Islamtat.ru

(ИсламТат битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Islamtat.ru, Исламтат («Ислам Татарстанда» сүзләренең кыскартмасы) мәгълүмат агентлыгыТатарстан Җөмһүрияте мөселманнарының беренче мәгълүмат агентлыгы, 2007 нче елның июнь аеннан (һиҗри - 1428 нче елның Җөмәдел-ахир ае) башлап эшен алып бара. Агентлыкның төп вазифасы Татарстан һәм Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни вакыйгаларын яктыртып бару. «Исламтат» МА редакциясе Казанда урнашкан. Әлегә агентлык рус телендә яза.

Islamtat.ru
Төр Ислам сайты
Теркәлү 26.06.2007 (11.06.1428)
Телләр рус
Урнашу Казан
Эшли башлау вакыты июнь 2007 (Җөмәдел-ахир 1428)
Халәте эшли
URL islamtat.ru

Төп эш үзгәртү

«Исламтат» МА Татарстан Җөмһүрияте территориясендәге бөтен җәмгыять вәкилләре, дин, мәгариф, фән, мәдәни мәркәзләр, дәүләт әгъзалары һәм түрәләр, галимнәр һәм җәмгыять эшлеклеләре, ватандашлар һәм ширкәтләр һ.б. белән бергә эш итеп мәгълүматны җыя. «Исламтат» агентыгының мәгълүмәти сәясәте бары тик үз журналистлар коллективы тарафыннан билгеләнә, агентлык ирекле булып санала. «Исламтат» МА яңалыкларны турыдан туры иң әүвәл чыганаклардан, ягъни вакыйгаларда катнашучылар тарафыннан өйрәнә һәм шулай итеп өлгер һәм ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Агентлык журналистлары үз эшен Ислам әхлагы буенча дәвам иттерәләр.

Эчтәлек үзгәртү

«Исламтат» сайтында төрле чаралар, вакыйгалар һәм күренешләр, күренекле һөнәр ияләренең, белгечләрнең фикерләре һәм шәрехләре, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле өземтәләр, мөселман оешмаларына һәм чараларына кагылышлы төрле әвракларның текстлары чагылдырыла. Шул ук вакытта, сайтта күп санда төрле фәнни-популяр һәм дини мәкаләләр, ислами электрон китаплар, һәм шулай ук Ислам оешмалары, Россиянең дини эшлеклеләре, гарәп илләре, татар милләтенең тарихы һәм мәдәнияте турында киң кырлы мәгълүмат табып була.

Айлык аудитория үзгәртү

2011 елның февраль (һиҗри - 1432 нче елның Рабигыль-ахир ае) аеның статистикасына караганда сайт сәхифәләрендә 18 000 – 23 000 зиярәтче булды (тәүлегенә 600-700 уникаль кулланучы), шул исәптән 60%ы Россия территориясеннән. Сайтны аена якынча 50 000 – 60 000 тапкыр карап чыгалар.

Зиярәтчеләр географиясе үзгәртү

Зиярәтчеләр географиясе түбәндәгечә бүленә:

Күчермәләү индексы үзгәртү

Яндексның мәгълүматы буенча, 2010 нчы елның август аенда (һиҗри - 1431 нче елның Рамазан ае) “Исламтат” МА сайтына интернетта 4300дән артык сылтама бар.

«Исламтат» сайтының бүлекләре үзгәртү

1. Яңалыклар һәм аналитика

  • Татарстан яңалыклары
  • Россия яңалыклары
  • Дөнья яңалыклары
  • Аналитика
  • Әңгәмә
  • Матбугатны күзәтү
  • Сораштырулар
  • Әвраклар
  • Махсус сюжетлар

2. Ислам дине

3. Мөселман белешмәләре

  • Ислам Россиядә: белешмәләр, биографияләр, оешмалар
  • Ислам Татарстанда: мөселман инфраструктурасы, биографияләр, элемтәләр
  • Гарәп илләре: тасвирламалар
  • Татар милләте: белшмәләр, тарих, аш-су, сүзлекләр

4. Хезмәтләр

Башка мәгълүмат үзгәртү

“Исламтат” МА Россия Ислам университеты белән бергә - Казандагы беренче Мөселман Журналисты Мәктәбенең оештыручысы.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү