Айрат Терегулов
Айрат Терегулов, Айрат Рәүф улы Терегулов (1957 елның 30 октябре, Уфа) – рәссам (график), БР (2004) һәм РФ (2014) атказанган рәссамы. Г.Сәләм (1990) һәм С. Юлаев (2016) премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1990 елдан).
Айрат Терегулов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Рәүф улы Терегулов |
Туган | 30 октябрь 1957 (67 яшь) Уфа |
Яшәгән урын | Инкыйлаби урам[d][1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | кызы |
Бүләк һәм премияләре | Г. Сәләм премиясе (1990) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1957 елның 30 октябрендә Уфада туган. Музыка мәктәбендә эскрипкә сыйныфын, Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын (1985) тәмамлаган. Бозаулык шәһәрендә хәрби хезмәт үткән.
Иҗаты
үзгәртүОфорт, нечкәртелгән штрих, коры энә, акватинта, меццо-тинто, линогравюра, агачта гравюра, ак-кара граттаж техникасында иҗат итә.
- 1989-1993 елларда «Инзәр» рәссамнар төркеме әгъзасы[2].
- 1987-1991 елларда Мәскәүдә «Челюскинская» иҗат йорты басма графикасы төркемендә эшли.
- 2015 елдан М.В. Нестеров исемендәге музей директоры[3]
- Республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, шәхси (Уфа, Чиләбе, Копенһаген), чит илләрдә (Австрия, Италия, Франция, Эфиопия), халыкара графика (Канада, Польша, Көньяк Корея, Англия, Испания, Румыния, Кытай) күргәзмәләрендә катнаша.
- 2011 елда Казанда үткән Басма графикларының I биенналесы җиңүчесе[4]
- Кайбер әсәрләре Казанның «Казан» милли мәдәни үзәгендә, ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1990 Г. Сәләм премиясе
- 2016 С. Юлаев премиясе – «Акбузат: башкирский эпос» һәм «Akbuzat: A Bashkirian Epic» китапларында басылган «Акбүзат» эпосына сурәтләр шәлкеме өчен»[5]
- 2004 БР атказанган рәссамы
- 2014 РФ атказанган рәссамы
Гаиләсе
үзгәртүХатыны китапханәче, кызы юрист.
Сылтамалар
үзгәртү- Рәссамның шәхси сайты(үле сылтама)
- Терегулов Айрат 2013 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
- Нестеров музее директоры белән әңгәмә. «МК в Уфе», 26.08.2015
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Чуаш дәүләт сәнгать музее сайтында(үле сылтама)
- ↑ ufaved.info сайтында
- ↑ art16.ru сайтында
- ↑ «Кызыл таң», 08.10.2016, archived from the original on 2016-10-08, retrieved 2016-10-21