Төп менюны ачу

Мияссәр Мәсәгуть улы БасыйровБашкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы.

Мияссәр Басыйров
Туган телдә исем Мияссәр Мәсәгуть улы Басыйров
Туган 25 ноябрь 1930(1930-11-25)
Башкортстан АССРның Бакалы районы Иске Балыклы авылы
Үлгән 28 февраль 1983(1983-02-28) (52 яшь)
Уфа
Милләт татар
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы

Ул Башкортстанның Бакалы районында урнашкан Иске Балыклы исемле татар авылында туып үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли. 1948 елда ФЗОга укырга керә. Бер ел Иркутски өлкәсендә шахтада эшли. 19491952 елларда Башкортстан театр училищесында белем ала. Ә 1959 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Аннан соң Мияссәр Басыйровның бар тормышы журналистика һәм язучылык эше белән бәйле була.

Мияссәр Басыйров яшьтән үк әдәби иҗатка тартыла, 1960 нчы еллардан бер-бер артлы яңа әсәрләрен яза. Аның «Мин синеке, тормыш», «Бөркет күтәрелер үргенәм», «Йөрәгем – гомер сәгатем», «Багышлау», «Елларым – җилкәннәрем» исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Аннан соң ул үзенең атаклы якташы, күренекле татар шәхесе, Чехословакиянең Милли батыры Даян Мурзин хакында “Кара сакаллы генерал” дигән документаль повесть иҗат итә. Мияссәр Басыйров шулай ук әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә эшләде.

СылтамаларҮзгәртү