Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (рус. Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала) — Казанда урнашкан, татарларның беренче һөнәри театр коллективы Сәйяр нигезендә оештырылган, татар театрлары арасында әйдәп баручы театр.
Театр бинасы | |
Адрес | 420021 Татарстан ур., 1 Казан, Татарстан |
---|---|
Нигезләнгән | 22 декабрь 1906 |
Директор | Илфир Якупов |
kamalteatr.ru |
Тарих
үзгәртү«Сәйяр» чоры
үзгәртү- Төп мәкалә: «Сәйяр»
1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү датасы булып санала.
1907 елның язында Ырынбурда әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» (Фатих Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак «Сәйяр» исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.
Соңрак Нижгарда труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм «Сәйяр» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. «Сәйяр» — 1908 елда труппага Габдулла Тукай кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул Мәскәү, Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казакстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
1918 ел ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Мольер, Фридрих Шиллер, Уильям Шекспир, Николай Гоголь, Антон Чехов, Максим Горький, Александр Островский әсәрләрендә Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Н. Сакаев, В. Мортазин-Иманский, Г. Болгарская (Өммегөлсем Мостафина), Ф. Сәмитова, Б. Болгарский (Габделбарый Фәйзуллин), Ф. Ильская, К. Шамил, З. Солтанов, Н. Таҗдарова, Н. Арапова, Ә. Кулалаев, Г. Мангушев, Камал I (Габдулла Камалетдинов), Камал II (Габдрахман Камалетдинов), С. Байкина, Ш. Шамильский (Шакир Вахитов), Ә. Синяева, С. Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
1912 елда С. Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, Уфада «Нур» исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Ырынбур шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.
1917 елгы революциягә Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.
Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
Дәүләт театры
үзгәртү1922 елда асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (мәсәлән, «Аң» труппасыннан) артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К. Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
1920—1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.
1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1926 елның декабрендә К.Тинчурин язган «Зәңгәр шәл» музыкаль драма премьерасы була.
1930 елда театр Мәскәүдә ССРБ халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).
1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына. Баш режиссер Гомәр Исмәгыйлев театрдан куыла. Актерлардан Мөхтәр Мутин кулга алына.
1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.
Сугыштан соңгы чор
үзгәртү1956 елның июнендә сәхнәгә кабат «Зәңгәр шәл» кайта. Тагын бер елдан, 1957 елда Театр Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге сәбәпле Мәскәүдә гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — Ленин орденыны белән бүләкләнә. Х.Әбҗәлиловка ССРБ халык артисты шәрәфле исеме бирелә.
1958 елның апрелендә К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» өчен театрга яңа оешкан Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе тапшырыла.
Хәзерге чор
үзгәртүТеатр директорлары
үзгәртү- 1923—1924 Зәки Баязитский (Вәлиев) (1889—1959), Хезмәт Каһарманы (1926).
- 1927—1928 Фәтхи Бурнаш (1898—1942)
- 1928—1929 М. Зәетов
- 1930—1931 З. Галиев
- 1934 Рамазанов
- 1936—1938 М. Йосыпов, Я. Рыжакин, Заборский, Дәминов
- 1938 Дәүләтшин
- 1938—1945 Х. Алханов
- 1948—1951 Г. Контюков
- 1951—1958 Кәрим Гыйльманов (1913—1964), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).
- 1958—1963 Нәҗип Гайнуллин (1912—1969), РСФСР атказанган (1957), ТАССР халык (1950) артисты.
- 1963—1964 И. Сабитов
- 1964—1975 Рәшидә Җиһаншина (1917—2013), РСФСР (1981), ТАССР (1966) халык артисты.
- 1976—1982 Әзһәр Хөсәенов (1941—2019), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1982—1983 Н. Хәйруллин
- 1983—1984 Роберт Әбелмәмбәтов (1942), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986).
- 1985—2012 Шамил Закиров (1945—2012), РФ һәм ТССР (1991) атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2012 елдан Илфир Якупов (25.05.1982)[2][3]
Бина
үзгәртү- Камал театры 1987 ел башына кадәр М. Горький урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли. 1850 елда торак йорт буларак салынган, архитектор Ксаверий Алоизиевич Скаржинский (ru). 1912 елда «Новый театр» бинасы итеп үзгәртеп корылган (архитектор Ф. Р. Амлонг). 1987 елдан ― Тинчурин театры урнашкан бина.
- 1987 елның гыйнварында «Зәңгәр шәл» спектакле белән театрның Кабан күле буендагы яңа бинасы (Татарстан урамы, 1) ачыла. Проект авторы ― Мөнир Агишев, Казанның баш архитекторы, автордаш ― Георгий Горлышков (Мәскәү). Казан театры проекты берничә Бөтенсоюз премиясе ала. Бина уникаль, бернәрсәгә дә охшамаган. Аны борынгы күлнең якты сулары өстендә йөзә торган кораб белән чагыштыралар. Театр бинасында зур һәм кече тамашачы залы, репетицияләр бүлмәләре һәм иркен фойе урнашкан[4].
- 1986 елда төзелеп беткән бина 2021 елда «хәзерге театр бинасы заманча таләпләргә туры килми», дип табыла. Июль аенда театрның яңа бинасын төзү өчен урын сайлап алына. Яңа бина проектын сайлау өчен Халыкара архитектура конкурсы үткәрелә.[5]
Театрның Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында урнашкан яңа бинасының мәйданы 48,8 мең кв. метр тәшкил итәчәк, ул 1370 урынга исәпләнгән. Театр территориясе 3,15 га. 5-8 катлы бинада дүрт зал була: зурысы 788 урынлы, көнчыгышы (түгәрәге) 242 урынлы, универсаль залда урыннар саны сайланган сценографиягә карап (300гә кадәр урын) үзгәрергә мөмкин һәм камера залына 40 тамашачы сыячак. Анда 544 театр хезмәткәре эшләячәк[6].
Бүләкләре
үзгәртү- 2012 — Стәрлебаш районының Мифтахетдин Акмулла премиясе — «41- ел хатыннары» спектакле өчен[7]
- «Тантана» премиясе.
- 2017 Фёдор Волков исемендәге РФ хөкүмәте премиясе[8][9].
- 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «иң яхшы драма спектакле» номинациясендә җиңүче ― Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев)[10].
- 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «драма театрының костюмнар буенча иң яхшы рәссамы эше» номинациясендә җиңүче ― Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле (костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич)[10].
Танылган хезмәткәрләре
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Камал театры.
- ...
Түбәндәге исемлек – төрле вики-волонтёрларының бөтендөнья Викимәгълүмат белем базасына төркәп барган татар театр әһелләре элементлары нигезендә автоматик килеш тудырылган исемлек. Ул һичшиксез тулы түгел. Викины үз кылыгызга алыгыз, җитмәгән мәкаләләрне языгыз! Татар телле белем дөньясын үзләштерү, куллану, баету һәм ныгытуга өлешегез өчен рәхмәтләр явып торсын үзегезгә. |
башлау | тәмамлау | исем | тасвирлама | туу датасы | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
Гөлсем Болгарская | татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты | 1891-10-15 | 1968-01-09 | ||
Хәлил Әбҗәлилев | 1896-09-29 | 1963-03-18 | |||
Фирдәвес Әхтәмев | 1939-07-21 | 2012-02-22 | |||
Шәүкәт Биктимеров | татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры | 1928-10-28 | 2012-05-28 | ||
Наил Дунаев | 1937-05-03 | 2022-10-30 | |||
Фатыйма Ильская | 1902-12-31 | 1984-11-15 | |||
Хәлимә Искәндәрева | 1940-05-19 | ||||
Вера Минкина | 1918-09-09 | 2011-09-20 | |||
Марсил Сәлимҗанов | татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре | 1934-11-07 | 2002-03-26 | ||
Ринат Таҗетдинев | драма һәм кино актеры, Камал театры артисты | 1938-01-01 | 2024-10-16 | ||
Шамил Бариев | татар артисты | 1950-11-14 | 1994-03-11 | ||
Фуат Халитев | 1909-02-18 | 1981-03-16 | |||
Айдар Хафиз | 1943-05-20 | 2020-12-13 | |||
1956 | 1960 | Айрат Арсланов (артист) | артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры | 1928-04-10 | 2010-04-23 |
Гафур Каюмов | татар драматургы, театр режиссёры | 1959-03-02 | 2018-07-27 | ||
Мансур Шиһапов | татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты | 1940-05-01 | 2022-12-09 | ||
