Кушнарин

(Кушнаренково битеннән юнәлтелде)

Кушнарин (элек Топорнин исемен йөртә) — авыл, Кушнарин районы (1930—63 елларда һәм 1965 елда алып) һәм Кушнарин а/с үзәге, Кушнарин җимеш-җиләк һәм йөзем культуралары селекциясе үзәгенең үзәк утары; пристань. Уфадан һәм шул ук исемле тимер юл станциясеннән Төньяк Көнбатышка таба 60 км ераклыкта Көдешле елга (Агыйдел елгасы кушылдыгы) буенда, Мәскәү—Уфа (М7 «Идел»), Кушнарин—ЧакмагышБакалы, Арслан—Кушнарин автомобиль юлларында урнашкан.

Кушнарин
баш. Кушнаренко
Нигезләнү датасы 1709
Рәсми исем Кушнаренко
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Кушнаренковский сельсовет[d][1] һәм Кушнарин районы
Административ-территориаль берәмлек Кушнаренковский сельсовет[d]
Халык саны 9870 кеше кеше (2010)[2]
Сәгать поясы UTC+05:00
Почта индексы 452230
Җирле телефон коды 34780
Халык саны
1897[3]1939[4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[2]
19775942614666798559920610 6309870

Кыскача белешмәҮзгәртү

Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,5; 1920 — 3,2; 1939 — 5,9; 1959 — 6,1; 1989 — 9,2; 2002 — 10,6; 2010 — 9,9. Башкортлар, татарлар яши (2002). Профтехучилище, гимназия, Кушнарин урта мәктәбе №1, балалар музыка мәктәбе, 4 балалар бакчасы, Пионерлар йорты, ДЮСШ, үзәк район дәваханәсе һәм китапханәсе, мәдәниәт йорты (12 халык үзешчән сәнгать коллективы, шул исәптән “Сандугач”), тарих-туган якны өйрәнү музее, мәчет, чиркәү бар.

Тарихи белешмәҮзгәртү

1790 елда купчий кәгазе буенча капитан С.Е.Топорнин сатып алган Уфа өязе Каңлы вулысы башкортларының асаба җирләрендә Степановка авылы буларак нигез салына. 1795 елда 111 ир-ат исәпкә алынган, 1865 елда Покровка (Степановка, Топорнин) авылында 62 йортта 698 кеше яшәгән. Игенчелек, арба ясау, яабата үрү белән шөгыльләнгәннәр. вулыс идарәсе урнашкан, чиркәү (1822 елда төзелгән), училище, шәраб куу заводы, поташ заводы, су һәм 2 җил тегермәне, 21 кибет булган. 19 гасыр азагында Топорнин буларак исәпкә алынган. 1906 елда чиркәү, зимства мәктәбе, чиркәү-мәхәллә мәктәбе, почта бүлекчәсе, зимства станциясе, ялланып эшләүгә нигезләнгән янгын сүндерү җәмгыяте, 5 тимерлек, пар белән эшләүяе тегермән һәм ярма яргыч, керосин двигателе эшләткән 2 тегермән, 12 җил тегермәне, 6 иген киптергеч, 7 калач пешерү остаханәсе, 18 иген кабул итү пункты, 47 иген склады, чәй, шәраб, галантерея, 2 сыра, 2 тимер-томыр, 5 мануфактура һәм 15 бакалея кибете, 2 мөгәҗәй теркәлгән; авылда вулыс идарәсе урнашкан; ярминкәләр үткәрелгән; парахут һәм иген пристане эшләгән. 1936 елда хәзерге исемен (БАССРның Игенчелек ХК МТС ының сәясәт секторы нач. И.И.Кушнаренко хөрмәтенә) йөртә. 1963—65 елларда — Чакмагыш районының административ үзәге. Топорниннар йортының бинасы (19 гасыр башы) архитектура истәлеге булып тора. Авыл тирәсендә Кушнаренко каберлеге урнашкан. Н.Н.Глебова, Л.В.Казанцева, В.Д.Паширов, И.Ә.Фаршатов шул авылда туган.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. Рәсәй империясе җанисәбе (1897)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. ССҖБ җанисәбе (1959)
  6. ССҖБ җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. ССҖБ җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)