Чәң (фар. چنگ «чаң») — урта гасырларда госманлыларда, гөрҗиләрдә, кытайларда һәм күп мөселман төрки халыкларында, шул исәптән Идел буе регионында да таралган кыллы чиртмә музыка уен коралы[1]. Төзелеше буенча арфаның почмаклы төрен хәтерләткән[2]. Алтын Урда чоры әдибе Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" әсәрендә искә алына.

Чәң
angular harps[d]
Һорнбостел–Закс классификациясе 322.12
Госманлылар чәңе

Этимология үзгәртү

Музыка коралының исеме фарсы телендәге "тоту" мәгънәсендә кулланылган чаң (фар. چنگ ) сүзеннән гыйбарәт[3]. Әрмән телендәге шулай ук чаң (әрм. Չանգ) сүзе кулланыла һәм "тырнак" мәгънәсен йөртә.

Тарих үзгәртү

Кавказ Албаниясенең антик шәһәре Бардадан ерак түгел, Шатырлы авылында үткәрелгән археологик казулар нәтиҗәсендә (хәзерге Азәрбайҗанның территориясендә) безнең эрага кадәр IV—III йөзләрдә караган чәңдә уйнаган хатын-кыз сурәте төшерелгән керамик савытлар табылган. Бу табылдыклар җирле матди мәдәният һәйкәлләре булып тора.

Төрки халыкларның музыка өлкәсендәге тикшеренүләре белән танылган галим Фарук Сумер «Борынгы төркиләрнең музыка һәм биюләре» мәкаләсендә түбәндәгечә языла: «Алтай курганнарындагы казу эшләре вакытында табылган мәдәни һәйкәлләр арасында ике чәң шулай ук аеруча кызыксыну уята. Алар безнең эрага кадәр 250-500 елларга карый».[4] XIX гасырда музыка коралы тулысынча Азәрбайҗан һәм Госманлы дәүләте музыкасында кулланудан чыга.

Төзелеше үзгәртү

Төзелеше буенча чәң дуга сыман, өскә озынайтылган арфа шәкелендә. Корпусның тышкы ягы мәрсин тиресе белән тартылып каплана, ә аскы өлешенә озын формадагы шатка дигән корылма беркетелә. Кыллар бер ягы белән өске ягында урнашкан элмәчләргә, ә икенче ягы белән шаткада урнашкан боргычларга беркетелә. Уен коралында арфадагы кебек үк утырып уң һәм сул кул бармаклары белән уйныйлар.[5]

Әдәбиятта чагылышы үзгәртү

  Йити мең мөтрибчеләрем бар иде:

Меңе чәң, меңе кубызчылар иде,
Меңе найчылар иде, меңе быргы,
Меңе табыл орар ирде, меңе оргы,
Меңе чалгы чалар ирде, меңе дәф,

Меңе чимбал орар ирде, меңе кәф.

"Җөмҗөмә солтан"
Хисам Кятиб
(XIV гасыр)
 

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Макаров Г.М. Үткән дәвер татар мәдәниятендә кулланылган музыка кораллары (XVI-XIX йөз) // . — Казан: Заман, 2020 №1.
  2. Музыкальная терминология. Программа дисциплины Базовый татарский язык. әлеге чыганактан 2020-07-02 архивланды. 2020-07-01 тикшерелгән.
  3. Большая российская энциклопедия, 2012
  4. Меджнун Керимов, кандидат искусствоведения: «Мугам и древние музыкальные инструменты», archived from the original on 2018-06-19, retrieved 2020-07-01 
  5. Строение ченга