Борис Домашников
Борис Домашников (Борис Федор улы Домашников, рус. Борис Федорович Домашников) — рәссам, пейзаж остасы, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965), ССРБ халык рәссамы (1975), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977), Россия сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (1997). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1954).
Борис Домашников | |
---|---|
Туган телдә исем | Борис Федор улы Домашников |
Туган | 5 март 1924 Иваново өлкәсе Лух районы Кригоузово авылы |
Үлгән | 20 июнь 2003 (79 яшь) Уфа |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | улы Виктор (1956), рәссам, кызы Татьяна |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1924 елның 5 мартында Иваново-Вознесенск губернасы (хәзерге Иваново өлкәсе Лух районы) Кригоузово авылында туган. 1935 елда гаиләсе Уфага күчеп, әти-әнисе мотор төзү заводында эшли башлый.[1] 9 классны тәмамлагач, бер ел тегермәнчеләр әзерли торган техникумда укый. Әтисе сугышка алынгач, остаханәдә эшли башлый, сугыш елларында өндәмәләр, плакатлар яза. Сугыштан соң, 1945 елда ачылган Уфа театр–сәнгать укуханәсенең декорация бүлегенә укырга керә, анда П. Лебедев, А.Э. Тюлькин сыйныфын тәмамлаган, диплом эше — Н. Римский-Корсаковның «Кар кызы» операсына декорация эскизлары (1950). Сәнгать укуханәсеннән соң мәктәптә рәсем укыта, курчак театрында сәхнә бизәүче (декоратор) булып эшли.
Иҗаты
үзгәртүУфада театр–сәнгать укуханәсендә укыган елларында ук рәссамнарның республика һәм бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша. Италияда, Сәмәрканд, Бөек Новгород, Псков шәһәрләрендә (1960 елларда) борынгы архитектура ядегәрлекләрен өйрәнә. Иҗади мирасында Россия табигатенә, Уралга, каеннарга, кечкенә шәһәрләргә, борынгы рус храмнарына һәм Уфа тыкрыкларына булган мәхәббәтен чагылдырган картиналар аерым урын алып тора. Башкортстан сынлы сәнгатен Россия күләмендә таныткан мәртәбәле рәссамнарның берсе.
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртү1953 елда Уфада 30 картинасын берләштергән беренче шәхси күргәзмәсе була.[2]
Уфа (1949, 1953), Мәскәү (1953-1955, 1959, 1961-1977), Салават (1966), Ленинград (1969, 1972, 1976-1977), Сембер (1970), Свердловск (1964), Пермь (1967), Чиләбе (1964, 1969), Новгород (1958), Горький (1964), Ярославль (1964), Сарытау (1964), Новосибирск (1970), Новокузнецк (1970), Кемерово (1970), Бөре (1976).
Чит илләрдә
үзгәртүШвеция (1974), Италия (1975), Франция (1976), Япония (1976), Польша (1977), Бөекбритания (1976), Һолландия (1976), Алмания (Галле, 1975; 1977), Маҗарстан (1977), Чехословакия (1974).
Әсәрләре саклана
үзгәртүРәссамның иҗади мирасы 40 музейда һәм шәхси куллардагы тупланмаларда саклана: Третьяков галереясе, Россия сәнгать академиясе, Көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музее, Башкортстан милли музее, Нестеров исемендәге сәнгать музее (Уфа), Акъяр сәнгать музее һ.б.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (Мәскәү, 1957), II премия.
- БАССР атказанган сәнгат эшлеклесе (1965).
- РСФСР атказанган рәссам (1965).
- РСФСР халык рәссамы (1975).
- ССРБ халык рәссамы (1982).
- Салават Юлаев премиясе (1977) — «Ленин янына», «Урал әкияте», «Яңадан яз», «Кызыл мәйдан», «Башкириядә август» картиналары өчен.
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1967).
- Уфа шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Хәтер
үзгәртү- 2008 елда Борис Домашников исеме Уфадагы бер урамга бирелә.
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Ю. Нехорошев. Б.Ф. Домашников 2020 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.
- Кешеләргә биргән талант(үле сылтама)
- В. Сорокина. Б. Домашников (тормышы һәм иҗаты) 2014 елның 9 июль көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «БР мәдәни дөньясы» сайтында(үле сылтама)
- ↑ Артсалон Уфа.ру сайтында, archived from the original on 2020-09-25, retrieved 2015-03-19
- ↑ Б. Домашников Уфа сайтында