Равил Тумашев | 1923-04-21 | 2016-01-02 | |||
Рамил Төхфәтуллин | Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер | 1966-10-02 | |||
Фәрит Бикчәнтәев | артист, режиссер, педагог | 1962-05-21 | |||
Хәлим Җәлалов | драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты | 1940-04-27 | 2021-07-05 | ||
Хәмит Колмәмәт | 1895-06-15 | 1942 | |||
Әзһәр Шакирев | татар актеры | 1940-02-22 | |||
Әсхәт Хисмәтов | Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты | 1952-01-01 | |||
Шәхсәнәм Әсфәндиярова | 1926-02-08 | 1996-10-27 | |||
Гөлсем Исәнголова | 1938-06-10 | ||||
Алсу Гайнуллина | Татарстан АССР һәм Россиянең халык артисты | 1954-02-24 | |||
Наилә Гәрәева | Камал театры артисткасы | 1940-11-18 | 2023-11-28 | ||
Фәнис Җиһанша | татар актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы | 1972-06-01 | |||
Айгөл Хәйруллина | 1984-03-29 | ||||
1951 | 1969 | Вәкил Закиров | 1928 | 1969 | |
Сара Байкина | 1895-12-14 | 1972 | |||
Гомәр Дәвешев | 1897 | 1964 | |||
Галия Булатова | 1906-06-24 | 1985-09-13 | |||
1974 | Рузия Мотыйгуллина | 1950-03-03 | |||
Сәлимә Әминева | 1969-09-19 | ||||
Чулпан Закирова | биюче, хореограф, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе (2003 елдан), Татарстанның халык артисты | 1977-07-24 | |||
1983 | Венера Шакирова | 1960-10-11 | |||
Рөстәм Галиев | 1960-08-27 | ||||
Илдар Хәйруллин (1950) | Камал театры актеры | 1950-06-06 | |||
Габдрахман Сәлимов | 1926-12-16 | 1990 | |||
Раушания Юкачева | 1959-02-18 | 2022-07-17 | |||
Фирая Әкбәрова | Татарстан халык артисты, Галиәсгар Камал ис. Татар дәүләт академик актрисасы | 1952-06-02 | |||
Фәридә Сафина | 1957-03-20 | ||||
Айгөл Миңнуллина | драма актрисасы, Камал театры артисты (2009 елдан) | 1987-05-07 | |||
Айгөл Шәкүрова | драма актрисасы, Камал театры артисты (2017 елдан) | 1995-12-21 | |||
Алинә Мөдәрисова | драма актрисасы, Әлмәт театры (2013-2015), Камал театры артисты (2015 елдан). | 1993-12-30 | |||
2017 | Алмаз Борһанов | драма актеры, Камал театры артисты | 1989-11-26 | ||
Артур Шәйдуллин | драма актеры, Камал театры артисты | 1991-08-21 | |||
Гүзәл Гөлвердиева | драма актрисасы, Камал театры артисты | 1993-05-30 | |||
Гүзәл Шакирова (актриса) | драма актрисасы, Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты | 1980-11-04 | |||
Николай Юкачев | 1956-12-03 | 2009-10-03 | |||
Наилә Ибраһимова | 1945-08-05 | ||||
Илнур Закиров | 1985-01-17 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-01, retrieved 2018-12-16
- ↑ Камал театры сайты, archived from the original on 2017-01-12, retrieved 2016-08-10
- ↑ И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999, 248 б. ISBN 5-298-00708-2
- ↑ Открытие нового здания театра имени Галиасгара Камала, 1987 год. 2021 елның 5 декабрь көнендә архивланган. realnoevremya.ru, 11.05.2020(рус.)
- ↑ Новое здание театра им. Г. Камала будет построено между ул. Хади Такташа и озером Нижний Кабан. trt-tv.ru, 11.07.2021(рус.)
- ↑ Камал театрының яңа бинасы мәйданы 49 мең квадрат метр була. Татар-информ, 7.12.2023
- ↑ Башкортстанда татарча спектакльне яраттылар, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-09
- ↑ Камал театры сайтында
- ↑ Распоряжение правительства РФ от 15 июня 2017 года №1257-р
- ↑ 10,0 10,1 Театры Татарстана стали лауреатами XXX Российской Национальной театральной Премии «Золотая Маска». Министерство культуры РТ, 25.06.2024
Әдәбият
үзгәртү- И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- Галиәсгар Камал
- Пётр Сперанский — театрның баш рәссамы (1927—1947, өзеклек белән).