Википедия:Кызыклы фактлар/2011 ел
- Француз колонияль империясенең тәэсирендә бүген дә күп кенә илләрдә француз теле киң таралган.
- Төркиядә 10 меңгә якын татар яши.
- «Аллаһ» исеме аның башка исемнәреннән аермалы.
- Җирдәге һәрбер төрнең үзара ничек яшәвен, тормышын тәфсилләп сөйли торган димтәләрчә тапшыру алып баручысы — Дэвид Аттенборо.
- Япония татарларының Токиода урнашкан «Исламия» мәчете 1985 елгы җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелгәннән соң, ул янә 2000 елда гына торгызыла.
- Математиканың функция төшенчәсен беренче тапкыр Готфрид Лейбниц куллана.
- Зоология буенча күзәтүләр борынгы дөньяда ук үткәрелгән.
- Финляндиядә Башкарма татар музыкаль төркеме оеша.
- Фотон яктылык тизлеге белән хәрәкәт иткәндә генә яши ала.
- Француз колонияль империясенә кергән илләр Франкофония оешмасына берләшкән.
- Хәниф Кәрим, Резеда Вәлиева, Рафаэль Сафин тумышы белән Башкортстанның Кыйгы районыннан.
- The Beatles XX гасырның иң уңышлы төркемнәреннән берсе дип санала.
- Психологиядә кызыл төс активлык, татулыкны белдерә.
- Үсемлекләр систематикасы — үсемлекләрнең күптөрлелеген өйрәнүче фән.
- 2011 елның октябре мәгълүматларына күрә 2490 күктерәү бар дип исәпләнә.
- BaXtle төркеме җырларын 5 телдә башкара.
- АКШ ватандашлар сугышы АКШ тарихында иң кан коючан сугыш буларак тарихка кергән.
- Кабаннар очрамаган урыннарда юлбарыслар да очрамый.
- Яблоко фиркасе үз программасын татар теленә дә тәрҗемә итте.
- 25 сентябрьдә Вьетнамда «көз уртасы фестивале» бәйрәм ителә.
- «Тәрбиятел-әтфаль» — беренче төрки телле балалар журналы.
- Коръәннең 97 нче сүрәсе Кадер кичәсе турында.
- Зиннәтулла Билалетдинов — 1984 елгы Олимпия уеннары чемпионы.
- Татар Википедиясе Белем җәүһәрләре бәйгесендә җиңү яулады.
- Боланнар (рәсемдә) һәр ел мөгезләрен яңага алмаштыралар.
- Бөтендөнья укытучылар көнен 100дән артык дәүләттә бәйрәм итәләр.
- Гидраның регенерациягә сәләте искиткеч зур, мәсәлән, аны 100 өлешкә бүлсәк, һәр өлештән яңа гидра үсеп чыга.
- Йөрәкнең клапан аппаратына протез куйганнан соң авыруларның дүрттән бер өлешендә психик эшчәнлек бозыла.
- Көрәшче Рамил Нуримановның әтисе Мәскәү хастаханәсеннән качып, Сабантуйга көрәш карарга бара, анда, авыруына карамыйча, көрәшергә чыга һәм җиңә.
- Цунаминың биеклеге океанда, гадәттә, 1 метрдан артмый, яр буенда гына ул кинәт үсә һәм 30-40 м җитәргә мөмкин.
- Фотосинтез булмаса, нефть тә булмас иде.
- 1921 елда булган Оппау шәһәрчегендәге шартлау нәтиҗәсендә якындагы ике авыл җимерелә, күрше шәһәрләрдә барлык йортлар тәрәзәсез кала, поездлар юлларыннан алып ыргытыла, шартлау тавышы хәтта 300 км ераклыкта урнашкан Мюнхенда да ишетелә.
- Бөек татар көрәшчесе истәленә төрле ярышлар уздырыла, ләкин ул гомеренең соңгы елларын фәкыйрьлектә үткәргән.
- Булачак Олимпия чемпионы Федор Симашевка беренче чаңгыларын урманчы булып эшләгән әтисе ясап биргән.
- Казандагы Нурулла мәчетенең архитекторы — «Финляндиядә туган» протестант немец.
- Танылган язучы Кави Нәҗминең энесе бик оста шахмат уйнавы белән танылган.
- Казандагы Әл-Ихлас мәчетенә (рәсемдә) төзер өчен урынны вафат кеше билгеләгән.
