Рафаил Габделхәй улы Касыймов (2 июнь 1947 ел, Слупск) — композитор, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), башкорт музыкасындагы симфоник жанрга нигез салучы. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2004) («Салават Юлай улының көрәше һәм солыхы» симфониясе өчен)[1]. СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1983), Башкортстан Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы, Россия Федерациясе Президенты стипендиаты. Башкортстан Республикасының балалар музыкасы комиссиясе рәисе, яшьләрне эстетик тәрбияләү буенча Бөтенрусия комиссиясе әгъзасы, 1994 елдан фортепиано дуэтларның Халыкара ассоциациясе әгъзасы.

Рафаил Касыймов
Туган 2 июнь 1947(1947-06-02)
Слупск, Поморское воеводство[d], Польша
Үлгән 4 октябрь 2023(2023-10-04) (76 яшь)
Һөнәре композитор

Биографиясе үзгәртү

Рафаил Касыймовның атасы хәрби хезмәткәр булганлыктан, аларның гаиләсенә төрле урында яшәргә туры килә. Мәктәпкә укырга Белоруссиядә керә, Удмуртиянең Республикасында дәвам итә. Шушында ук Глазов шәһәрендә музыка мәктәбен тәмамлый.

Һөнәри белемне Ижевск музыка училищесында ала. Фортепиано классы буенча җитәкчесе — атаклы пианист һәм педагог Генрих Нейхаузның укучысы Галина Полторацкая-Глушенкова.

Казан консерваториясендә ул ике ел Ида Гобәйдуллина классында белем ала.

Уфа дәүләт сәнгать институтын 1973 елда тәмамлый. Композиция буенча педагогы — танылган башкорт композиторы, СССРның халык артисты, профессор Заһир Гариф улы Исмәгыйлев. Фортепиано буенча Л. Франк җитәкли.

Р. Касыймовның диплом эшләре — фортепиано белән оркестр өчен концерт, бас һәм фортепиано өчен Муса Җәлил шигырьләреннән баллада.

Укуны тәмамлаганнан соң, ул 9 ел Башкорт дәүләт филармониясендә музыкаль лекторий җитәкчесе була. Шул вакытта «Сабантуй», «Курай көе», «Онытылган шлягер», «Элеонораның кулчатыры» скрипка әсәрләрен яза. Тәүге тапкыр биюләргә, хореографик тамашаларга көйләр иҗат итә. Идрис Газиев, Венера Мостафина башкарган «Гөлнара», «Карлыгачлы йорт» һ.б. эстрада җырларын яза, халык җырларын эшкәртә.

Иҗат белән беррәттән Рафаил Габделхәй улы педагогик эшчәнлек тә алып бара — Нариман Сабитов исемендәге 1-нче балалар музыка мәктәбендә укыта.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Евгения, кызлары Ольга, Ләйлә — музыкантлар.

Иҗаты үзгәртү

Әсәрләре: Беренче симфония, кларнет, гобой, флейта өчен соната, «Өч миниатюра», «Камера оркестры өчен бәләкәй концерт».

Алтынчы симфония — «Салават Юлаевның көрәше һәм солыхы» («Война и мир Салавата Юлаева»). Бу әсәре өчен Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була(2004)[2].

Бүләкләре үзгәртү

  • Токиодагы халыкара композиторлар конкурслары дипломанты (1993, 1997)
  • Республика композиторлары конкурслары лауреаты (1995, 2000, 2003)
  • Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2004).
  • Дуслык ордены (2010) — туган ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары, күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Восемь нотных сборник Касимова: 5 фортепианных, 3 скрипичный.
  • Скурко, Е. Рафаил Касимов / Е. Скурко, С. Хәбирова // Композиторы и музыковеды Башкортостана. Очерки жизни и творчества, тормыш һәм иҗаты. — Уфа: Китап, 2002. — 138-143 б.
  • Давыдова, Э. Симфония о Салавате / Э. Давыдов // Истоки. — 2004. — 1 сент. — 14 б.
  • Латыпова, Л. Без хрестоматийного глянца / Л. Латыпова // Башкортстан. — 2004. — 5 октябрь
  • Латыпова, Лилия. Композитор Касимов в пространстве и времени / Л. Латыпова // Рампа. — 1998. — № 3-4. — 23 б.
  • Латыпова, Лилия. О чем рассказа симфония / Л. Латыпова // Рампа. — 1999. — № 9. — 6 б.
  • Мингазова, Эльмира. Главное — быть профессионалом / Э. Минһаҗева // Ватандаш. — 2005. — № 2. — 192-196 б.

Сылтамалар үзгәртү