) (81 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы СССР, РСФСР, Саратов губернасы Кузнецк өязе Яңа Шаткино
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы
Эш бирүче РСФСР педагогик фәннәр академиясе

Биография үзгәртү

Фё́дор Фро́лович Сове́ткин 1886 елның 1 июнендә (13) Саратов губернасының Кузнецк өязе Яңа Шаткино авылында туган.

Башта туган авылында мәктәпкә йөри, анда яшь укытучы мордва телен белми. Мордва балалары аны аңламыйлар. Федор моны бик авыр кичерә, шуңа бөтен гомерен милли мәктәпләрдә рус телен укыту методикасына багышлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1902 елда Атаман мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.

1906 елда Казан укытучылар институтын тәмамлый, шул ук елны Пенза шәһәрендәге 4 класслы училищеда укыта башлый, аннары Мәскәүдәге шәхси сәүдә училищесында эшли.

1917 елда Казанда Мордва мәдәни-агарту җәмгыятен оештыручыларның берсе була.

1919 елда Чистай укытучылар семинариясе нигезендә төзелгән Югары халык мәгарифе институты ректоры була.

1925 -1944 елларда СССР Халык мәгарифе комиссариатының фәнни хезмәткәре булып эшли. Бер үк вакытта 1925 - 1932 елларда икенче дәрәҗә мәктәп директоры, Мәскәүдә мордва укытучыларын әзерләү буенча җәйге курсларның директор урынбасары.

1932 елда Казахстан, 1934 елда Бурят-Монголия, 1935 елда туган ягы Мордовияләргә фәнни экспедицияләр белән җитәкчелек итә.

1943 елдан ул РСФСР педагогик фәннәр академиясендә эшли, туган тел һәм рус теле секторы мөдире була.

1947 елда ул профессор итеп сайлана.

1949 елда ул РСФСР педагогик фәннәр академиясенең Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты директоры итеп билгеләнә.

1961 елда докторлык диссертациясен яклый.

1967 елның 28 июнендә Мәскәүдә үлә.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Федор Советкин Россиянең фин-угор халыклары арасында мәгарифне оештыруга зур өлеш керткән. Рус булмаган мәктәп укытучылары өчен дәреслекләр һәм кулланмалар концепциясен эшли. Ул милли мәктәпләрдә туган тел һәм рус телен укыту буенча эшне оештыручы була, моның өчен ул күп кенә методик кулланмалар яза.

Бөек Ватан сугышы вакытында русча белмәгән Кызыл Армия солдатлары өчен рус телендә кулланмалар хәзерли.

РСФСР педагогик фәннәр академиясендә Россиянең милли мәктәпләрендә туган тел һәм рус телен укыту теориясе һәм методикасы проблемаларын тикшерә.

1959 елда "Мордовия (эрзя) мәктәбендә туган тел методикасы" монографиясен яза. Биредә ул, туган һәм рус телләрен укытуның органик бәйләнешенә нигезләнеп, туган телне өйрәнү системасын тәкъдим итә.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Избранные труды, т. 1—3, Саранск, 1974—81
  • Методика обучения русскому языку в начальной нерусской школе, М., I960 (ред. совм. с В. М. Чистяковым)
  • Родной и русский язык в национальной школе, М., 1962 (ред. совм. с В. В. Решетовым)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү