Ильис Ямалетдинов

Ямалетдинов Ильис Миңлеәхмәт улы (1936 елның 17 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дәүләкән2022 елның 23 феврале, РФ, БР, Уфа) — бизәү-гамәли сәнгате өлкәсендәге башкорт рәссамы. БАССРның атказанган рәссамы (1977).[1].Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1985). Уфа сәнгать училищесының сәнгать бүлеге укытучысы.

Ильис Ямалетдинов
Туган 17 ноябрь 1936(1936-11-17)
Дәүләкән, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 февраль 2022(2022-02-23)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

Башкортстанның билгеле символы — «Бал мичкәсе белән аю» — милли брендының ижатчысы[2].

Биографиясе үзгәртү

Ильис Миңлеәхмәт улы Ямалетдинов 1936 елның 17 ноябрендә БАССРның Дәүләкән бистәсендә (хәзер шәһәр) туган.

Белеме үзгәртү

В. И. Мухина исемендәге югары художество-сәнәгать училищесы янында агач эшкәртү буенча осталар бүлегендә ике ел укый, аннары Түбән Тагил институтының (Түбән Тагил дәүләт социаль-педагогия академиясе) сәнгать-графика факультетында белем ала. Аны тәмамлагач, юнәлтмә буенча Полтавада эшли.

Иҗат юлы үзгәртү

1960 елдан алып 14 ел дәвамында Ильис Миңлеәхмәт улы Бөре сәнгать әйберләре фабрикасында рәссам — сырлаучы булып эшли. 1974 елда Уфага күчеп килә, «Агыйдел» Башкортстан сәнгать берләшмәсендә рәссам, баш рәссам булып эшли.

3 ел Башкортстан халыклары этнографиясе музеенда гыйльми хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.

1974 елдан Уфада яши һәм эшли.

2022 елның 23 февралендә Уфада авырудан соң 85 яшендә вафат. Туган шәһәре Дәүләкәндә җирләнә [3].

Ямалетдиновның әсәрләре Россия халыклары этнографиясе дәүләт музеенда (Санкт-Петербург), Венгрия этнография дәүләт музеенда (Будапешт), М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Азәрбайҗан халык музеенда (Шеки), «Агыйдел» Башкортстан сәнгать кәсебе акционерлар җәмгыятендә (Уфа), шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмәләре үзгәртү

1964 елдан — республика, шул исәптән махсус (бизәү-гамәли сәнгать), зона, төбәк, Бөтенрусия, башка Союз һәм чит ил махсус (бизәү-гамәли сәнгать, халык кәсепләре) күргәзмәләре катнашучысы.

1969 елдан 1992 елга кадәр Ямалетдинов чит ил бизәү-гамәли сәнгать күргәзмәләрендә профессиональ осталыгын күрсәтү мастер-класслары белән катнашты (Аргентина, Болгария, Алмания, Дания, Гыйрак, Һиндстан, Канада, Польша, Португалия, Америка, Шри-Ланка).

2012 елның апрелендә Уфа сәнгать галереясында Ильис Миңлеәхмәт улы Ямалетдиновның 75 яше тулу хөрмәтенә бизәү-гамәли сәнгате һәм сынлы рәсем сәнгате (живопись) буенча күргәзмә үтте[4].

Бүләкләре үзгәртү

Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1985), «Халыклар дуслыгы ордены «Агыйдел» Башкортстан сәнгать берләшмәсендә халык кәсепләре сәнгате изделиеләрен эшләгәне өчен».

Россия рәссамнары Берлегенең күкрәккә тага торган «Духовность. Традиции. Мастерство» Алтын медале иясе; СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) медаль иясе; «Мастера Большого Урала» халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре төбәк күргәзмәсе дипломанты; Россия мәдәният фондының Башкортстан филиалы, агач буенча сырлау һәм бизәү осталары Өченче Бөтенрусия конкурсы дипломанты.

Әдәбият үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. к. 7. УФа. 2007.
  • БСЭ, к. 3, раздел «Башкирская АССР». Изд. «Советская энциклопедия», Москва, 1970.
  • Г. С. Кушнеровская: Изобразительное искусство Башкирской АССР. Изд. «Советский художник», Москва, 1974.

Ссылки үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Ссылки үзгәртү

http://www.shrb.ru/decorative/yamaletdinov.htm