Сәгият-әл-Хәмра һәм Рио-де-Ороны азат итү өчен Халык фронты (исп. Frente Popular de Liberacion de Sagual el Hamra y Rio de Oro; кыскача. - Polisario) – Көнбатыш Сахрада эшләүче хәрби-сәяси оешма. 1970-1980 елларда ул территорияне оккупацияләгән Марокко һәм Мавритания гаскәрләренә каршы кораллы көрәш алып барган.

Сәгият-әл-Хәмра һәм Рио-де-Ороны азат итү өчен Халык фронты
Полисарио логотибы
Лидер Мөхәммәд Габделгазиз
Нигезләү датасы 1973 елның 10 мае
Штаб-фатиры Көнбатыш Сахра
Идеология демократик социализм, сул милләтчелек
Сайт Sahara Libre

Тарих үзгәртү

Полисарио фронты 1973 елның маенда Көнбатыш Сахра студентлары тарафыннан оештырыла. Бу вакытта Көнбатыш Сахра җирләре Испанияга буйсына; фронт территорияга бәйсезлек бирүне таләп итә һәм шунда ук кораллы көрәшкә игътибарын юнәлтә. 1973-1975 елларда Көнбатыш Сахра партизаннар сугышы алып барыла. 1975 елга Испания колониясын калдырырга була, ләкин Мадрид килешүләре нигезендә күрше илләр – Марокко һәм Мавритания арасында бүлә. Моңа җавап итеп, Полисарио бәйсез Сахра Гарәп Демократик Җөмһүриятен игълан итә (1976 елның 27 феврале) һәм партизаннар сугышын инде монда килгән мароккалы һәм мавританлы гаскәрләргә каршы башлый. Сугыш вакытында Полисарио хәрби ярдәмне Әл-Җәзаирдән, Кубадан, дөньяның төрле милли-азатлык хәрәкәтләреннән һәм 1983 елга кадәр Ливиядән ала.

Сугышның беренче елларында сахралы партизаннар мавритан гаскәрен күпмедер күләмдә җиңә дә. Мавританиядә 1979 елда булган эчке хәрби фетнә нәтиҗәсендә, ул сугыштан чыга һәм СГДҖның бәйсезлеген таный. Марокко исә Көнбатыш Сахрага карата амбицияларыннан баш тартмый. 1980-еллар дәвамында озакка сузылган сугыш хәрәкәтләре бара, ләкин зур тырышлыклар куюга карамастан, Марокко уңышка ирешми. 1991 елда солых килешүенә кул куела, аның шартлары буенча Марокко Көнбатыш Сахрада бәйсезлек мәсьәләсе буенча референдум оештырырга вәгъдә бирә. Бүгенге көнгәчә ул референдум төрле сәбәпләр аркасында үткәрелмәде, ә Марокко исә биргән вәгъдәсенә карамыйча, референдум турында идеядан гомумән баш тарта.

 
СГДҖ гаскәрләре ПОЛИСАРИО-ның 32 еллыгында

Полисарионың үз кораллы көчләре бар, алар Сахраны азат итү Халык гаскәре дип йөртелә. 2002 елга бу гаскәрдә 3 мең кеше, 100гә якын танк, 50 пехота хәрби машинасы, 60 якын артиллерия системасы булган[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү