Илдус Якупов
Илдус Якупов, Илдус Дәүләт улы Якупов (1935 елның 9 октябре, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Иске Атлаш ― 2021 елның 19 октябре, РФ, ТР, Казан) — татар композиторы, ТР композиторлар берлеге әгъзасе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Илдус Якупов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдус Дәүләт улы Якупов |
Туган | 9 октябрь 1935 СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Иске Атлаш |
Үлгән | 19 октябрь 2021 (86 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Карл Маркс урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | композитор |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүИлдус Дәүләт улы Якупов 1935 елның 9 октябрендә Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында туа. 1959 елда Казан музыка укуханәсен тәмамлый. 1959-1964 елларда шәһәрнең консерваториясендә Альберт Леман классында белем ала.
1960 еллардан башлап, бер-бер артлы опералар, балетлар, симфонияләр, төрле музыка кораллары өчен аерым пьесалар, җырлар, романслар иҗат итә башлый. Ул еш кына дөнья әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Бомарше, Андерсен, Гоголь, Беляев әсәрләре белән дулкынланып, зур күләмле әсәрләр тудыра.
Иҗаты
үзгәртү1972 елда Николай Гоголь әсәре нигезендә "Вий" балетын иҗат итә. 1976 елда “Джельсомино ялганчылар илендә” операсы һәм "Аккургаш солдат һәм балерина" балеты языла. 1977 елда "Атлантида һәлакәте" дип исемләнгән балеты дөнья күрә[2].
1991 елны Илдус Якуповның М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Джанни Родари әкияте буенча язылган “Джельсомино ялганчылар илендә” исемле операсы зур уңыш белән бара. 2009 елда композитор"Зәңгәр кош" (рус. Синяя птица) ораториясен иҗат итә.
Композиторның әсәрләре Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматиягә кертелә һәм балалар музыка мәктәпләрендә башкарыла[2].
Төп әсәрләре
үзгәртү- “Джельсомино ялганчылар илендә” операсы (1976)
- Фортепиано һәм оркестр өчен концерт
- "Зәңгәр кош" ораториясе (2009)
- флейта һәм фортепиано өчен соната
Җырлар
үзгәртүКомпозитор татар шагыйрьләре сүзләренә лирик һәм эстрада җырларын да яза.
- Үрмәле гөл (Резеда Вәлиева сүзләре)
- Яшьлегемә кире кайтыр идем (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
- Язгы таң
- Яңгыр яуганда (Җәүдәт Дәрзаман сүзләре)
- Зәңгәр күккә карап атлыйм
- Яратам
- Сайра, тальян
- Зәңгәр көймә (Разил Вәлиев сүзләре)
- Көзге шатлык (Разил Вәлиев сүзләре)
- Нурлы Казан (Фәннур Сафин сүзләре)
- Нинди синең күзләр (Эльмира Шәрифуллина сүзләре)
Вафаты
үзгәртү2021 елның 19 октябрендә Казанда вафат. Коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ 2,0 2,1 Дулат-Алеев, 2007
- ↑ Татар композиторы Илдус Якупов вафат. Татар-информ, 19.10.2021
Чыганаклар
үзгәртү- Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 486. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
Сылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|