Татар профессиональ музыкасы

(Татар музыка классикасы битеннән юнәлтелде)

Татар профессиональ музыкасытатар халкының югары эстетик таләпләрне үтәгән һәм язма традициягә нигезләнгән музыкасы.

Тарих үзгәртү

Казан ханлыгы чоры музыкасы үзгәртү

Казан ханлыгы дәүләтенең җимерелүе белән татар профессиональ музыкасының үсеше өзелә, сарай музыка мәдәниятенең бай катламы юкка чыга, борынгы татар хәрби музыкасы яңгыраудан туктый. Урта гасырлар татар профессиональ музыкасын бүгенге көндә Идел буе Болгарына һәм Казанга Азия һәм Европаның төрле илләреннән килгән сәяхәтчеләрнең язма истәлекләреннән һәм борынгы татар әдәбияты әсәрләре буенча күзаллау мөмкин. Традицион татар музыкасының ике тармагыннан, ягъни профессиональ[1] һәм халык музыкасының икенчесе генә XX гасыр башына кадәр сакланып калган.

Геннадий Макаров тикшеренүләре буенча, Урта гасырларда Казан ханлыгында шәрыкъ музыка коралларында башкару мәктәпләренең чәчәк ату чоры пәйда була[2]. Бу җәһәттән думбырачылар мәктәбе күренекле мисал булып тора, бу мәктәпнең данлыклы вәкиле, татар-башкорт-казакъ халыкларның уртак җыравы — Хәсән Кайгы.

Бу чорның төп жанрлары: шәрыкъ мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән газәл, мөнәҗәт, бәет, робагый, иляһи, зикер, касыйдә. Әлеге кубыз, дәф, гыйҗек, думбыра, чәң, сорнай кебек музыка коралларыннан төзелгән ансамбльләргә кушылып башкарылган жанрлар сарай музыкасының төп шәкелләрен тәшкил иткән.

Яңа дәвер музыкасы үзгәртү

XIX гасырда татар мәдәниятенең яңа дәвере башлана. XIX гасырда татар мәдәниятенә ислам традицияләре генә түгел, Россия һәм Европа мәдәнияте дә көчле йогынты ясый башлый. XIX-XX гасырлар аралыгында милли музыка сәнгатенең яңа күтәрелеше пәйда була. Концерт салоннары һәм клубларында, татар театр труппалары спектакльләрендә татар музыкасын тыңларга мөмкин туа. Татар көйләре скрипка, мандолина, гитара, соңрак фортепиано башкаруында яңгырый башлый. Халык җырлары Европа шәкелендәге аккомпанементка кушылып башкарыла башлый. Тиздән музыка махсус концертлар өчен иҗат ителә һәм ноталар белән языла башлый. Татар музыкасында профессиональ композиторлар барлыкка килә. XIX гасырның ахырында татар музыкасы белән беренче пластинкалар дөнья күрә.

Халык җыры ХХ гасыр башындагы татар концерт музыкасының төп урынын били. Концертларда һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә, нигездә, халык җырлары һәм аларның эшкәртмәләре башкарыла. Тамашачылар һәм тыңлаучылар арасында пианист-импровизатор Заһидулла Яруллин, композитор, пианист һәм хор җитәкчесе Солтан Габәши, милли ансамбльләр җитәкчеләре, скрипачылар Вәли Апанаев һәм Гали Зәйпин, гармунчылар Фәйзи Биккенин һәм Фәйзулла Туишев, җырчылар Фәттах Латыйпов һәм Камил Мотыйгый һәм башка музыкантлар зур дан яулый.

1904 елда Казан музыка училищесы ачыла. Әлеге укуханәнең беренче күренекле татар шәкертләре арасында Салих Сәйдәшев.

1907 елда Казанның «Болгар» номерларында татар яшьләренең "Шәрыкъ клубы", Ырынбурда беренче татар профессиональ "Сәйяр" театраль труппасы оеша. 1912 елда "Шәрыкъ клубы" штатына "Сәйяр" труппасы кертелә. 1913 елдан Солтан Габәшинең Габдулла Тукай, Дәрдемәнд һәм башка татар шагыйрьләренең әсәрләренә беренче әсәрләре — мелодекламацияләре иҗат ителә һәм әлеге музыкаль әдәби кичәләрдә даими башкарыла. Мелодекламацияләр XX гасыр башы татар мәдәниятенең торышын тасвирлаучы төп мисаллар булып тора. 1913 елда Габдулла Тукай җеназасына Заһидулла Яруллинның иң танылган әсәрләренең берсе — "Тукай маршы" иҗат ителә. 1915 елдан булачак татар композиторлары Салих Сәйдәшев һәм Мансур Мозаффаров "Сәйяр" труппасы каршындагы оркестрда уйный башлыйлар. 1917 елда Октябрь инкыйлабына кадәр Солтан Габәши Сәйяр тарафыннан Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы буенча куелган исемдәш спектакленә музыка яза.

