Федор Зигмунд (Фөдор Франц улы Зигмунд, 31 август 1905(1905-08-31), Санкт-Петербург, Россия империясе11 май 1977(1977-05-11) (71 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — механика һәм җылылык алмашу өлкәләрендә галим, техник фәннәр докторы (1968), профессор (1970). Казан химия технология институтында: тәҗрибәханә мөдире (1937-1940), сугыш кирәк-яраклары факультеты деканы (1940-1943), процесслар һәм аппаратлар, һидравлика һәм гомуми химия технологиясе (1943-1947), процесслар һәм аппаратлар (1954-1956) кафедралары мөдире. 1972-1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтының җылылык алмашу кафедрасы мөдире.

  1. Государственный архив Республики Татарстан
Федор Зигмунд
Туган 31 август 1905(1905-08-31)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 11 май 1977(1977-05-11) (71 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Карл Маркс урамы[1]
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты