Калитов Георгий Гайниәхмәт улы (7 сентябрь 1952 ел) — рәссам, югары мәктәп укытучысы. 1995 елдан — Россия Федерациясенең Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык рәссамы (2012) һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995), Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Георгий Калитов
Туган 7 сентябрь 1952(1952-09-07)
Түбән Иванай, Балтач районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 22 ноябрь 2021(2021-11-22)[2] (69 яшь)
Уфа, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Георгий Гайниәхмәт улы Калитов 1952 елның 7 сентябрендә БАССРның Балтач районы Түбән Иванай авылында дүрт балалы гаиләдә туган[3] . Ике өлкән агалы-энелене тугыз-ун яшьләре тулгач, балалар йорты янындагы интернатка укырга урнаштыралар. 1963 елдан 1967 елга кадәр Георгий Калитов агасы Сережа белән Бөредәге 1нче балалар йортында тәрбияләнә.

Мәктәпнең 8 классын тәмамлаганнан соң, «Агыйдел» фирмасының Бөре сәнгать әйберләр фабрикасында бер ел тирәсе агач сырлаучы булып эшли. 1968 елда Георгий Калитов Уфа сәнгать училищесының сәнгать бүлегенә укырга керә. Аның укытучылары Л. Н. Самарина, К. П. Чапругина, Р. М. Нурмөхәммәтовалар була.

1972 елда Георгий Гайниәхмәт улы Уфа сәнгать училищесының сәнгать бүлеген тәмамлый.

Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайта, клуб мөдире, рәссам, спектакльләр һәм концертлар куючы, 1974-1975 елларда Иванай урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

1975 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укый һәм аны 1980 елда кызыл диплом белән тәмамлый. «Алкинда көз. Хәрби төзүчеләр» картинасы диплом эше була.

1980-1993 елларда БАССР Рәссамнар берлегенең Сәнгать фондында эшли. Рәссамнар бригадаларына җитәкчелек итеп, Сибайда, Стәрлетамакта, Красноусолда иҗат итә, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрындагы тамаша залы плафонын (1987), «Башкортстан моңнары» витражларын (арх. А. В. Печеркин), төсле пыяла белән Башкорт дәүләт филармониясен (1985) бизи. 1985 елдан 2017 елга кадәр — Уфа сәнгать училищесында сәнгать бүлегендә, 1994-1997 елларда, 2003 елдан 2005 елга кадәр — бер үк вакытта Уфа дәүләт сәнгать институтында укытучы булып эшли.

Станокта башкарылган (сынлы сәнгать, графика), монументаль сәнгате, китап иллюстрацияләу, театр сәнгате өлкәләрендә, сәхнәләштерүче-рәссам буларак (Башкорт дәүләт курчак театры өчен биш спектакль, шул исәптән, Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәре буенча, 1999) иҗат итә.

Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

Күргәзмәләре үзгәртү

Күргәзмәләрдә 1979 елдан катнаша, халыкара күргәзмәләрдә − 1993 елдан. Шәхси күргәзмәләре Благовещенск (1999), Уфа (2002), Йошкар-Ола (2005) калаларында үтте.

Төп эшләре үзгәртү

«Сибайдагы пенсионер портреты», 1983, (Свердловск (хәзер Екатеринбург) каласындагы «Социалистик Урал» күргәзмәсеннән РСФСР Мәдәният министрлыгы тарафыннан сатып алынган); «Савымчыларның күмәк төшкән портреты» 1989, 1988; «Верификация» 1994;«Ана» 1993; «Өрәкләрнең мари авылы өстеннән очуы», 1992; «Агач остасы Рафаил» портреты, 1988; «корбан китерү», 1993. Автолитографияләр сериясе «Мари йолалары», (1994-2002); Линогравюралар сериясе «Мари мифологиясе персонажлары» (2015-2017). Триптих «Душа земли» (1994, БДУ, баш корпус 4-нче кат), «Созвездие» картинасы (2002,исемендәге Башкорт дәүләт драма театры музее. «Темәстә чәй эчү» картинасы (2007, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее) — ахыргы өч әсәрне рәссам-автордашы Р. С. Зәйнетдинов белән бергә иҗат итә. «Патша грамотасы» картинасы, 2007-2013,(Бөре тарих музее), «Союздашлар өчен киндзмараули» картинасы, 2010; «Ай, комган һәм автомат» картинасы, 2013; «Җылы якка очкан кошлар оча», 2015;«Дыня белән натюрморт», 1992.

«Кандыра» этнофутуристик проекты авторы һәм кураторы, 2012,(боди арт, перформанс, хеппеннинг, видео-фильм)- режиссер-документалист А.Халиков белән берлектә, «Борынгы мариларда булганмы рун язуы?» этнофутуристик проекты авторы һәм кураторы, 2014-2015, (артефакты, тексты фотографии) — фотограф В. Мадияров белән берлектә.

Китаплар авторы: «Башкирская школа живописи. История» -Уфа; Автор,2012,-280 с.ил.-текст;рус., «Блеск черемисской стрелы. Черемис пикшын умдыжо» Йошкар-Ола,2016, с.,«Ава», Йошкар-Ола,2017,82 бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (1995).
  • Башкортстан Республикасының халык рәссамы (2012).
  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003).
  • БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Әдәбият үзгәртү

  • Валишина Аля. «Оформитель главного спектакля» / А. Валишина // Бельские просторы. — 2007. — № 1. — С. 110-114.;
  • Королевский А. «Учителями художника стали небо и земля» / А. Королевский // Респ. Башкортостан.. — 2003. — 20 февр.
  • Тагирова Тамара. «Портрет учителя» / К. Тагирова // Рампа. — 2002. — № 7-8. — С. 28.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү