Рамил Нуриманов

Рамил Нуриманов – татар көрәшчесе, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, күптапкыр Россия чемпионы. 90 кг авыррак категориядә чыгыш ясый. Тренеры – Харис Әюпов.

Рамил Нуриманов
Ramil Nurimanov-1.jpg
Туган телдә исем Рамил Хәйдәр улы Нуриманов
Туган 17 сентябрь 1979(1979-09-17) (41 яшь)
Горький өлкәсе, Сафаҗай
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре билбаулы көрәш
Ата-ана
  • Хәйдәр Нуриманов (әти)
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган спорт мастеры

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Рамил Хәйдәр улы Нуриманов 1979 елның 16 сентябрендә Горький өлкәсенең Сафажай авылында туган.

Атасы Хәйдәр Әнәс улы (1953 елгы) үз вакытында күп сабантуйларда катнашып, тамашачы алкышларын җыя торган көрәшче иде. Беренче мәртәбә көрәш мәйданына 17 яшендә чыгып, Красный Остров авылы сабан туенда өченче урынга лаек була. 1976 елда Мочали сабантуенда батыр калды. Бозлауда ике, Мөтеравылда ике тапкыр сабантуй батыры исемен яулады. Мәскәүдә, 1979 елда, Измайловский парктагы сабантуйда беренче урынга лаек булды. Ул бу ярышны исенә төшереп: «Теземне авырттыргач, Мәскәүдә хастаханәдә дәвалана идем, паркта сабантуй булганны ишеткәч, түзәр хәлем калмады, тәрәзә аша чыгып качтым да, көрәш карарга паркка йөгердем. Анда тезем авыртканына да карамыйча, көрәшергә чыктым, соңгы парда Әхмәт Мөҗипов белән көрәшкән идек», – диде көрәшче.

Рамил Сафаҗайда 11 сыйныф тәмамлап Түбән Новгороддагы Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укыун тәмамлап авылында күмәк хуҗалыкта агроном булып эшли. Хәзер Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә яши.

Спорт биографиясеҮзгәртү

Көрәш белән ун яшьтән шөгылләнә башлый. 2001 елдан башлап Түбән Новгород өлкәсендә һәм шәһәрендә, Мәскәүдә үтүче сабантуйларда авыр категориядә иң көчле батыр булып санала. Рамилның батыр исеме яулаган авыл сабантуйлары дистәнең өстенә, шунарга өстәп, Мәскәү сабантуйларында өч тапкыр, Уразавылда ике тапкыр, Рбишча сабантуенда 2000 елда батыр исеменә лаек булды.

1999 елда Мәскәүдә үткән IV Россия чемпионатында милли көрәш буенча ярышта Рамил беренче тапкыр Россия чемпионы исемен яулый.

2002 елда V Россия чемпионаты оештырыла. Рамил икенче тапкыр Россия чемпионы булып кала.

2003 елның 20 сентябрендә Рамил кабат Мәскәүдә оештырылган Россия чемпионатында батыр исемен яулый. Булачак Дөнья чемпионатына вәкилләр сайлап алу өчен Пермь шәһәрендә 2004 елның 17-19 сентябрендә чираттагы Россия чемпионаты оештырыла. Беренче көндәше карачай егете. Аны ике минут үткәч, чиста екты. Икенчегә Пермь шәһәpe спортчысы туры килде, аны «күкрәк аша» чиста екты. Өченчегә Казаннан 165 килограммлык Илдар Әббәсов туры килде. Аның билен кысып «табан тарту» һөнәре белән аудара алды. Аннары ике төрдә (аяк чалып һәм аяк чалмыйча) өстен калган көрәшчеләр өчен супер-финал оештырылды. Супер-финалда Әлмәттән Ильяс Галимов белән көрәште һәм чемпион исемен яулады.

2004 елның 17 декабрендә Төркиянең Стамбул шәһәрендә кушаклар белән көрәш буенча өченче Дөнья чемпионаты үтте. Дөнья чемпионатына барыр алдыннан спортчылар Подольск шәһәренең спорт комплексында 10 көн буена ярышка әзерләнү программасын үтләр. Төркиягә сөлгеләр белән көрәшнең Россия һәм халыкара федерациясе президенты Риф Гайнановның шәхси самолеты белен очтылар.

Ярышта 41 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды. Абсолют авырлыкта 26 көрәшче язылган иде. Рамилгә аларның 5се белән бил алышырга туры килде. Беренче көндәшен кайсы илдән булганын игьтибар итеп өлгермәделәр, чөнки көрәшергә тотынуга ук Рамил аны егып салды.

Икенче көрәшче Канададан иде. Аны 30 секундта чиста алым белән җиңде. Өченчесе Үзбәкстан егете Кашшапов белән озак көрәштеләр, ул очколар белән 9-3 алып барганда, нибар көчен «тез аша» күтәрү алымына туплап, үзен бик чиста екты.

Дүртенче көндәше Төркмәнстаннан булды, ул да очколар җыя башлады. 5:3 исәбенә җиткәч, аны «күкрәк аша» ташлап келәмгә кысты.

Финалда Украина егете Михаил Кравченконы җиңеп ирешеп, чемпион исемен яулый. Россия командасыннан 90 килограммга кадәр авырлыкта Ринат Акбаев беренчене (Карачай-Чиркәсия), 80 килограммга кадәр Азнаур Аджиев икенчене (шул ук республика), мәскәүче Рафаэль Ибраһимов 73 килограммга кадәр авырлыкта өченче урынны яуладылар.

2005 елда Казанда узган билбаулы көрәш дөнья чемпионатында барлык көндәшләрне җиңеп ике тапкыр чемпион була. Финалда очраган Исраил көрәшчесен белән җиңде.

ЧыганакҮзгәртү

ИсәкрмәләрҮзгәртү