Төп менюны ачу

Даян Фәтхелбаян улы Мурзин — «Кара генерал», Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган легендар шәхес, Чехословакиянең Милли батыры, Адольф Һитлерның шәхси дошманы.

Даян Мурзин
Murzin.jpg
Туган телдә исем Даян Фәтхелбаян улы Мурзин
Туган 21 гыйнвар 1921(1921-01-21)
Бакалы районы, Иске Балыклы
Үлгән 10 февраль 2012(2012-02-10) (91 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg Совет Русиясе[d]
Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт юридик университеты
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены Бөек Ватан сугышы ордены, 1-нче класс ЧСФР азатлыгы өчен алтын йолдыз
Хәрби дәрәҗә маюр

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Сугышка кадәрҮзгәртү

1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районының Иске Балыклы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Гаиләдә 10 бала — бер кыз, тугыз малай үстеләр. Даян Мурзин балачактан укытучы булырга хыялланды. Аеруча математика фәнен яратып укыды. Мәктәптән соң, укытучы булырга теләп Кушнаренко педагогика училищесына белем алырга киткән. Аны тәмамлап авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә башлаган.

1939-1945 елларҮзгәртү

Совет-фин сугышы башлану белән Даян Мурзин үз теләге белән гаскәргә языла. Уфада хәрби әзерлек узганнан соң аны Ленинградта укыттылар, арытаба Финләндиягә җибәрделәр. Укып әзер булуга, фин сугышы тәмамланды. Мурзин Ригадагы хәрби училищега укырга кереп калды. Бөек Ватан сугышы башлануын ул курсант буларак чик буенда каршылый. Каты яраланып, чолганышта кала, дошман кулына әсир төшә. Савыгып киткәч әсирләр лагереннән кача, «Ватан өчен» дигән партизаннар төркеменә кушыла. Аны разведка взводы командиры итеп билгеләделәр. Отряд фашист тылында партизаннар сугышын җәелдерде. Фашистның танау төбендә иң кыю диверсион гамәлләр кылынды. Һитлер армиясенең кораллары, аэродромнары, корал складлары, күперләр һәм юллар шартлап, тузаны күккә очты. Икенче тапкыр яралана.

Тылдагы госпитальдән аны Украинадагы дошман тылына җибәрделәр. Монда да партизаннар хәрәкәте көчәеп китте. Аннан Мәскәүгә разведчиклар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Соңыннан Молдавиягә эләгә һәм Молотов исемендәге яңа партизан отрядын оештыра. Молотов ис. отряд Карпатта һитлерчылары белән чугыш алып бара.

1944 елда партизаннар отряды алдына катлаулырак бурыч куелды. Мурзинны башта штаб начальнигы, аннан соң Ян Жижка исемендәге данлыклы партизаннар бригадасының командиры итеп билгеләделәр. 9 дәүләт ватандашлары 700 сугышчысы булган бригада немец протектораты астындагы Чехия белән Моравиядә фашистларга каршы партизан сугыш башлап җибәрә. Командир, Ян Ушияк бәрелештә хәлак булгач, командир итеп 23 яшьлек Даян Мурзин тәгаенләнә.

 
Жижка ис. партизаннар бригадасы Всетин шәһәренә керә, колонна башында - Даян Мурзин. 1945 ел, 5 май

Румыния һәм Маҗарстан чигендә канкойгыч сугышлар барганда фюрер үзе басып алган илләрдә немец солдатлары күпләп кырылуына шакката. Моны аңлау өчен Адольф Һитлер үзе Праһага килгән. Бөтен кешене җыеп, отчет таләп иткән. Аңа Мурзин отрядының кыю, актив эшчәнлек алып баруы турында сөйләгәннәр. Һитлер ярты миллионлы немец армиясен куркуда тоткан «Кара генерал»ның[1] башы өчен 3 миллион рейхсмарка вәгъдә иткән. Аны тоту өчен гестапо армияне генә түгел, оккупацияләнгән территориядәге барлык халыкны җәлеп итмәкче булганнар. Моравиядә, Чехиядә, Словакиядә самолетлардан Мурзин сурәте төшерелгән меңләгән листовка ташладылар. Ләкин Мурзин үзе язганча, «халык ул акчаларга мине сатмады». Партизан отрядын коткару өчен Чехословакия чигеннән чыгарып торганнар иде. Һитлерчылар партизаннар отряды урнашкан авылны җир белән тигезләгән һәм “Кара генерал”ның бандасын юк иттек, дип уйлаганнар. Ләкин бу шатлыклары озакка бармады. Мурзин отряды фашистның борын төбеннән 16нчы танк армиясе командующие генерал Мюллерның үзен тотып алуга иреште. Мурзин отряды генерал Власовны тоту буенча да уңышлы операция үткәрде. Мурзин бригадасы хәрби техникасы белән 68 эшелонны, меңнәрчә фашистны, 86 стратегик мөһим күперне юкка чыгарды.

Сугыштан соңҮзгәртү

Озак еллар Башкортстан прокуратурасында хезмәт итте ул, аннан БАССР Адвокатлар коллегиясенең рәисе вазыйфаларын тартты. Тырыш хезмәте “Башкортстанның атказанган юристы” дигән мактаулы исем белән билгеләнде аның. Әлеге көндә дә кул кушырып өйдә генә утырмый тынгысыз ветеран. БР Хокук саклау, кораллы көчләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумы рәисе дә ул, хөкемгә тартылучыларны аклау комиссиясе әгъзасы да. Моңардан тыш яшьләр белән һәрдаим очрашуларга чакырып торалар.

Бүләкләр һәм хөрмәт билгеләреҮзгәртү

Ул — Моравия һәм Чехиянең 18 шәһәрендә шәрәфле гражданин, Злин шәһәрендә майор Мурзинның исемен йөртүче урам бар. Әмма, Чехословакияне азат иткәне өчен Даян Мурзинга бер совет медале дә бирелми. Ике тапкыр Герой Йолдызы белән бүләкләү турындагы карар кире кайтарыла.

Бөтен дөнья халкы Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә Русиянең иң югары чиновникларыннан торган делегация составында Словакиягә барды. 2005 елда Чехия белән Словакиянең атаклы шәхесләре Русияне ул чактагы президенты В. Путиннан Даян Мурзинга Русия Герое исемен бирүне сорап хат язган.

Даян Баян улы Мурзин каты авырып 2012 елның 10 февралендә Уфада вафат булган.

Даян Мурзин нәфис әдәбияттаҮзгәртү

Заманында Даян Мурзин батырлыгына багышлап урыс һәм яһүд язучылары байтак әдәби повесть һәм романнар иҗат иттеләр. Татарлардан үзенең атаклы якташы Даян Мурзин хакында «Кара сакаллы генерал» дигән документаль повесть дөньядан иртә киткән язучы Мияссәр Басыйров яза.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мурзинны кара сакал йөрткәне өчен шулай атаганнар, гәрчә хәрби званиесе «майор»дан артмаса да, өстәвенә Һитлерга аны гади майор түгел, ә Юрий исемле грузин генералы дип «таныштыралар». Герой Великой Отечественной войны Даян Мурзин: «Я был личным врагом Гитлера»

ЧыганакларҮзгәртү