- Венеция кинофестивален оештырырга Италия диктаторы Бенито Муссолини тәкъдим ясый.
- Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты сугыш елларында эшләмәгән.
- Карачайлар һәм балкарлар — бер халыкның ике исеме.
- Төрки халыклар арасында иудаизм тарафдарлары да бар.
- Туризм тармагы якынча 137 миллион кешене эш белән тәэмин итә.
- Беренче татар профессиональ театраль труппа (рәсемдә) күчмә хәлдә яши һәм шуның өчен аңа «Сәйяр» дип исем бирелә, ягъни ил гизүче, мосафир.
- Ирена Сендлер чемоданнарда, коробкаларда, тартмаларда, һәм башкача качырып, 2500 яһүд баласын фашистлардан коткарган.
- Иудаизм агымнары төрле җирләрдә барлыкка килгән, алар арасында хәтта Алмания белән Нью-Йорк та бар.
- Мәктәп директоры, партизаннарның «кара генералы», Гитлерның шәхси дошманы, прокурор ярдәмчесе, эчке эшләр министрының урынбасары, музей директоры, грузин Юрий һәм татар Даян абзый — берүк кеше.
- Матра таулары Словакия гербында сурәтләнгән булса да, тулысынча Венгрия җирләрендә урнашкан.
- Уфа районында кыш көне 67 мең кеше яши, ә җәй көне — 167 мең.
- Хуҗа Насретдинга охшаган образлар төрле халыкларда еш очрый: румыннарда ул Пэкалэ, әрмәннәрдә — Пулу-Пуги һ.б.
- Булачак революционер Муллаян Халиков мәдрәсәдә белем ала.
- Буриш халкы бурушаски телендә сөйләшә һәм ул тел башка бернинди телгә дә охшамаган.
- Композитор Петр Чайковскийның бабасы Чайка фамилияле була һәм аны Чайковскийга үзгәртә.
- Күренекле галим, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече, профессор Әхмәт Тимерне үз вакытында мәктәптән куып чыгаралар.
- Шомыртлар барлык югары төзелешле үсемлекләр кебек суүсемнәрдән килеп чыккан.
- Кайбер динозаврларның аяклары кошларныкына охшаш булган (рәсемдә).
- Беренче татар медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов «Ак чәчәкләр» романында төп геройның прототибы.
- Нуретдин исеменнән титул барлыкка килгән.
- Татар иҗтимагый үзәгенә беренче санакны Гали Акыш бүләк итә.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Корделл Халл яһүд качакларын иленә кертүгә каршы чыккан.
- Франция үзәгендә «Франция утравы» урнашкан.
- Кошлар динозаврлардан барлыкка килгәннәр.
- Ак аюның туны ак булса да, тиресе кара төстә.
- Борынгы гарәпләрнең этикеты кунак кулын сөт белән юуны таләп иткән.
- Бу елның 9 июлендә яңа дәүләт барлыкка килде.
- Күренекле рәссам Рембрандтка танылу аның вафатыннан 2 гасыр узгач кына килә.
- Халыкара хокук яклаучы оешмалар арасында Amnesty International иң озын һәм бай тарихлы.
- Чиләбе шәһәренә татар морзасы нигез сала.
- Әлдәбәран һәм Антарес йолдызларын икесен бер юлы күреп булмый.
- Гөлнара Сәмитова-Галкина Пекин Олимпиадасында җиңүдән соң Татарстан флагын тотып стадионда йөгергән өчен медальсез кала яза.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе Альфред Нобель мирасыннан бирелми.
- Иң биек волейболчы (217 см) Чаллы шәһәрендә туган.
- Себердә чыккан беренче татар газетасы атнасына 2-3 тапкыр нәшер ителгән.
- Туймазы шәһәре урнашкан елга 55 процентка кар суы белән туклана.
- Микронезиянең борынгы акчасының диаметры 3 метр, ә авырлыгы 4 тонна булган (рәсемдә).
- 2010 елда Палау дәүләтендә якынча 21 000 кеше яшәгән.
- 3 мең кешедән торган, 100гә якын танкы булган Полисарио хәрби фронтын студентлар оештырган.
- Ай тотылу фәкать тулы ай булганда гына мөмкин.
- Бүздәк районының (Башкортостан) «Бүздәк яңалыклары» газетасы татар һәм рус телләрендә 1931 елдан бирле чыга.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе кешеләргә генә түгел, ә хәрәкәткә дә бирелгәне бар.
- Бозлык чорына кадәр сыртланнар (гиеналар) Аурупада да яшәгәннәр.
- Асуан гидротөене (Мисыр) төзү эшләренә татар телендә техник белем бирү оештыручыларының берсе булган, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Вагыйз Фәтхуллин җәлеп ителә.
- Магнитогорски руднигында шартлатучы булып эшләгән, соңрак Татарстанның халык җырчысы булган Габдулла Рәхимкуловның сәнгатькәр юлы белән китүенә Рәшит Ваһапов тәэсир иткән.
- Пацифизм хәрәкәтенә нигез салуда Даниянең бер хәрби офицеры зур роль уйнаган.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Эрнесто Теодоро Монета гомеренең соңгы елларында Италиянең Беренче бөтендөнья сугышына керүен хуплаган.
- Финляндиянең бердәнбер манаралы мәчетен финляндия татарлары төзегән.
- Таҗ Махал (рәсемдә) — Һиндстанның рәсми булмаган, ләкин бик популяр символы.
- Икенче инглиз-бур сугышында британнар беренче тапкыр концентрацион лагерьлар кулланалар.
- Казан зооботаник бакчасы — Русиядә зоологик һәм ботаник бүлекләрне берләштергән бердәнбер зоопарк.
- Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында урнашкан булуы ихтимал.
- Кешегә бер тапкыр гына бирелә торган Гонкур премиясен француз язучысы Ромен Гари ике тапкыр алган.
- Кулланышта еш очрый торган төрле амулетлар — борынгы фетишизм калдыклары.
- Татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова туган Яңавыл авылы хәзерге заманда шәһәр статусына ия.
- Николай Коперникның «De Revolutionibus Orbium Coelestium» исемле китабының беренче ике басмасын үз вакытында бары тик 7 кеше генә тулысынча укуы ачыкланган.
- Әл-Җәзирә телекомпаниясен нәрсәдә генә гаепләмиләр, көнчыгышта да, көнбатышта да яратмыйлар, хәтта кайбер илләр аны бөтенләй ябырга чакыралар, шуңа да карамастан аның популярлыгы артканнан арта бара.
- Хәерби авылының (Лаеш районы) мәчетен 1908 елда Казан сәүдәгәре Салих Гобәйдуллин төзетә.
- Ямады авылы татар мәктәбеннән 13 фән докторы, 50 фәннәр кандидаты чыккан.
- Балыклар су агымына каршы йөзгәндә, тыныч суда йөзүгә караганда азрак көч сарыф итәләр.
- Берүк елны АКШта да, Русиядә дә президентка импичмент ясала, ләкин икесе дә барып чыкмый.
- Вәзен йолдызының радиусы Кояшныкыннан 215 тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы 50 000 тапкыр күбрәк.
- Гадәттә сөлекләр кан эчүчеләр булса да, аларның арасында чын паразитлар юк.
- Дөньяда 8734 рептилия төре билгеле.
- Консепсьон шәһәрендә (Чили) явым-төшем Лондонныкына карата 2 тапкыр күбрәк.
- Родос утравында кешеләр неолит чорында ук яшәгәннәр.
- 1948 елдан 1965 елга кадәр Җиңү көне эш көне буларак үтә.
- Ак карлыган (рәсемдә) — аерым төр түгел, ә кызыл карлыганның альбинос варианты гына.
- Андромеда йолдызлыгына кергән Андромеда галактикасы үз эченә 300 миллиардтан артык йолдызны ала.
- Бенджамин Франклин рәсеме 100 АКШ доллары банкнотасында урын алса да, ул АКШ президенты булмаган.
- Казакъстанда урнашкан Мәмлүт шәһәренә нигез салучы — татар крестьяны Мәүлүт Валгузин һәм шәһәр аның исемен йөртә.
- Совет-фин сугышы (1939-1940) нәтиҗәсендә Советлар Берлегенә Финляндиянең 11 % өлеше күчә.
- Танылган татар артисты Наил Дунаевның чын исеме Николай.
- Узган гасыр башында татар галиме Сәгыйть Исәнбаев, бөтен гаиләсе белән диярлек, үзбәк халкына мәгърифәт таратучы булып эшләгән.
- Euronews мәгълүмати телеканалы 10 телдә даими тапшырулар алып бара.
- Андромеда һәм Киек Каз Юлы галактикалары секундына 300 километрга якынаялар.
