Роман Рәхимов
Роман Македонский (псевдоним, чын исеме Роман Таһир улы Рәхимов, рус. Роман Македонский, Роман Тагирович Рахимов) – Россия кино артисты.
Роман Македонский Роман Рәхимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Роман Таһир улы Рәхимов |
Туган | 13 ноябрь 1998 (25 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | киноартист |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1998 елның 13 ноябрендә Мәскәүдә туган. Әтисе – «П. Фоменко остаханәсе» театры артисты Таһир Рәхимов. Роман – Т. Рәхимовның икенче никахыннан туган улы. Абыйсы Артём (1980), әтисенең беренче никахыннан туган улы, Уфада яшәгән.[1] Роман, Македонский псевдонимы алып, 6 яшеннән кинода төшә. АКШта яши. Тутасы (әтисенең бертуган апасы) — Венера Рәхимова (1946), курчак театры актрисасы, С. Юлаев премиясе лауреаты (1984).
Иҗаты
үзгәртүКино сәнгатенең детектив, мелодрама, драма төрләрендә уйный. Әтисе белән бергә«Туганнар» (БРАТиЯ) (2011) һ.б. фильмнарда уйный.
Фильмография
үзгәртү- 2013 — Халыклар атасы малае (Сын отца народов ) — Саша Сталин, 14 яшьтә
- 2013 — Кызыл таулар (Красные горы) (сериал) — Аркадий, үсмер
- 2013 — Мин янәшәдә (Я рядом) (мини-сериал) – Александр, 14 яшьтә
- 2013 — Шәһәр шпионнары (Городские шпионы) – Влад
- 2012 — Дала балалары (Степные дети) (мини-сериал) — Ванька Головин
- 2012 — Мин булмасам, кем соң (Кто, если не я?) (сериал) — Виталик
- 2011 — Шива биегән арада (Пока Шива танцует) (сериал) — Васька балачакта
- 2011 — Туганнар (БРАТиЯ) (кыска метражлы) – Петр
- 2011 — Раджа Васька – Василий балачакта
- 2010 — Сәлам белән, Козаностра (С приветом, Козаностра!) — Евгений
- 2010 — Керпе томаннан чыкты (Вышел ёжик из тумана) (ТВ)
- 2010 — Рита (ТВ) – Рома, Маргарита улы (төп рольдә)
- 2010 — Экспедитор язмалары (Записки экспедитора тайной канцелярии) (сериал) — шаһзадә Пётр
- 2010 — Бары да синең өчен (Все ради тебя) (сериал) — Никита
- 2009 — Кар явуның төсе кан кызыл (Багровый цвет снегопада)
- 2009 — Ак алиһә балалары (Дети белой богини) — Серёжа, Петр улы
- 2008 — Корал (Оружие) (сериал) – Мансур
- 2008 — Валерий Харламов — Дмитрий
- 2008 — Төп дәлил (Главная улика) (ТВ) — Слава Осокин
- 2008 — Көртлек (Глухарь) (сериал) — малай
- 2007 — УГРО.Гади егетләр (УГРО. Простые парни) (сериал) — Боря
- 2007 — Унөч яшьлекләр (Тринадцатилетние) (сериал) — Никита
- 2007 — Фәрештә артыннан куу (Погоня за ангелом) (сериал) — Боря Зайцев
- 2006 — Доктор Живаго — Иван
- 2006–2007 — Сөю сөю инде (Любовь как любовь) (сериал) — Борька
- 2005 — Сөю ярдәмчеләре (Адъютанты любви) (сериал) – йорт-җирсез малай
- 2005 — Аэропорт (сериал) — Серёжа
- 2004 — Даша Васильева 3 (ТВ) – Никита
- 2004 — Бальзак яшендә..(Бальзаковский возраст, или..) – эпизод
Сылтамалар
үзгәртү- Кинозал сайты
- Россия киносы турында № 1 сайт 2015 елның 18 март көнендә архивланган.
- Энциклопедия кино и ТВ