Аллаһ (гарәп. اللَّهُ ‎) — Аллаһының 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Аллаһының башка исемнәреннән аермалы. Чөнки башка исемнәренең һәрберсе аңлаткан мәгънәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый.

Бу исем шул ук вакытта «Исме Әгъзам«дыр. Аллаһының башка исемнәре аерым-аерым бер мәгънәне аңлаткан дәлил булыр, бу исем бөтен сыйфатларын берләштерә. Аллаһының, мәсәлән, «Галим» сыйфаты Аның бары тик гыйлемен, «Рахим» сыйфаты мәрхәмәтен белдерә. Ләкин Аллаһ исеме Аның 99 исеме белдергән барлык мәгънәләрне дә эченә алган.

Чыганак үзгәртү

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.