Төп менюны ачу

Мәсгуть Латыйпов

Мәсгуть Латыйпов, Мәсгуть Гали улы Латыйпов, рус. Латыпов Масгут Галеевич (1913 елның 23 июле, Дала генерал-губернаторлыгы, Симәй өлкәсе, Лепсы өязе, Сергиополь станицасы — 1987 елның 9 апреле, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан татар композиторы. ТАССР композиторлар берлеген оештыручыларның берсе, ТАССР композиторлар берлеге әгъзасы (1939). ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).

Мәсгуть Латыйпов

М.Г. Латыйпов (1913-1987)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Мәсгуть Гали улы Латыйпов

Туу көне

23 июль 1913(1913-07-23)

Туу урыны

Симәй өлкәсе (Русия империясе) Сергиополь

Үлү көне

9 апрель 1987(1987-04-09) (73 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Һөнәрләр

композитор, дирижер,

Кораллар

тромбон

Жанрлар

җыр, романс, марш, опера

Бүләкләр

Калып:Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены

Милләт

татар

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
М.Г. Латыйпов - фронтта.
 
М.Г. Латыйпов афишада

1913 елның 10 (23) июлендә Русия империясенең Дала генерал-губернаторлыгы Симәй өлкәсе Лепсы өязе Сергиополь станицасында (хәзерге Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягүз районы Аягүз шәһәре) туган. 1925 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайткач, Хәсән һәм Салих Зөлфәкаровлардан тынлы уен коралларында уйнарга өйрәнә, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 1931 елда Мәскәүгә барып, Мәскәү консерваториясенең эшче факультетына тромбон классына (проф. В.М. Блажевич классы) укырга керә. Консерватория каршындагы музыка укуханәсендә (1933-1938, Е.О. Месснер классы) һәм Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясендә (1938-1941, Г.И. Литинский классы) композиторлыкка укый.

Иҗат юлыҮзгәртү

Консерваториядә укыган елларында ук Мәскәү өлкәсе НКВДсы тынлы оркестрында уйный, әлеге оркестр өчен «Татар сюитасы»н, 1937 елда маршлар бәйгесендә премиягә лаек булган «Кызыл Татарстан» маршын яза. Вокаль музыка өлкәсендә төрле жанрларда (романслар, популяр җырлар, балалар өчен җырлар, татар халык җырларын эшкәртү) эшли. Муса Җәлил сүзләренә «Шатлыклы хәбәр», Н. Вәлиева сүзләренә «Мәхәббәтем», А.С. Пушкин сүзләренә (М. Җәлил тәрҗемәсендә) «Мин монда, Инезилья» романсларын яза.

1939 елда ТАССР композиторлар берлеген оештыруда башлап йөри, Фәрит Яруллин, Нәҗиб Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Салих Сәйдәшев белән берлекнең беренче әгъзасы була[1].

1941 елда, сугыш башланыр алдыннан, Мәскәүдә авторлык концерты уза. «Сафа» операсының (Әхмәт Фәйзи либреттосы) ике актын, «Зөлхиҗҗә» операсыннан (Әхмәт Ерикәй либреттосы) өзекләрне башкала тыңлаучыларына ишеттерә.

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

Сугышның беренче көннәреннән фронтта. 4нче Удар армиянең 360нчы дивизиясе составында Осташково, Торопец, Велиж, Великие Луки, Невель, Даугавпилс, Клайпеда, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 360нчы дивизиянең полк (соңрак дивизия) тынлы оркестры җитәкчесе була. Композиторның алгы сызыкта язган җырлары, маршлары яугирләргә рухи терәк була. Ата-аналары сугышта һәлак булган балалар белән тынлы оркестр оештыра[2].

1943 елның 12 маенда «Алга, дошман өстенә!» газетасында Абдулла Әхмәтнең М. Латыйповның фронттагы иҗатына багышланган «Композиторның җиңүле маршлары» очеркы басылган[3].

Сугыштан соңҮзгәртү

1946-1954 елларда Казан, Идел буе (Куйбышев) һәм Көнчыгыш Себер (Өркет) хәрби округларының җыр һәм бию ансамбльләре җитәкчесе булып эшли. Композитор романслар, җырлар язуын дәвам итә, ансамбльләр оркестрлары өчен татар һәм урыс халык җырларын эшкәртә.

1953 елда Казанга әйләнеп кайта, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1954-1956 елларда ТАССР мәдәният министрлыгының сәнгать эшләре буенча бүлек башлыгы. Мәскәүдә 1957 елда узган Татар сәнгате һәм әдәбият декадасы өчен нефтьчеләр хорын әзерли. Үзешчән сәнгать коллективларына зур ярдәм күрсәтә. Ул оештырган һәм җитәкчелек иткән коллективлар бөтен республикага дан казана: 100 кешелек «Сарман чәчәкләре» хатын-кызлар инструменталь-хореография ансамбле (Сарман районы), Кукмара һәм Лениногорск яшьләр тынлы оркестрлары. Әгерҗе, Минзәлә, Сарман, Мамадыш районнарында музыка курслары оештыра.

Төп әсәрләреҮзгәртү

  • 1939-1941 «Сафа» операсы (Әхмәт Фәйзи либреттосы)
  • 1946 «4нче Удар Армия каһарманнары турында» (кантата, Салих Баттал һәм Я. Меркурьев сүзләре)
  • 1948 «Идел буе кешеләре турында» (рус. О приволжцах) (кантата, Пуленков һәм Бруно Зернит сүзләре)
  • 1954 «Ватан турында кантата» (Кантата о Родине) (Мәхмүт Хөсәен сүзләре, урысчага Бруно Зернит тәрҗемәсе)
  • 1957 «Ватаныбыз башкаласы — Москвага» (кантата, Нәкый Исәнбәт сүзләре)
  • Хор өчен 8 шәлкем
  • Тынлы оркестр өчен 3 сюита һәм 13 марш
  • Җырлар һәм романслар
  • Камера-инструменталь әсәрләр (эскрипкә, виолончель, кларнет өчен)[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань: ТКИ, 1985.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мәсгуть Латыйпов урамы
  2. «Врага на штык» фронт газетасы, 1945 елның 4 июле
  3. izi.travel сайтында
  4. Музыкальная энциклопедия в 6 тт., 1973-1982
  5. Постановление Главы администрации г. Казани от 08.04.2005 N 741