Роберт Заһретдинов

Роберт Заһретдинов, Риза[1] (Роберт) Абдрахман улы Заһретдинов, рус. Загретдинов Роберт Абдрахманович (1932-2016) — кубызчы, мөгаллим, С. Юлаев премиясе лауреаты (1993), БАССР (1981) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре. БАССР (1974) һәм РСФСР (1978) халык мәгарифе отличнигы.

Роберт Заһретдинов
Туган телдә исем Риза (Роберт) Абдрахман улы Заһретдинов
Туган 16 декабрь 1932(1932-12-16)
СССР, РСФСР, БАССР, Мәчетле районы, Әҗекәй
Үлгән 1 март 2016(2016-03-01) (83 яшь)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре кубызчы, мөгаллим
Балалар кызы Айсылу
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев ордены Салават Юлаев премиясе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Кубыз

1932 елның 16 декабренда БАССР Мәчетле районы (1930-1932 елларда Дуван-Мәчетле районы, 1963-1965 елларда Балакатай районы) Әҗекәй исемле татар авылында туган. Свердловскида чалгы ясый торган заводның һөнәри укуханәсендә укый. Себердә Яя бистәсендә хәрби хезмәтен үти.
Авыл клубында мөдир, соңрак Мәчетле районы мәдәният йортында эшли. Уфада 6 айлык баянчылар мәктәбен бетерә. Уфа сәнгать укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген (Н.Я. Инякин сыйныфы) (1962), «баян» сыйныфы буенча Свердловск дәүләт педагогия институтының (хәзер Урал дәүләт педагогика университеты, рус. УрГПУ[2]) музыка-педагогика факультетын тәмамлаган (1968).

Хезмәт юлы

үзгәртү

1969 елдан башлап сәхнәдә. Иҗат гомере буена милли музыка әсәрләрен башкара: кубызда, курайда һ.б. уен коралларында уйный. Кубыз уен коралын камилләштерүче. Киң билгеле кубыз конструкциясен уйлап чыгаручы. Шулай ук кыңгыраулы кубыз, резонаторлы кубыз, электр көче ярдәмендә эшләүче электрон кубыз, тромбон-кубыз һ.б. музыка механизмнары авторы. Кубыз һәм думбыра үзенчәлекләрен берләштергән кумбра уен коралын уйлап табучы.
Репертуарында 200 музыка әсәре: башкорт һәм татар милли көйләре («Аргуҗа», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Ильяс», «Уел» һ.б.), рус, чит ил композиторларының кубыз өчен язган әсәрләре, автор импровизацияләре. Үзе язган 50 әсәре (җырлар, уен коралы өчен пьесалар) бар (кубыз өчен «Уралтау», «Иртә»; курай һәм кубыз өчен «Озын чәч», «Печаль Беслана»; баян өчен «Вальс-фантазия», «Концерт вальсы», «Марш» һ. б.) Морат Әхмәтовның «Варган-симфониясе»ндә (1996) кубыз партиясен беренче башкаручы.
1991 елда Якутскида узган халыкара халык уен коралларында уйнаучылар конгрессында «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә. 1992 елдан Идел-Урал регионы буенча кубыз музыкасы буенча үзәк (рус. Центр варганной (хомусной) музыки) рәисе. 1998 елда Австриядә узган халыкара фестивальдә «Халыкара класслы кубыз белгече» исеме бирелә. Әлеге дәрәҗә һәртөрле музыка уку йортында мастер-класслар алып барырга рөхсәт итә. Р. Заһретдинов Австрия, Бельгия, Болгария, Голландия, Польша, Швейцариядә мастер-класслар үткәрә.
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе шәһәрләрендә һәм 11 чит илдә (Алмания, Италия, Монголия, Норвегия, Швейцария, Финляндия һ.б.) гастрольләрдә була.
Әбҗәлил, Кырмыскалы, Мәчетле районнарында кубызчылар ансамбльләре оештыра.

1993 елдан Мәчетле районында Р.А. Заһретдинов призына «Яшь кубызчы» бәйгесе уздырылып килә.
Шәкерте — Миңлегафур Зәйнетдинов.

Китаплары

үзгәртү
  • 1997 Кубызда уйнау сәнгате (рус. Школа игры на кубызе) (Сорос премиясе)
  • Башкорт өзләү мәктәбе (рус. Школа башкирского горлового пения)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Рәшит Шәкүр. Кош тавышы, кояш нурлары. Китапта: Чыңрау торналар иле. Уфа, 1996.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Паспорт алганда Риза исемен Робертка алыштыра
  2. УрГПУ сайты, archived from the original on 2015-11-24, retrieved 2016-03-03 
  3. Поставновление президиума ВС РБ и Совмина РБ № 395 от 16.09.1993