Алинә Сафиуллина

Алинә Сафиуллина — популәр татар җырчысы.

Алинә Сафиуллина
Төп мәгълүмат
Туу көне

21 апрель 1985(1985-04-21) (36 яшь)

Туу урыны

Татарстан Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

БиографияҮзгәртү

Алинә Сафиуллина 1985 елның 21 апрелендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Алинә кечкенәдән үк җырлап үсә, төрле бәйгеләрдә катнаша, урыннар ала. Шуннан тыш шигырьләр яза һәм рәсемнәр ясарга ярата. 2002 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәуләт Культура һәм Сәнгать үниʙиpcититеның Милли сәнгать институтына укырга керә һәм 2007 елда аны тәмамлый. Шуны да әһтергә кирәк, институтта ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган әрᴛисе , Татарстан җөмһүpиятсының Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Венера Ганиева сыйныфында белем ала.

Зур сәхнәгә Алинә Сафиуллина 2006 елда, «Йолдызлар фабрикасы» проекты ярдәмендә чыга. Яшь башкаручының тавышы күпләрне хәйран калдыра. Һәм шул ук елда «Татар җыры 2006» фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән дуэт башкара.

Инде икенче елга ук (2007 ел) Алинә үзе «Татар җыры – 2007» бәйгесендә лауреат була, ә аның «Кайтырмын» дип исемләнгән җыры – ел җыры дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елның җәендә Алинәнең «Ышандыр» җырына беренче клип төшерелә.

«Татар җыры – 2008» бәйгесендә дә Алинә лауреат исемен яулый.

Алинә Сафиуллина кыска гына вакыт эчендә күп кенә тамашачының күңеленә үтәргә өлгерде. Бүгенге көндә исә ул татар эстрадасында актив эәләвен дәвам итә. Клиплар төшерә, яңа җырлар яздыра, тамашачыларын концертлар белән шатландыра.

АльбомнарҮзгәртү

Алинә Сафиуллина җырларын төрле җыентыкларда да еш очрый.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Tatshop.ru, archived from the original on 2011-09-14, retrieved 2011-02-05 

СылтамаларҮзгәртү

  • youtube.com: Алинә Сафиуллина клипларын онлайн карау