- Габдулла Тукай «Шүрәле» әкиятен татар халык риваятенә нигезләп яза.
- Нәҗип Мәхфуз романнарының яртысыннан артыгы экранизацияләнгән.
- Сириус - безгә иң якын йолдызларның берсе, Кояш системасыннан аңа кадәр ара «нибары» 8,6 яктылык елы гына.
- «Танк» атамасы инглиз телендәге tank сүзеннән килеп чыккан, ул «бак», «цистерна», «мичкә» мәгънәсен аңлата.
- Һиндстанда барлыгы 23 рәсми тел бар һәм шуларның берсе - Санскрит.
- Француз астрологы, табибы Мишель де Нотрдам дөньяга күрәзәче Нострадамус буларак таныш.
- Христофор Колу́мбка кадәрге вакытта ацтекларда акча ролен какао орлыклары үтәгән.
- Бөек Британиянең төп яңа ел чыршысы Трафальгар мәйданында куела (рәсемдә).
- Альберт Эйнштейн — дөньяның 20дән артык университетының хөрмәтле докторы, күпсанлы фән Академияләре әгъзасы.
- Анд таулары Көньяк Америкада 9000 кмга сузылган.
- Галиәсгар Камал «Яшен» журналында рәссам булып та эшләгән.
- Галилео Галилей Юпитер планетасын телескоп аша күзәтү вакытында, аның иң зур дүрт иярченен — Ио, Аурупа, Ганимед һәм Каллистоны ача.
- Islamtat.ru — Татарстан мөселманнарының беренче мәгълүмат агентлыгы.
- Кояш системасында 4 газлы планета бар.
- Лишайниклардан бактериаль авыруларны, шул исәптән туберкулезны, дәвалау өчен төрле антибиотиклар ясыйлар.
- Рэпер Шакурның псевдонимы ШАгыйрь КУРбанов сүзләре кыскартылып барлыкка килгән.
- Җидегән йолдызлыгынын җиде йолдызы чүмечкә охшаган фигураны тәшкил итәләр.
- «Син - минеке, мин - синеке» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров (рәсемдә) тамашачыга шулай ук Зиннур псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы буларак та таныш
- Ислам дине буенча үтәлергә тиешле дини эш ваҗиб дип атала.
- Габделфәт Сафин популяр җырчы гына түгел, ә танылган нәшриятче дә.
- Фарсы култыгында 8 дәүләт урнашкан.
- Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесендә Испания дүрт тапкыр катнашкан.
- Патрик Чэплин милли инглиз уены дартсның чыгышы белән Франциядән булуын ачыклый.
- Стивен Спилберг (рәсемдә) беренче фильмын 10 яшендә төшерә.
- Җырчы Алинә Сафиуллина студент вакытында Венера Ганиева җитәкләгән сыйныфта укыган.
- 21 февральдә халыкара туган тел көне билгеләнә.
- 30 февраль көне чынбарлыкта бар.
- «Әл-Җәмиг» хәдисләр җыентыгын Имам әт-Тирмизи төзи.
- Кояш офыктан 43 градустан биегрәк күтәрелсә, Җир өстеннән салават күпере күренми.
- «Ялкын» журналы 1924 елдан бирле чыга.
- Корея ике дәүләткә — КХДҖ һәм Көньяк Кореягә бүленә.
- Роман телләренең тамырлары латин теленә карый.
- Татар әдәбиятында дастаннар мөһим роль уйный.
- Шамил Аляутдинов (фотосурәттә) Мәскәүдә дөньяга килә.
- Татарча һәм башкортча җырлар башкаручы Вәсилә Фәттахова «Туган як» җырын башкаруы белән танылган.
- Армспорт буенча дөнья чемпионатлары, халыкара һәм илкүләм ярышлар уздырыла.
- 1862 елда Хөсәен Фәезханов татар грамматикасын яза.
- Иң көчле булмавына карамастан, Шаһ (рәсемдә) — иң мөһим шахмат ташы.
- Владимир Ленин фәлсәфә һәм икътисад буенча фәнни эшчәнлек алып барган.
- Оренбур татар театры артисты Рафаил Фатыйхов 2010 ел ахырында вафат була.
- Доллар атамасы алман «талер» сүзеннән килеп чыккан дип санала.
- Беренче тапкыр сатуга Windows 7 2009 елда чыга.
- Татар бугазы Япон һәм Охот диңгезләрен тоташтыра.