Юрматы җире — Ишембай һәм Салават калаларының хәзерге биләмәләрендәге бетерелгән туплавык пунктлар хөрмәтенә, шулай ук яуларда батыр һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә 2003 елның 24 сентябрендә куелган мемориаль комплекс.Бу биредә яшәүче татар, башкорт, чу​ваш, рус халыклары өчен изге урын[1]. Ул Салават — Ишембай — Стәрлетамак трассасы ярында, Башкортстанның Стәрлетамак районы биләмәсендә, Салават шәһәре белән чиктән якын-тирәдә урнашкан. Салават шәһәре шәһәр округы «Мирас» мәдәният һәм сәнгать муниципаль бюджет учреждениесенең структур бүлекчәсе булып тора.

Тарихы үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында Аллагуат, Карлыкүл, Ирек, Кызыл Яңавыл, Ил артлы, Яңа Петровск (Кожа) һәм Кече Аллагуат авыллардан (аларның урыннарында Салават шәһәре төзелгән) 1428 кеше фронтка киткән, 513 кеше сугыш яланында һәлак булган. Аларның исемнәре «Юрматы ере» мемориалының гранит плитәләренә бар. Алар арасында Аллагуват авылы кешесе Советлар Берлеге Герое Әхтәмов Хәсән Баһны улының да исеме бар.

«Юрматы ере» мемориаль комплексы «Аллагуат» җәмәгать оешмасы советы инициативасы, Салават шәһәре, Стәрлетамак районы, Стәрлетамак совхоз-техникумы хакимиятләре һәм «Салаватнефтеоргсинтез» ачык акционерлар җәмгыятенең матди ярдәме нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Бүгенге көндә «Юрматы ере» мемориаль комплексы янында истәлекле чаралар оештырыла, ветераннарны тәбриклиләр, үлгән истәлегенә веноклар күтәрәләр.

Ел саен 9 майда, 22 июньдә һәм һәр атнаның шимбә көннәрендә, яшьләр ЗАГС-та язылышу үткәннән соң, мемориал һәйкәле янында чәчкәләр салу тантанасы үткәрелә.

Мемориаль комплекс проекты авторы — Прочухан В. П., Әхтәмов Хәсән Басыйр улы һәйкәле авторы — Башкортстанның атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы М. Р. Хәлилов

Искәрмәләр үзгәртү