Совет татар музыкасы (1917-1945) үзгәртү

Октябрь инкыйлабыннан соң яңа җәмгыять төзү максаты куела, шуның нәтиҗәсендә дингә, инкыйлабка кадәр җәмгыятьнең белемле катламнары мәдәниятенә каршы көрәш башлана. Бу шартларда совет татар музыкасы чорын башлап җибәргән композиторлар буыны татар музыкасының мөһим урынын алып торган кайбер (мәсәлән, дин бәйле жанрлар) катламнарына нигезләнүдән ваз кичәргә мәҗбүр булалар.

Казан музыка училищесы нигезендә Шәрыкъ музыка техникумы формалаша, һәм әлеге уку йортында татар музыкасының күренекле вәкилләренә укырга гына түгел, укытырга да ирек бирелә.

Салих Сәйдәшев музыкасы татар халкының төрле катламнарының мәхәббәтен яулый, һәм Салих Сәйдәшев гомуммилли әһәмияткә ия булган беренче татар композиторына әйләнә. Татар драма театры спектакльләренә музыка иҗат иткән Салих Сәйдәшев симфония, опера, балет кебек Европа жанрлары кысаларында татар музыкасының алга таба үсешенә нигез сала. Совет татар музыкасы өчен югары профессиональ музыка белеме алган шәхесләрдә ихтыяҗ туа. Шундый шәхесләрнең беренчесе Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган Мансур Мозаффаров була. Ул татар музыкасының академик өслүбенең формалашуына нигез сала.

1919 елда Казан музыка училищесы нигезендә Үзәк Югары Шәрыкъ музыка мәктәбе оеша, 1921-1922 елларда ул Шәрыкъ консерваториясе буларак гамәлдә була. Әлеге ике мисал Татар югары музыка уку йортының элгәргәрләре буларак күзаллана[3]. 1922 елдан Татар академия театры профессиональ музыка үзәкләренең берсенә әверелә. Театр шартларында Салих Сәйдәшев иҗатында музыка драмасы уңышлы үсеш ала.

1925 елгы ТАССР 5-еллык юбилее уңаеннан республиканың коммунистик фиркасә тарафыннан Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши һәм Василий Виноградовка беренче татар операсын иҗат итүгә заказ бирелә. Солтан Габәшиның татар телендә беренче музыкаль мәкаләләре дөнья күрә.

1927 елның 7 ноябрендә күпьеллык Шамил Усманов тырышлыгы нәтиҗәсендә «Татарстан» радиосы гамәлгә кертелә һәм бу көннән радио татар композиторлары өчен республика күләм танылу өчен төп мәйданчыкка әверелә. Төрле буын татар композиторларының эшчәнлеге радио белән тыгыз бәйләнә (Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Исмай Шәмсетдинов, Мәсгудә Шәмсетдинова һ.б.).

1932 елда Казанда беренче музыка мәктәпләре ачыла. Татар театры мөстәкыйль музыкаль-драма театрын булдыру кирәклегенә ышанып, 1934 елда Мәскәүдә Татар музыкаль драма студиясен булдыра. Әлеге Татар студиясе төрле шәһәрләрдән килгән булачак мәшһүр татар җырчыларын, композиторларын һәм либретточыларын Мәскәүдә берләштерә: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи һ.б.

1937 елның 21 августында Татар дәүләт филармониясе оештырыла. 1937 елны Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә Татар дәүләт филармониясендә башта Дәүләт хор капелласы гамәлгә кертелә, ярты елдан соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. 1939 елда Нәҗип Җиһановның "Качкын" операсы белән Казан Зур драма театры бинасында Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла, Халык иҗаты йорты (хәзер Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәге)[4] һәм ТАССР Композиторлар берлеге эшчәнлеген башлый. 1940 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Татар декадасын үткәрү турында СБКФ ҮК карары чыга һәм шуңа киеренке рәвештә әзерләнү пәйда була. Татар композиторлары, бер яктан, симфония, опера һәм балет кебек Европа жанрларының милли үрнәкләрен, икенче яктан, зур дан яулаган җырлар да иҗат итә.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлануы әлеге декада проектын кичектерергә мәҗбүр иттерә. Музыкантларның күпләре сугыштан калдырылса, Хөснулла Вәлиуллин, Мәсгуть Латыйпов, Исмай Шәмсетдинов, Фәрит Яруллин кебек кайберләре сугыш кырына җибәрелә һәм анда ятып кала. Нәҗип Җиһанов, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи үзенең зур дан яулаган әсәрләрен иҗат итәләр. Казанда Альберт Леман иҗат итә башлый һәм яңа буын татар композиторларына белем бирә. 1945 елда Җиңү көне якынлашу белән Казан дәүләт консерваториясен ачу өстендә хәзерләнүләр бара һәм тәүге татар балеты сәхнәләлтерелә.

Бөек Ватан сугышыннан соң (1945-1953-еллар) үзгәртү

1947 елда Александр Ключарев тырышлыгы белән Казанга Олег Лундстрем джаз оркестры күченә һәм бу җәһәттән ул татар композиторларына бөтен Советлар Берлегендә тыю астында булган мөкәммәл джаз алымнары белән эш итү өчен зур мөмкинлекләр ача.

1948 елда Салих Сәйдәшев музыкасына "Чын мәхәббәт" спектакле сәхнәләштерелә һәм спектакльдәге "Әдрән диңгез" җыры әле дә популярлыгын җуймый кала. Сугыштан кайткан композиторлар белем алуларын яки иҗат хезмәтен дәвам итәләр. Рөстәм Яхин Фортепиано һәм оркестр өчен концерты белән Татар концерт жанрына нигез сала.

1950-елларда Әнвәр Бакиров, Хөснулла Вәлиуллин, Аллаһияр Вәлиуллин, Мәсгуть Латыйпов, Исмай Шәмсетдинов, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйповтан торган яңа буын композиторлары иҗат итүгә керешә. Бу елларда Европа калыпларына нигезләнгән һәм әлеге традицияне тирән үзләштергән әсәрләр дөнья күрә: Александр Ключарёвның "Идел" симфониясе, Рөстәм Яхинның беренче Фортепиано һәм оркестр өчен концерты һ.б.

1953-1960-еллар үзгәртү

1953 елда Иосиф Сталинның вафатыннан соң, Муса Җәлил исеме аклана һәм аның сүзләренә яки аңа багышланган Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсы (1957) кебек әсәрләр иҗат ителә башлый.

1955 елда Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын оештыру соравы торгызыла һәм яңадан киеренке әзерлек чаралары урын ала. 1957 елда урын алачак декадага "Самат" операсы кебек махсус музыкаль драма әсәрләре иҗат ителә; "Алтынчәч" операсы һәм "Шүрәле" балет кебек 1941 елгы декадага иҗат ителгән әсәрләр торгызыла һәм Мәскәүнең зур сәхнәләрендә куела.

Декададан соң да "Су анасы", "Кисекбаш" балетлары (1957), беренче Скрипка һәм оркестр өчен концерт (1959), "Туган җирем — Татарстан" җыры (1960) кебек зур дан яулаган иҗат җимешләре дөнья күрә. 1960-елларда Фасил Әхмәтов, Рафаэль Билалов, Рәшит Гобәйдуллин, Ренат Еникиев, Бату Мөлекев, Илдус Якупов, Мирсәет Яруллин кебек татар композиторлары иҗат итүгә керешә. 1966 елда Нәҗип Җиһанов башлангычы белән Татарстан дәүләт симфоник оркестры оеша һәм бу яңа симфонияләр иҗат итү өчен этәргеч була. 1968 елда Нәҗип Җиһановның Икенче "Сабантуй" симфониясе зур дан яулый. 1968 елда Фоат Мансуров М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә.

1970-80-еллар үзгәртү

1970-елларда озак еллар өйрәнүдән тыелган татар мәдәниятенең катламнарына янәдән "калкып чыгарга" мөмкинлек бирелә һәм бу татар профессиональ музыкасын зур үзгәрешләргә этәрә. Мәшһүр татар фольклор белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов хезмәтләрендә мөнәҗәтләрне өйрәнү юнәлешендә беренче адымнар ясала. 1970 елда Рәшит Абдуллин, Фәрит Сабирҗанов, Рөстәм Җәләветдинов тарафыннан "Сәйяр" ансамбле оештырыла һәм төркем Советлар берлеге күләм генә түгел, хәтта Европа һәм Африканың илләрендә дә таныла.

1970-елларда Рәшит Абдуллин, Луиза Батыркаева, Шамил Тимербулатов, Луиза Хәйретдинова, Әнвәр Шәрәфиев, Шамил Шәрифуллин, Фәрит Шәрифуллин кебек композиторлары иҗат итүләрен башлый. Бер яктан, зур дан яулаган "Казан кичләре", "Аккошлар", "Әйткән идең" җырлары, арияләр, каприччиолар иҗат ителсә, икенче яктан, "Тукай аһәңнәре" вокаль-симфоник поэмасы, "Мөнәҗәтләр" хор концерты, Ике фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен рапсодия кебек күренекле әсәрләр барлыкка килә.

1980-елларда Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллиннан торган яңа буын композиторлары пәйда була. Бу елларда Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Луиза Батыркаева һ.б. эшчәнлеге нәтиҗәсендә "Шүрәле" балеты өчен Фәрит Яруллинның авторлык хокуклары яклана һәм төп нөсхәсе тергезелә һәм бастырыла. Габдулла Тукайның тууына 100 еллыгына "Тукай" операсы, "Тукай" ораториясе, "Су анасы" симфоник поэмасы, "Тукай истәлегенә өченче Кыллы квартет иҗат ителә. 1987 елда Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия бастырла.

1990-еллар үзгәртү

1990-елларда татар композиторларының әсәрләрендә милли музыкаль традициянең элеккеге катламнары кайтарыла һәм яңадан сәхнәдә башкарыла башлый: китап көе; сөйләм-речитация; мөселман бәйрәмнәренә багышланган халык көйләре; дини-фәлсәфи мөнәҗәтләр; борынгы бәетләр һ.б. Бу чорда иҗат иткән Мәсгудә Шәмсетдинова, Шамил Шәрифуллин, Рәшит Кәлимуллин кебек композиторларга татар фольклорын тирәнтен өйрәнү хас[5]. Бу елларда Геннадий Макаровның борынгы традицияле музыка коралларына һәм Казан ханлыгы музыкасына багышланган хезмәтләре барлыкка килә. "Мырау Батыр" мюзиклы (1990), "Сөембикә бәете" (1991), "Риваять" (1991) кебек үзенчәлекле әсәрләр зур дан яулый. 1993 елдан ике ел саен "Европа — Азия" фестивале Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм Мәскәүдә үткәрелә башлый.

1990 елда Резеда Сабитовская тырышлыгы белән Казан музыка училищесындә тулаем татар телендә белем биргән[6] "татар халык җыры" бүлеге ачыла, ә 1991 елда "татар музыка теориясе" бүлеге гамәлгә кертелә (1991-2002 елларда эшли[7]).

2000-2010-еллар үзгәртү

2005 елда ТР мәдәният министрлыгы һәм Казан консерваториясе тырышлыгы белән Татар музыкасы фонохрестоматиясе, 2007 елда Вадим Дулат Галиевның "Татар музыка әдәбияты" чыгарыла. 2000-елларда Шамил Шәрифуллин, Фәрит Шәрифуллин, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова иҗатларын дәвам итә. 2010-елларда Эльмир Низамов әсәрләре зур танылу ала.

Татар музыка белгечләре үзгәртү

Татар музыка мәдәниятен өйрәнү белән Композиторлар берлеге, Казан дәүләт консерваториясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге, музыка белгечләре арасында — Ч. Н. Бәхтиярова, Р. Ә. Вамба-Исхакова, Я. М. Гиршман, М. Н. Нигъмәтҗанов, Й. Н. Исәнбәт, Г. Я. Касаткина, С. И. Рәимова, З. Н. Сәйдәшева, К. С. Таҗиева, М. П. Фәйзуллаева, Г. М. Кантор, Ф. Ш. Салитовалар шөгыльләнә.

Татар музыка башкаручылары үзгәртү

РСФСР һәм ТАССРның халык артистлары - дирижер Ф. Ш. Мансуров, җырчылар М. З. Булатова, В. Ә. Ганиева, Р. И. Ибраһимов, Ф. Х. Насретдинов, М. М. Рахманкулова, З. Д. Сөнгатуллина, З. Г. Хисмәтуллина, И. Г. Шакиров, В. Г. Шәрипова, җырчы һәм режиссер Н.К. Даутов, балет артистлары Р. Ф. Садыйков, И. Ш. Хәкимова, Н. Д. Юлтыева һәм башкалар — милли башкару сәнгате осталары булып китәләр[8].

Коллективлар үзгәртү

Фестивальләр үзгәртү

  • "Европа — Азия" фестивале
  • "Конкордия" фестивале
  • "Мирас" фестивале
  • Рахлин сезоннары
  • Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале һ.б.

Татар музыкасы әсәрләре үзгәртү

Түбәндәге исемлек Казан дәүләт консерваториясе һәм ТР Фәннәр академиясе эзләнүләре нигезендә В.Дулат Галиевнең "Татар музыка әдәбияты", Татар музыкасы фонохрестоматиясе кебек китап-җыентыклардан гыйбарәт һәм XX һәм XXI йөзләрнең татар профессиональ музыка әсәрләрен тәшкил итә. Исемлекне төзегәндә шулай ук әсәр язмаларының Интернет киңлекләрендә һәм «Татарстан» радиосы кебек милли радио-телевидение чыганакларында ачык булуы да исәпкә алынды.

Ел Әсәр исеме Состав Композитор Медиафайллар Искәрмәләр
1913 "Тукай маршы" оркестр Заһидулла Яруллин
  Тышкы аудиофайллар
  З.Яруллин - Тукай маршы
1913-1917 Габдулла Тукай, Дәрдемәнд шигырьләренә мелодекламацияләр камера вокаль ансамбль Солтан Габәши
  Тышкы аудиофайллар
  С.Габәши "Мәҗрух указ" - И.Газиев (тавыш), Г.Макаров (дәф)
1925 "Сания" операсы артистлар һәм оркестр Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов
  Тышкы видеофайллар
  У.Әлмиев - Зыя ариясе
беренче татар операсы, ТАССРның 5 еллыгы уңаеннан
1925 хор өчен "Ике заман" әсәре хор Солтан Габәши
1926 "Зәңгәр шәл" спектакле артистлар һәм оркестр Салих Сәйдәшев
  Тышкы видеофайллар
  1993 ел куелышы, Г.Камал театры (I бүлек)
  1993 ел куелышы, Г.Камал театры (II бүлек)
1926 "Шәрык биюе" ("Таһир-Зөһрә" спектакленнән) оркестр Салих Сәйдәшев
  Тышкы аудиофайллар
  Шәрыкъ биюе
1928 "Наёмщик" драмасы артистлар һәм оркестр Салих Сәйдәшев
  Тышкы аудиофайллар
  La Primavera - Вальс ("Наёмщик" драмасыннан
1929 Совет Армиясе маршы оркестр Салих Сәйдәшев
  Тышкы аудиофайллар
  ТРДСО - Совет Армиясе маршы
1930 "Эшче" операсы артистлар һәм оркестр Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов
  Тышкы аудиофайллар
  "Эшче" операсыннан Нигъмәт ариясе - Азат Габбасов һәм ТДАОһБТ симф.оркестры
ТАССРның 10 еллыгы уңаеннан
1938 Симфония 1 оркестр Нәҗип Җиһанов беренче татар симфониясе
1939 "Галиябану" операсы артистлар һәм оркестр Мансур Мозаффаров
  Тышкы аудиофайллар
  "Галиябану" операсыннан Кызлар хоры - ТДАОһБТ артистлары һәм оркестры
193? Нигә, нигә? , Җырлама син, иркәм камера вокаль ансамбль Фәрит Яруллин
  Тышкы аудиофайллар
  Идрис Газиев - "Нигә, нигә?"
1941 "Алтынчәч" операсы артистлар һәм оркестр Нәҗип Җиһанов
  Тышкы аудиофайллар
  "Алтынчәч" операсыннан Алтынчәч ариясе, Л.Гөбәйдуллина
1941/1942 "Шүрәле" балеты артистлар һәм оркестр Фәрит Яруллин
  Тышкы видеофайллар
  "Кышкы әкият" фильм-балеты
беренче татар балеты
1942 "Башмагым" музыкаль комедиясе артистлар һәм оркестр Җәүдәт Фәйзи
  Тышкы аудиофайллар
  Татарстан радиосыннан кыскартылган трансляция (1, 2 кисәкләр)
  Татарстан радиосыннан кыскартылган трансляция (3 кисәк)
1946 Скрипка һәм фортепиано өчен поэма камера инструменталь ансамбль Заһит Хәбибуллин
  Тышкы аудиофайллар
  Ш.Монасыйпов, Т.Дубин - Поэма
1948 "Әдрән диңгез" җыры ("Чын мәхәббәт" спектакленнән) тавыш һәм оркестр Салих Сәйдәшев
  Тышкы аудиофайллар
  Илһам Шакиров - Әдрән диңгез
1950 "Тау әкияте" балеты артистлар һәм оркестр Александр Ключарёв
  Тышкы аудиофайллар
  Татарстан радиосы трансляциясе (1 кис.)
  Татарстан радиосы трансляциясе (2 кис.)
1951 беренче Фортепиано һәм оркестр өчен концерт солист һәм оркестр Рөстәм Яхин
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Яхин - Концерт, 1 кис.
  Р.Яхин - Концерт, 2 кис.
  Р.Яхин - Концерт, 3 кис.
беренче татар музыка уен коралы өчен концерты
1955 "Идел" симфониясе оркестр Александр Ключарёв
  Тышкы аудиофайллар
  ТРДСО, Ренат Салаватов - "Идел" симфониясе, 1 кис.
  ТРДСО, Ренат Салаватов - "Идел" симфониясе, 2 кис.
  ТРДСО, Ренат Салаватов - "Идел" симфониясе, 3 кис.
1957 "Самат" операсы солистлар һәм оркестр Хөснулла Вәлиуллин
  Тышкы аудиофайллар
  Татарстан радиосы - "Самат" һәм "Дим буенда" операларыннан өзекләр
1957 "Җәлил" операсы артистлар һәм оркестр Нәҗип Җиһанов
  Тышкы аудиофайллар
  "Җәлил" операсыннан Җәлил ариясе"Саубул Казан"
1957 "Су анасы" балеты оркестр Әнвәр Бакиров
  Тышкы аудиофайллар
  ТРДАОһБСО - "Су анасы"ннан Су анасы белән Алмай дуэты
1958 "Кисекбаш" балеты оркестр Рәшит Гобәйдуллин
1959 Беренче Скрипка һәм оркестр өчен концерт солист һәм оркестр Мансур Мозаффаров
  Тышкы аудиофайллар
  З.Шәехморзаева - Концерт - М.Мозаффаров 1 кис.
  З.Шәехморзаева - Концерт - М.Мозаффаров 2 кис
  З.Шәехморзаева - Концерт - М.Мозаффаров 3 кис.
1960 "Туган җирем — Татарстан" тавыш һәм оркестр Александр Ключарёв
  Тышкы аудиофайллар
  А.Ключарев - Туган җирем - Татарстан
ТАССРның 40-еллыгына багышланган бәйгедә җиңеп чыга
1968 Симфония II "Сабантуй" оркестр Нәҗип Җиһанов
  Тышкы аудиофайллар
  Н.Җиһанов - Симфония "Сабантуй". I кис.
1968 "Уйнагыз, гармуннар" җыры тавыш һәм оркестр Әнвәр Шәрәфиев
  Тышкы аудиофайллар
  Флера Сөләйманова - "Уйнагыз, гармуннар"
1969 "Җәйге кичләр" фортепиано циклы музыка коралы Рөстәм Яхин
  Тышкы аудиофайллар
  "Җәйге кичләр" циклыннан "Авылда"
  "Җәйге кичләр" циклыннан "Музыкаль момент"
1969 Балалар өчен сюита оркестр Мирсәет Яруллин
  Тышкы аудиофайллар
  Татарстан радиосы трансляциясе - Мирсәет Яруллин әсәрләре
1970 "Туган ягым" җыры камера вокаль ансамбль Рөстәм Яхин
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Яхин - Туган ягым
бүгенге көндә ТР гимны; ТАССРның 50-еллыгына багышланган бәйгегә багышлап языла[9]
1970 "Кеше" ораториясе солистлар, хор һәм оркестр Мирсәет Яруллин
  Тышкы аудиофайллар
  "Кеше" ораториясеннән 1 бүлек
  "Кеше" ораториясеннән 4 бүлек
  "Кеше" ораториясеннән 5 бүлек
беренче татар ораториясе
1971 "Муса Җәлил" симфоник поэмасы оркестр Алмаз Монасыйпов
  Тышкы аудиофайллар
  А.Монасыйпов - "Муса Җәлил" симфония-поэма
1971 Ария камера инструменталь ансамбль Ренат Еникиев
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Еникеев - Ария
1972[10] "Казан кичләре" җыры камера вокаль ансамбль Сара Садыйкова
  Тышкы аудиофайллар
  Наҗия Теркулова - "Казан кичләре"
1973 "Аккошлар" җыры тавыш һәм оркестр Фасил Әхмәтов
  Тышкы аудиофайллар
  Ф.Әхмәтов - Аккошлар
1973 елда беренче мәртәбә Татарстан китап нәшриятында бастырыла, язылу елы мәгълүм түгел.
1974 "Мәкерле песи" операсы тавышлар һәм оркестр Луиза Хәйретдинова
  Тышкы аудиофайллар
  Татарстан радиосы трансляциясе - Л.Хәйретдинова әсәрләре
беренче татар балалар операсы
1974 "Раушан" балеты артистлар, оркестр Заһит Хәбибуллин
1975 Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма) тавыш һәм джаз ансамбле Алмаз Монасыйпов
  Тышкы аудиофайллар
  Эмиль Җәләлетдинов, КО, дир. А.Монасыйпов
1975 Ария халык музыка кораллары оркестры Исмай Шәмсетдинов
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Әмирханова җит. Халык музыка кораллары оркестры
1975 елда беренче мәртәбә Татарстан китап нәшриятында бастырыла, язылу елы мәгълүм түгел.
197? Каприччио камера инструменталь ансамбль Ренат Еникиев
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Еникиев - Каприччио
1975 "Мөнәҗәтләр" хор концерты хор Шамил Шәрифуллин
  Тышкы аудиофайллар
  ТР Камера хоры - Ш.Шәрифуллин, Бу дөнья (Мөнәҗәтләр)
1977 Ике фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен рапсодия камера инструменталь ансамбль Рафаэль Билалов
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Билалов - Рапсодия
1979 "Әйткән идең..." камера вокаль ансамбль Әнвәр Бакиров
  Тышкы аудиофайллар
  Х.Бигичев - Әйткән идең
1979 елда беренче мәртәбә Татарстан китап нәшриятында бастырыла, язылу елы мәгълүм түгел.
1980 Фольклор-сюита камера инструменталь ансамбль Рафаэль Билалов
  Тышкы аудиофайллар
Аудиофайллар
  Ш.Монасыйпов (эскрипкә), Р.Билалов (фортепиано) -
2. Шук малай
  3. Бишек җыры
  4. Шаян
Видеофайллар
  Г.Мөхәмәтдинова (домбра) һәм Юзефина Сокольская (фортепиано) -
1. Туган илкәем,
5. Легенда
198? "Су буеннан әнкәй кайтып килә" камера вокаль ансамбль Луиза Батыр-Болгари
  Тышкы аудиофайллар
  А.Фәйзрахманов - Су буеннан әнкәй кайтып килә
1981 Ариетта камера инструменталь/вокаль ансамбль Ренат Еникиев
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Еникеев - Ариетта
беренче башкару елы (Ш.Монасыпов җит. скрипкачылар ансамбле, фортепианода - автор)
1981 "Таң кызы" ("Соңгы төн" трагедиясеннән) тавыш һәм оркестр Мирсәет Яруллин
  Тышкы аудиофайллар
  - В.Гыйззәтуллина - М.Яруллин, Таң кызы
1981 Балалайка һәм симфоник оркестр өчен концерт оркестр Фәрит Шәрифуллин
  Тышкы аудиофайллар
  ТРДСО
1982 "Җыен", оркестр өчен концерт оркестр Шамил Шәрифуллин
  Тышкы аудиофайллар
  [1]
1983 "Тукай" операсы солистлар һәм оркестр Әнвәр Бакиров
  Тышкы аудиофайллар
  "Тукай" операсы, "Зәйтүнәм"
1984 Яфрак төшкән инде юлга камера вокаль ансамбль Шамил Шәрифуллин
  Тышкы аудиофайллар
  Ш.Шәрифуллин - Яфрак төшкән инде юлга
беренче тапкыр 1990 елда башкарыла
1985 "Тукай" ораториясе солистлар, хор һәм оркестр Бату Мөлекев
  Тышкы аудиофайллар
  Татарстан радиосы трансляциясе
1997 елда Башкортстан радиосында язылып алына.
1986 "Идел суы ага торыр" камера вокаль ансамбль Сара Садыйкова
  Тышкы аудиофайллар
  Х.Бигичев - "Идел суы ага торыр"
1986 "Су анасы" симфоник поэмасы оркестр Фәрит Шәрифуллин
  Тышкы аудиофайллар
  ТРДСО
198? Багышлау камера инструменталь ансамбль Мәсгудә Шәмсетдинова
  Тышкы аудиофайллар
  - М.Шәмсетдинова - Багышлау
Теркәлгән башкаруларның беренчесе: 1987 ел, КМК скрипкачылар анс. белән фортепиано. Иң әүвәл, Р.Миңнуллин шигыренә башкарылачак җыр булып исәпләнгән.
1987 "Тукай истәлегенә" өченче Кыллы квартет камера инструменталь ансамбль Рәшит Кәлимуллин
1989 Фольк-рок-сюита "Мәһди" тавыш һәм оркестр Мәсгудә Шәмсетдинова
  Тышкы аудиофайллар
  - "Мәһди" рок-фольк сюита
1989 "Ерактагы кәккүк авазы" рок операсы тавышлар һәм оркестр Рәшит Кәлимуллин
  Тышкы аудиофайллар
  Р.Кәлимуллин әсәрләреннән концерт
1990 "Мырау батыр" мюзиклы артистлар һәм оркестр Рәшит Абдуллин
  Тышкы видеофайллар
  Мырау-Батыр, 3 серия
  Мырау-Батыр, 4-6 серия
  Мырау-Батыр, 7-9 серияләр
  Мырау-Батыр, 10-12 серияләр
1991 Сөембикә бәете камера вокаль ансамбль Мәсгудә Шәмсетдинова
  Тышкы аудиофайллар
  М.Шәмсетдинова - Кыйссаи Сөембикә
1993 "И, Адәм балалары" кантатасы хор, флейта, альт һәм зур барабан Мәсгудә Шәмсетдинова
  Тышкы аудиофайллар
  М.Шәмсетдинова - "И, Адәм балалары" кантатасы
1998 "Тарих битләре" триптихы тавышлар, хор һәм оркестр Резеда Әхиярова
  Тышкы аудиофайллар
  В.Ганиева - "Тарих битләре"ннән "Сөембикә"
2001 "Йосыф турында риваять" балеты артистлар, оркестр Леонид Любовский
2006 Мәүлид ән-Нәби солистлар, оркестр һәм хор Мәсгудә Шәмсетдинова
  Тышкы аудиофайллар
  Ә.Җаббарова җит. "Хыял" хоры һәм инстр.ансамбле һәм солистлар
2006 "Шагыйрь мәхәббәте" операсы солистлар, хор, оркестр Резеда Әхиярова
  Тышкы видеофайллар
  "Шагыйрь мәхәббәте" операсы - Р. Әхиярова
2012 "Кабил" ораториясе катнаш хор, солитлар, оркестр Мәсгудә Шәмсетдинова
  Тышкы аудиофайллар
  М.Шәмсетдинова - "Кабил" ораториясе
2013 Симфония № 5 «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» оркестр Шамил Тимербулатов
  Тышкы аудиофайллар
  ТРДСО - Симфония №5
2013 "Алтын Урда" балеты артистлар, оркестр Резеда Әхиярова
  Тышкы видеофайллар
  Алтын Урда (өзекләр)
2015 "Кара пулат" операсы солистлар, оркестр Эльмир Низамов
  Тышкы видеофайллар
  "Кара пулат" операсы
2018 "Сөембикә" операсы солистлар, оркестр Резеда Әхиярова
  Тышкы видеофайллар
  "Сөембикә" операсының трейлеры

Татар композиторлары вакыт сызыгында үзгәртү

Рәшит КәлимуллинРезеда ӘхияроваМәсгудә ШәмсетдиноваЛуиза Батыр-БолгариФәрит ШәрифуллинРәшит АбдуллинШамил ТимербулатовШамил ШәрифуллинЛуиза ХәйретдиноваРафаэль БилаловМирсәет ЯруллинРенат ЕникиевИлдус ЯкуповФасил ӘхмәтовӘнвәр ШәрәфиевРәшит ГобәйдуллинБату МулюковАлмаз МонасыйповАллаһияр ВәлиуллинРөстәм ЯхинӘнвәр БакировХөснулла ВәлиуллинФәрит ЯруллинМәсгуть ЛатыйповНәҗип ҖиһановИсмай ШәмсетдиновЗаһид ХәбибуллинҖәүдәт ФәйзиСара СадыйковаЛатыйф ХәмидиАлександр КлючаревМансур МозаффаровСалих СәйдәшевГазиз ӘлмөхәммәтовСолтан ГабәшиЗаһидулла Яруллин

Татар җырчылары вакыт сызыгында үзгәртү

Хәния ФәрхиИдрис ГазиевГеоргий ИбушевВенера ГаниеваРәшит АбдуллинРафаэль СәхәбиевЗөһрә СәхәбиеваРимма ИбраһимоваХәйдәр БигичевХәмдүнә ТимергалиеваКлара ХәйретдиноваСәет РәинбәковРенат ИбраһимовГөлзадә СафиуллинаВафирә ГыйззәтуллинаМиңгол ГалиевФлёра СөләймановаГали Ильясов (җырчы)Илһам ШакировЭмиль ҖәләлетдиновӘлфия АфзаловаМәсгут ИмашевНаҗия ТеркуловаВенера ШәриповаРәисә БиләлеваЗөләйха ХисмәтуллинаФәридә КудашеваМөнирә БулатоваНияз ДаутовФәхри НасретдиновЗифа БасыйроваШәфыйка КотдусоваРәшит ВаһаповГөлсем СөләймановаСара СадыйковаГалия КайбицкаяМәрьям РахманкуловаГазиз Әлмөхәммәтов

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (tt / ru) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005. — С. 10.
  2. Макаров (1991). Домбра татар Среднего Поволжья (Страницы истории татарской музыкальной культуры ed.). Казань. p. 20. https://allourmusic.wordpress.com/2013/02/08/makarov_dombra_tatar/. 
  3. Данилова И.В.; Ильина С.В.. Восточная консерватория. Чувашская энциклопедия. 2020-07-30 тикшерелгән.
  4. Опера һәм балет театры tatarica.org
  5. {{{1}}}, бит. 361
  6. Мухтарова Г.Н.; Бикчантаева Р.М.. Из истории отделения Сольного народного пения. Казанское музыкальное училище (колледж) им. И.В.Аухадеева. 2020-07-31 тикшерелгән.
  7. Теория музыки. Казанское музыкальное училище (колледж) им. И.В.Аухадеева. 2020-07-31 тикшерелгән.
  8. Музыкальная культура. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
  9. Татарстан гимны итеп 70нче елда язылган "Туган ягым" сайланырга мөмкин. 2020-07-08 тикшерелгән.
  10. Шамил Әхмәтҗанов (2016-06-27). Казанның кадерле кичләре. 2020-07-26 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү