Венера Рәхимова
Венера Рәхимова, Венера Тимерхан кызы Рәхимова (1946 елның 10 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья) — курчак театры актрисасы, Уфа, Нальчик һәм Мәскәү шәһәрләре курчак театрларында хезмәт иткән. Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (1984), Башкортстан АССР халык артисты (1985). Мәскәүдә Үзәк телевидениенең балалар өчен тапшыруларында күпләгән рольләр башкара.
Венера Рәхимова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Венера Тимерхан кызы Рәхимова |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья |
Һөнәре: |
курчак театры актрисасы |
Гражданлыгы: |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Активлык еллары: |
1967 – х. в. |
Амплуа: |
курчак театры, мультфильм, мюзикл |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1946 елның 10 июнендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Кардәрья кышлагында туган[1]. Стәрлетамак мәдәни-агарту укуханәсен (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1967, Г. Х. Хәбибуллин курсы). 1967—1986 елларда Уфада Башкорт курчак театрында эшли. 1987—1990 елларда Нальчикта Кабарда-Балкар курчак театрында, 1991—1994 елларда Мәскәүнең «Тылсымлы куык» (рус. Волшебная лампа) балалар китабы театрында[2] хезмәт куя.
Иҗаты
үзгәртүФильмография
үзгәртү- 2007 — «Канун һәм тәртип» — эпизод
- 2014 — «Карпов» (телесериал). Өченче сезон (28 серия) — Зина түтәй
- 2015 — «Версия» — эпизод
- 2015-2017 — «Соңгы мент» — карчык
Мультфильмнарда тавыш яздыру
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1977 — БАССР атказанган артисты
- 1978 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халыклары милли драматургиясе бөтенсоюз фестивале (Горький) — диплом.
- 1984 — Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе — «Уфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури), Буратино («Буратино маҗаралары» А. Н. Толстой) образлары өчен»[3]
- 1985 — БАССР халык артисты
Туганнары
үзгәртүБертуган энесе — Таһир Рәхимов (1963), кино- һәм театр актеры, РФ атказанган артисты (Мәскәү).
- Туганнан туган энесе — Роман Рәхимов (1998), киноактер (АКШ).
Сылтамалар
үзгәртү- Рахимова Венера Тимерхановна. kino-teatr.ru(рус.)
- Рахимова Венера Тимерхановна 2017 елның 2 декабрь көнендә архивланган.. Башкирская энциклопедия(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рахимова Венера Тимерханова. Энциклопедия Башкирии(рус.)
- ↑ «Волшебная лампа» театрының рәсми сайты(рус.)(ингл.)
- ↑ Багуманов А., Фаизова Ф. Лауреаты премии имени Салавата Юлаева. Уфа: Китап, 1999. Б. 122—123. ISBN 5-295-02408-1