Әлдәбәран
Әлдәбәра́н (гарәп. الدبران әд-дәбәран — «иярүче»; Сәвер α, Сәвер альфасы, α Tau) — Сәвер йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы 0,75–0,95m тәшкил итә һәм ул якынча 65 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әлдәбәран Сәвер йолдызлыгында

Әлдәбәран Кояш белән чагыштырганда
ХасиятләрҮзгәртү
Әлдәбәран — K5 III спектр сыйныфылы кызгылт-сары зур йолдыз. Ул билгесез периодлы үзгәрмә йолдыз (колач 0,2m тәшкил итә). Аның эчендә гелий януы бара. Йөзләрчә а.б. ераклыкта урнашкан тонык M2 спектр сыйныфылы кызыл кәрлә аның иптәш-йолдыз булып тора.
КүренүчәнлекҮзгәртү
Әгәр Орион Билбавының өч йолдызыны уйлап сулдан уңга (төньяк ярымшарда) яки уңдан сулга (көньяк ярымшарда) тоташтырып куйсак, бу күзаллау сызыгында беренче якты йолдыз Әлдәбәран булачак.
Моны да караҮзгәртү
Бу — йолдыз турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |