Салават Юлаев премиясе

(Salawat Yulayev premiäse битеннән юнәлтелде)

Салават Юлаев премиясе яки Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе, рәсми исеме: Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (баш. Башҡорт АССР-ның Салауат Юлаев исемендәге премияһы, Башҡортостан Республикаһының Салауат Юлаев исемендәге дәүләт премияһы, рус. Государственная премия Республики Башкортостан имени Салавата Юлаева) — Башкортстанның мәдәният-сәнгать өлкәсендә (әдәбият, сынлы сәнгать, музыка сәнгате, театр сәнгате, хореография, кино сәнгате, архитектура) бирелә торган иң югары дәүләт бүләге. 1967 елдан бирле тапшырыла.

Салават Юлаев премиясе
Нигезләнү датасы 1967
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Салават Юлаев
Дәүләт  Россия
Бүләкләүче Башкортстан
Бүләк ияләре өчен төркем Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары
 Салават Юлаев премиясе Викиҗыентыкта

2024 елдан башлап Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе ел саен биреләчәк. Өч премиянең һәрберсе 1 млн сум тәшкил итәчәк. [1]

Тарих үзгәртү

1967 елда БАССР хөкүмәте әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләрне билгеләү өчен С. Юлаев исемендәге премия булдырган. 1991 елга кадәр, кагыйдә буларак, икешәр премия тапшырыла торган булган. 1992 елдан «БР С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе» дип атала.

Статуc үзгәртү

 
С. Юлаев премиясенең дипломы
  • Бүләкләнүчеләргә лауреат исеме бирелә, диплом һәм күкрәккә тага торган билгесе тапшырыла.
  • Нигезнамә буенча, лауреатлыкка намзәтләр исемлеге матбугатта игълан ителә, иҗтимагый тикшерү уза, соңыннан премия буенча комиссия лаеклыны сайлап ала.
  • Премиягә тәкъдим ителгән иҗат төркеме, кагыйдә буларак, 5 намзәттән артмый.
  • «Озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен» дигән сәбәп белән намзәтләр кабул ителми.
  • Алдагы елларда Ленин премиясе, РСФСР (РФ) дәүләт премиясе алган әсәрләр тәкъдим ителми.

Салават Юлаев премиясе лауреатлары үзгәртү

1960-еллар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
1967 Һәдия Дәүләтшина (вафатыннан соң) «Ыргыз » романы (1957) өчен
Мостай Кәрим «Сайланма әсәрләр. I том» китабы өчен
Фәйзи Гаскәров бию ансамбле өчен куйган халык биюләре өчен
Заһир Исмәгыйлев «Яңа җырлар» җыентыгы өчен
1968 Зәйнәп Биишева «Яктыга» трилогиясе (1959-1969; I-«Кимсетелгәннәр», II-«Олы Иек буенда», III-«Җимеш») өчен
Хөсәен Әхмәтов «Уралым», «Ленин турында җыр», «Фирка байрагы» җырлары, «Сюита» әсәре (4 бүлектән) өчен
1969 Мәгафүр Хисмәтуллин «концерт-башкару эшчәнлеге өчен»
1970 Баязит Бикбай (вафатыннан соң) «Сайланма әсәрләр. I том» (1969) китабы өчен
Фәрит Исәнгулов «Арыш башагы» (1970) китабы өчен

1970-еллар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
1971 Гата Сөләйманов «курай сәнгатен өр-яңа биеклеккә күтәрүе өчен»
1972 Наҗар Нәҗми «Дыхание» (Уфа, 1976 (рус.)), «Приглашение другу» (М., 1981 (рус.)), «Стороны» (М.,1982 (рус.)) китаплары өчен
Ким Әхмәтҗанов «Әдәбият теориясе» (1972) китабы өчен
Нариман Сабитов (вафатыннан соң) «опера һәм балет музыкасы үсешенә керткән хезмәте өчен»
1973 Хәким Гыйләҗев «Весны мои не считаны: стихи и поэма» (М., 1973(рус.)) (Язларым саналмаган) китабы өчен
Дуэт Ишмулла Дилмөхәммәтов (курай), Рәшидә Туйсина (бию) «1973 елгы концерт-башкару эшчәнлеге һәм «Туган Урал» биюен куйган өчен»
1974 Әнвәр Бикчәнтәев «Лебеди остаются на Урале» (М., 1969 (рус.)), «Я не сулю тебе рая» (М., 1973 (рус.)) , «Прощайте, серебристые дожди» (М., 1973 (рус.)) китаплары өчен
1975 Сәгыйть Агиш (вафатыннан соң) «башкорт әдәбияты үсешенә керткән хезмәте өчен»
1976 Әсгать Мирзаһитов «Матери ждут сыновей » (Әниләр көтәләр улларын) китабы (М., 1975 (рус.)) өчен
Зәйтүнә Бикбулатова Уфада драма театрында Бибисара (Ә. Мирзаһитов «Әниләр көтәләр улларын») роле өчен
Рамил Хәкимов «На семи дорогах» (М., 1974(рус.)) китабы өчен
1977 Фирдәвес Нәфыйкова Уфа опера-балет театрында Кармен (Бизе-Шедрин. «Кармен-сюита»), Ампара-кәләш («Испан миниатюралары») партияләрен башкарган өчен
Борис Домашников «Ленин янына» (К Ленину), «Кызыл мәйдан» (Красная площадь), «Башкортстанда август» (Август в Башкирии), «Урал әкияте» (Уральский сказ), «Яңадан яз» (Вновь весна) картиналары өчен.
1978 Рәшит Солтангәрәев «Җылы яңгыр» (1976) һәм «Нефтьчеләр юлыннан» (1977) китаплары өчен
1979 Муса Гали «Звезда надежды» (1977) һәм «Липы цветут» (М., 1978 (рус.)) китаплары өчен
1980 Гайсә Хөсәенов «Заман.Әдәбият.Әдип» китабы (1978) өчен

1980-еллар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
1981 Иҗат төркеме (Нурия Ирсаева, Таңчулпан Бабичева, Заһир Вәлитов, Олег Ханов, Фидан Гафаров) Гафури театрында уйнаган «Язмыштан узмыш бар!» (М. Кәрим-Р. Исрафилов) спектаклендәге рольләре өчен
1982 Гыйлемдар Рамазанов «Мажит Гафури» (М., 1980 (рус.)) һәм «Многоцветье» (М., 1982(рус.) ) китаплары өчен
1983 Гали Ибраһимов «Кинҗә» (I китап, 1982 китабы өчен
Уфа Башкорт дәүләт академия драма театры иҗат төркеме, Нәҗип Асанбаев, автор Уфада Башкорт дәүләт академия драма театрында Нәҗип Асанбаевның «Кызыл паша» әсәрен сәхнәгә куйган өчен
1984 Венера Рәхимова Уфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури), Буратино («Буратино маҗаралары» А.Н.Толстой) образлары өчен
Әхияр Хәкимов «Куштирәк», «Савыр кумта» (1982) китаплары өчен
1985 Сәйфи Кудаш «башкорт әдәбияты үсешенә керткән хезмәте өчен»
Флюра Килдиярова «халык җырларын башкарган һәм пропагандалаган өчен»
Ильис Ямалетдинов «Халыклар дуслыгы орденлы «Агыйдел» Башкортстан сәнгать берләшмәсендә халык кәсебе сәнгате эшләнмәләрен ясаган өчен»[2]
1986 Александр Бурзянцев «Башкортстан табигатенә багышланган пейзаж картиналары өчен»
1987 Авторлар төркеме (Әхнәф Харисов, Нурмөхәммәт Зарипов, Фәнүзә Нәдершина, Мохтар Сәгыйтов, Әхмәт Сөләйманов) «Башкирское народное творчество» («Башҡорт халыҡ ижады») (18 томда; 1987) җыентыгы өчен
Юрий Узиков тарихи темага язылган китаплары өчен
Лев Бараг «башкорт фольклористикасына керткән зур өлеше өчен»
1988 Рәми Гарипов (вафатыннан соң) «соңгы елларда нәшер ителгән шигырь китаплары өчен»
Радик Зарипов, Леонора Куватова «1986-1987 еллардагы концерт-башкару эшчәнлеге өчен»
1989 Равил Бикбаев «Язмышым» (шигырләр һәм поэмалар) китабы (1988) һәм «Сусадым, сулар бирегез» поэмасы (1988) өчен
Арслан Мөбәрәков «башкорт совет театр сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен»
1990 Булат Рәфыйков «Карасакал» романы (1989) өчен
Ф.Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле «югары башкару осталыгы өчен»

1990-еллар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
1991 Ногман Мусин «Зәңгәр тауда ак томан» роман-трилогиясы (1990) һәм «Ихлас күңелдән сөйләшү» китабы (1990) өчен
Тамара Нечаева Салават Юлаев һәйкәле (Палдиски) (1991) өчен
Абдулхак Игебаев «Әйтелмәгән сүзләр» китабы (1990) өчен
1992 Салават Әскаров «югары башкару осталыгы өчен»
Газим Шәфыйков «И совесть, и жертвы эпохи» китабы (1991) өчен
Габдулла Солтанов «югары башкару осталыгы һәм җыр сәнгатен пропагандалаган өчен»
Иҗат төркеме (Александр Клемент, Хәниф Хәбибрахманов, Михаил Старцев) С.Юлаев музее бинасын (Малаяз) төзегән өчен
1993 Динис Бүләков «Гомер бер генә» (1992) романы өчен
Р.А. Заһретдинов «башкару осталыгы һәм варганда уйнауны пропагандалаган өчен»
В.П. Пустарнаков «1942 ел» триптихы һәм пейзаж әсәрләре өчен
Әдия Ситдыйкова картиналары өчен
1994 Тәрҗемәчеләр төркеме (Фәнил Баишев, Дан Кинельский (вафатыннан соң), Дәүләткирәй Мәһәдиев, Нурмөхәммәт Сөяргулов) Коръәннең башкортчага тәрҗемәсе (1994) өчен
Яныбай Хамматов пенталогия - «Бөртекләп җыела алтын» (1964), «Акман-токман» (1971), «Яшенле җәй» (1975), «Юргашты» (1980), «Руда» (1982) романнары өчен
Иҗат төркеме (Флорид Бүләков, автор, Гөлдәр Ильясова, режиссёр, Ирина Филиппова, балетмейстер) Стәрлетамак театр берләшмәсендә куелган «Онытылган дога» спектакле өчен
Нәзифә Кадыйрова «соңгы ике елдагы югары концерт-башкару осталыгы өчен»
1995 Риф Габитов «Җиз үкчә», «Көтүче җыры», «Башкорт краковягы» биюләрен куйган өчен
Рәшит Зәйнетдинов, Георгий Калитов 1994-1995 елларда иҗат ителгән «Кымыз», «Җир җаны», «Әманәт» картиналары өчен
Факиһә Тугызбаева «Фатихамны бирәм сиңа» (1994) китабы өчен
1996 Ибраһим Абдуллин «Кояш батмый да батмый» (1994) китабы өчен
Кадим Аралбай «Рухларның язмалары» (Письмена духов) (1995) китабы өчен
1997 Камил Гобәйдуллин, Рафаэль Кадыйров «Юрматы җире» триптихы (1995-1997) өчен
Гали Хәмзин «югары башкару осталыгы һәм БР музыка сәнгатенә керткән зур өлеше өчен»
Роберт Баемов «Чуар шоңкар» (1997) китабы өчен
1998 Идрис Газиев «1997-1998 еллардагы концерт программалары һәм югары башкару осталыгы өчен»
Вәкил Дәүләтшин Уфадагы «Ләлә-Тюльпан» мәчетен проектлаган өчен
Тимер Йосыпов «Пеште җир җиләккәйләре» китабы (1998) өчен
2000 Азат Гаеткулов «соңгы еллардагы концерт эшчәнлеге һәм курайда югары уйнау осталыгы өчен»
Иҗат төркеме (Сергей Голдобин, Светлана Голдобина, Андрей Давыденко) Уфадагы «Кунак йорты»н (Гостиный дворъ) яңадан кору проекты өчен
Хәсән Назар «Галәмгә ашу» китабы (2000) өчен

