Европа (иярчен)

Европа (бор. грек. Ἐυρώπη) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярчене арасында иң кечкенәсе.

Европа
Сурәт
Масса 47,986 ± 0,001 йоттаграмм[1]
... хөрмәтенә аталган Европа[d]
Исемне бирүче Марий, Симон[d]
Ачучы яки уйлап табучы Галилео Галилей һәм Марий, Симон[d]
Ачыш датасы 8 гыйнвар 1610
Астраномик ачыш урыны Падуя үнивирситите[d]
Ана җисем Юпитер
Апоүзәк 676 938 km
Периүзәк 664 862 km
Орбита эксцентриты 0,009
Орбита авышлыгы 0,47 °
Орбита дәвере 3,551 тәүлек
Зур ярымкүчәр 671 100 km
Күренмә йолдызча зурлык 5,29
Альбедо 0,64
Тыгызлык 3,013 кубик смга ... грамм
Температура 50 K, 102 K һәм 125 K[2]
Радиюс 1560,8 ± 0,5 km
Астрономический символ
Тематик география поверхность Европы[d]
Өслек гравитациясе 1,314 метр в секунду в квадрате
 Европа Викиҗыентыкта
Ио, Ганимед һәм Европа иярченнәре орбиталь резонансы
Европаның Юпитер өстеннән чыгуы

Европа иярчене күбесенчә силикат токымыннан тора, үзәгендә тимер төш урнашкан.

Европа уртача радиусы 1560,8±0,5 км, Юпитерга карата һәрвакыт тик бер ягы белән борылган (синхронланган).

Өслеге бик яссы һәм боздан тора, анда бик аз кратерлар, ләкин күп ярыклар бар.

Европа котыпларында температурасы -223 С (50 К), экваторында -163 С (110 К).

Өслегенең яшьлеге һәм тигезлеге булганга күрә аның астындагы су океандагы микроскопик тереклек хакында фараз бар.

Агылыш көчләре сәбәпле шушы фараз ителгән су океан катмый, ахры. Агылыш көчләренең периодик үзгәрешләре иярченнең деформациясенә китерә һәм асты катламнарны җылыта.

Иярчендә сирәк атмосфера бар, ул күбесенчә уттуардан тора, атмосфера басымы нибары 0,1 мкПа, яки 10−12 атм тәшкил итә.

Ачылыш тарихы һәм атамасы

үзгәртү

Европа Галилео Галилей тарафыннан 1610 елда үзе уйлап тапкан телескоп ярдәмендә ачыла. Шулай ук иярченне ачуны немец астрономы Симон Мариус та дәгъвалый. Ул иярченне 1609 елда күзәтә, ләкин моның белән бәйле мәгълүматларны вакытында бастырмый.

Иярченгә борынгы грек мифологиясе персонажы Европа исеме бирелә. Бу атаманы 1614 елда Симон Мариус тәкъдим итә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү