Бурушаски теле
Бурушаски теле ([bu.ˈɾu.ɕa.ski]) — буриш халкы сөйләшкән изолят тел. Халык Кашмирның төньяк таулы районнарында яши. 2000 елда бурушаски телендә 87 мең кеше сөйләшкән дип санала. Телнең башка атамалары: Brugaski, Kanjut (Kunjoot), Verchikwār, Boorishki, Brushas һәм Miśa:ski.
Бурушаски | |
Үзисем: |
[bu.ˈɾu.ɕa.ski] |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
87,000 (2000) |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: |
язусыз |
Тел кодлары | |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
Бүгенге бурушаски телендә урду теленнән алынмалар күп. Шулай ук дард телләреннән һәм төрки телләрдән дә алынмалар бар.
Яшәү урыннарына карап, бурушаски телен өч диалектка бүләләр: Хунза, Нагар һәм Ясин диалектлары.
Фәнгә тел XIX гасырның икенче яртысында мәгълүм була. Язу системасы юк. Фонетик транскрипция ярдәмендә язылган шактый текстлар бар. Алар күбесенчә Д. Лоример тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителгән.
Бурушаски теле һаман бер тел гаиләсенә дә кертелмәгән. Аның сино-кавказ макрогаиләсенә керүе ихтимал.
Өйрәнү тарихы
үзгәртүБурушаски телен фәнни өйрәнү XIX гасырның икенче яртысында башлана. Шул вакытта Г. В. Ляйтнер (G. W. Leitner) һәм Й. Биддульфның (J. Biddulph) хезмәтләре языла һәм дөнья күрә. XX гасырда исә телне өйрәнүгә Д. Л. Р. Лоример (D. L. R. Lorimer) шактый өлеш кертә, «The Burushaski Language» (1935-1938) дип аталган хезмәтен чыгара. Анда шулай ук сүзлек һәм грамматик белешмә урын алган.
Соңгы вакытларда телне Герман Бергер өйрәнгән. Ул диалектлар сүзлеген төзегән.