2000-еллар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
2002 Юлай Гайнетдинов «Хәзинә» тапшырулар шәлкеме өчен
Хөрмәтулла Үтәшев Уфа драма театрында башкарган Шайморатов, Тимучин, Сынтимер, Труабаль рольләре өчен
2004 Рәшит Назаров «Шигырьләр. I том» китабы (2002) өчен
Рафаил Касыймов Симфония № 6 («Салават Юлай улының солыхы һәм сугышы») өчен
Фәйзрахман Исмәгыйлов, Илдар Гаянов «Салават турында хикәят» һәм 1812 елгы Ватан сугышы турындагы картиналар шәлкеме өчен
2006 Әмир Абдразаков «Сынмаган рух» документаль фильмы өчен
Таңчулпан Гарипова «Бөйрәкәй» (Бурёнушка) китабы (1997-2004) өчен
2008 Ирек Кинҗәбулатов «Замана тавышы» китабы өчен
Иҗат төркеме (Араи Киоказу, Альфред Готман, Марат Каранаев, Ришат Муллагилдин) Уфада «Конгресс-холл»ны проектлаган өчен
Гүзәл Сөләйманова Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Одетта-Одиллия, Джульетта, Йолдыз, Мария партияләрен башкарган өчен
2010 Ринат Камал «Әлфира» китабы (2004) өчен
Рөстәм Сабитов «Прометей» балетына язган музыка өчен
Рамил Килмәмәтов «Башкортстан йөрәгемдә», «Башкортстан-туган төягем» фотоальбомнары өчен

2010-еллар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
2012 Салават Хәмидуллин «Историческая среда» тапшырулары өчен
Камил Җиһаншин «Золото Алдана» китабы өчен
Рәшит Шәкүр «Лачыннар оча биектә » (2007) китабы өчен
2014 Нур Даутов «Бию көе», «Кызлар биюе» концертлары өчен[3]
Галим Хисамов «Өн һәм сан», «Актамыр» (1993) романнары өчен
2016 Айрат Терегулов «Акбузат: башкирский дастан» һәм «Akbuzat: A Bashkirian Epic» китапларында басылган «Акбүзат» дастанына сурәтләр шәлкеме өчен[4]
Гөлсинә Мәүлекәсова театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен
Илдар Маняпов театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен[5]
2018 Салават Әбүзәров «Гамәл дәфтәре» шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен.[6]
Ләйлә Исмәгыйлова,
Андрей Петров
«Аркайым» балеты (2005) өчен
Рифкать Арсланов «Салават күпере» иҗади проекты өчен
2020 Булат Йосыпов,
Гөлчәчәк Саламатова
«Беренче республика» тулы метражлы нәфис фильмы өчен
Айрат Әбүшахманов,
Альберт Нестеров
Гафури театрында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы һәм Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльләр өчен
Хатыйп Фазылов «Ватан ― традицияләр һәм рухият» сәнгать әсәрләре циклы өчен[7]
2022 Рөстәм Әлибаев,
Илфат Актуганов,
Гөлфия Таҗетдинова
«Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы проекты өчен
Артур Нәзиуллин,
Дмитрий Крюков
«Заһир Исмәгыйлев мирасының алтын битләре» проекты өчен
Зөһрә Буракаева,
Артур Кәбиров,
Рәис Низаметдинов
«Ат уйнатып алдан бара... » спектакле өчен [8]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Минишева А. Я. Лауреаты премии Башкирской АССР имени Салавата Юлаева. Уфа, 1981. (рус.)
  • Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа, 1987. (рус.)
  • А. Баһуманов, Ф.Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа: Китап, 1999. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү