Юпитер (планета)
Юпитер (борынгы төркичә oñğay, оңгай[1]) — Кояш системасында урнашкан, Кояштан бишенче планета. Кояш системасында иң зур планета. Сатурн, Уран һәм Нептун планеталары белән зур газлы планеталар исәбенә керә. Планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге күк йөзе һәм күкрәү Юпитер югары алласы хөрмәтенә кушылган.
Юпитерның экватордагы радиусы 71,4 мең км тәшкил итә. Бу җирнең радиусыннан 11,2 тапкыр зуррак.
ИярченнәрҮзгәртү
2005 елның мәгълүматлары буенча Юпитерның 63 иярчене бар. Бу Кояш системасы өчен рекордлы сан. 4 иң зур иярчен — Ио, Европа, Ганимед һәм Каллисто инде 1610 елда Галилео Галилей тарафыннан ачылган.
АтамаларҮзгәртү
Татар халкы, гарәп-мөселман мәдәниятенең бер өлеше буларак, әүвәл планетаны Мөштәри (иске тат. مشتری) исеме белән дә атап йөрткән.[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланылмый.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://altaica.ru/LIBRARY/dts.pdf
- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 428.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|