Мишель де Нотрдам (фр. Michel de Nostredame), Нострадамус буларак та билгеле (14 декабрь 1503-2 июль 1566) — француз астрологы, алдан күрүче, табиб һәм алхимик, бар дөньяга үзенең күрәзәләре белән билгеле шәхес.

Нострадамус
Туган телдә исем Мишель де Нотрдам
Туган 14 декабрь 1503(1503-12-14)
Сен-Реми, Прованс, Франция корольлеге
Үлгән 2 июль 1566(1566-07-02) (62 яшь)
Салон-де-Прованс, Прованс, Франция корольлеге
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре
Күмү урыны Collégiale Saint-Laurent de Salon-de-Provence[d]
Милләт француз
Ватандашлыгы  Франция патшалыгы
Әлма-матер Монпелье үниверситеты[d] һәм Университет Авиньона и Воклюза[d]
Һөнәре француз астрологы,
алдан күрүче, шагыйрь, табиб һәм
алхимик
Җефет Анна Понсаро
Балалар Сезар де Нотрдам һәм башкалар
Ата-ана
  • Жом де Нотрдам, нотариус (әти)
  • Реньер де Сен-Реми (әни)
Кардәшләр Нострдам, Жан де[d]

 Нострадамус Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Килеп чыгыш үзгәртү

 
Нострадамус гербы

Мишель де Нотрдам 1503 елның 14 декабрендә Сен-Ремида (Прованс), XV гасырда католик диненә күчкән яһүдиләр гаиләсендә туа. Сезар де Нотрдам «Прованс хроникасында» язган гаилә легендасы буенча, күрәзәченең бабалары Рене Мәрхәмәтле һәм Калабрий герцогы сарайларында табиб булып эшләгәннәр. Ләкин билгеле фактларга таянып, ул бабаларның шактый белемле һәм бай кешеләр булуы турында гына төгәл әйтергә мөмкин. Мишельнең атасы Жом де Нотрдам (1470-1547) нотариус булган, бабасы Пьер де Нотрдам (1430-1484) һәм бабасының атасы Давин де Каркассон (1410-1473) Авиньонда сәүдә белән шөгыльләнгәнәр, ә бабалары Пьер де Сен-Мари (?-1485) һәм Жан де Сен-Реми (?-1504) Арльда һәм Сен-Ремида табиб булганнар.[1] Франция хакимияте чукынган яһүдиләргә яхшы мөнәсәбәттә булса, гади халык аларның Мәсихкә хыянәте турында гел уйлаган. Шуның кебек сәбәпләр де Нотрдам гаиләсен изоляцияле җәмгыятьләрдә яшәргә мәҗбүр иткән.

Искәрмәләр үзгәртү