Фредрик Байер
Фредерик Байер (дан. Fredrik Bajer) – Данияле язучы һәм сәясәт эшлеклесе. Пацифистик хәрәкәткә нигез салучыларның берсе буларак исәпләнә.
Фредрик Байер | |
---|---|
Туган телдә исем | дан. Fredrik Bajer |
Туган | 21 апрель 1837 Vester Egede[d], Факсе[d], Дания |
Үлгән | 22 гыйнвар 1922 (84 яшь) Копенһаген, Дания |
Күмү урыны | кладбище Биспербьерг[d] |
Ватандашлыгы | Дания |
Әлма-матер | Академия Сорё[d] |
Һөнәре | язучы һәм сәясәт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Q3426725? |
Җефет | Matilde Bajer[d] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
Биография үзгәртү
Рухани гаиләсендә туып үсә, Дания армиясендә әфисәр буларак хезмәт итә. 1864 елда Пруссиягә һәм Австриягә каршы сугышта катнашып лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. 1865 елда армия хезмәтеннән китә һәм Копенһагенга күченә. Анда ул укытучы, тәрҗемәче һәм язучы буларак эшли. 1872 елда Дания Парламентына сайлана һәм анда киләсе 23 ел буена урын алып тора. Парламент әгъзасы буларак халыкара арбитражны төрле низагъларны туктатуда куллану өчен зур эшчәнлек алып бара. Шулай ук Даниядәге һәм Аурупадагы күпсанлы тынычлык оешмаларының эшчәнлеген яклый торган була.
1891 елдан 1907 елга кадәр Халыкара тынычлык бюросының рәисе булып тора. 1908 елда Клас Понтус Арнольдсон белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясен ала.
Шулай ук карагыз үзгәртү