Википедия:Кызыклы фактлар/2010 ел
- Дөньяның иң зур утравы — Гренландия.
- Лезгиннар саны якынча 700 мең кеше.
- Президентлыгына кадәр Билл Клинтон Арканзас штаты губернаторы булып сайланган иде.
- Эйфель манарасын төзү эше ике ел дәвам иткән.
- Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче марилар күбесенчә татар телендә сөйләшәләр.
- АКШ долларлары 1861 елдан гамәлдә йөри.
- 1982—1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып Ренат Харис эшли.
- Төньяк Ирландия — Бөекбританиянең административ-сәяси өлеше.
- Балачакта Луи де Фюнесны дуслары «Фюфю» дип атаганнар.
- Клайв Льюисның китабына нигезләнгән Нарния елъязмалары:Арыслан, сихерче һәм тылсымлы шкаф фильмы Яңа Зеландия һәм Чехиядә төшерелә.
- Кайбер галимнәр фикеренчә Gliese 581 g Җир шарының кардәш планетасы булырга мөмкин.
- Йеллоустоун милли паркы АКШның өч штатында урнаша.
- Күп функцияле кәрәзле телефон смартфон дип атала.
- Ирландия, Бөекбритания, Скандинавия, гомумән, Урта гасырлар Аурупасы тарихына викингларның тәэсире зур.
- Тим Бертонның беренче җитди эше — 1978 елгы «Балдаклар Хөкемдары» мультфильмына төс бирү иде.
- Атаклы «Диване лөгатет терк» сүзлеген Мәхмүд Кашгари төзи.
- Кайбер якларда бөккәнне тәкә дип йөртәләр.
- Мәүла Колый XVII йөзнең 70 елларында Болгар тирәләрендә яшәгән.
- 2000 елдан башлап Казан Кирмәне (рәсемдә) ЮНЕСКО мирасына керә.
- Дөнья җәмгыяте төшенчәсе инде Борынгы Грециядә булган.
- Татарларда дистәләгән аш төре бар.
- Имам Шәфигый нәсел шәҗәрәсе Мөхәммәт пәйгамбәргә барып тоташа.
- Бер фараз буенча пилмәннәр татар халкына Кытайдан килгәннәр.
- Гүзәл Уразова Пермь өлкәсендә дөньяга килә.
- Көнчыгыш Азиядә Кытай Җөмһүрияте дигән өлешчә танылган дәүләт бар.
- Татарстан китап нәшрияты 1919 елда оештырылган.
- Анатоль Франс иҗаты католик «Тыелган китаплар индексы»на кертелде.
- Бүгенге көндә КПК телефон, навигатор һәм медиаплеер функцияләрен үти ала.
- Үзбәк теленә иң якын телләр дип уйгыр телен атап була.
- 1974 елдан Никосия ике өлешкә бүленгән.
- Һуннар Көнчыгыш Аурупада б.э. IV гасырның җитмешенче елларында килеп чыгалар.
- 2010 елның февраленә Одноклассники.ru сайтында 45 миллион кеше теркәлгән.
- Габдрәшит Ибраһимов туган иленнән китергә мәҗбүр булып, Япониядә вафат була.
- Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнгән татар милли ризыгы кош теле дип атала.
- Колмак ыругның гади һәм япон төрләрен аералар.
- Австро-Венгрия империясе 1867—1918 елларында Үзәк Аурупада урнашкан
- Гарри Поттер турындагы җиденче фильмының беренче өлеше 2010 елның 17 ноябрендә чыгачак.
- Татарстан язучылар берлегенең бер әгъзасы — төрек.
- Евровидение бәйгесе кебек үк Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесе ел саен үткәрелә.
- Яшел суүсемнәрнең төрләре саны 13 меңгә җитә.
- Үлем җәзасы Йосыф Акчурага Төркиядән сөргенлек белән алыштырыла.
- Француз Полинезиясе үз өченә күп утраулар төркемен туплый.
- Хәзерге вакытта Казанда 90 автобус маршрутлары бар.
- Коръәнне дөрес укырга ярдәм иткән шәригать фәне тәҗвид дип атала.
- 2009 елда Лувр музеен (рәсемдә) 8 500 000 кеше зиярәт итте.
- Празат Исәнбәт Гаяз Исхакыйның әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнгән.
- Санакның «туган» теле булып программалау теле санала.
- Гималайларның иң бөек ноктасы шулай ук дөньяның иң югары нокта булып санала.
- Бельгия валоннары саны 3.5 миллионны тәшкил итә.
- Майн Ридның дөньякүләм мәшһүр булган «Башсыз җайдак» романы Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителде.
- Испан теле Үзәк Америкада төп тел булып санала.
- Нәҗип Җиһанов язган опера — «Алтынчәч»нең премьерасы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә — 1941 елның июлендә була.
- Формалашмаган төше аркасында организмнарны төшсезләр дип атыйлар.
- Азатлык сыны (рәсемдә) Америка инкыйлабының йөзъеллыгына Франциядән бүләк булып бирелде.
- Тәблигъ җәмәгате 1926 елда Мәүлана Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви тарафыннан оештырыла.
- 1999 елдан Рейхстаг бинасында Алманиянең парламенты урнаша.
- Тарихи роман жанрын нигезләүчесе — Вальтер Скотт.
- Каталония — Испаниянең автономиясе.
- Мөселманнарга биш вакыт намаз Мигъраҗ кичәсендә фарыз була.
- Йомышлы татарларның иң зур өлеше Мишәр илендә урнашкан иде.
- Мәккәлеләрдән беренче булып Ислам динен Хәдиҗә кабул итә.
- 1837 елда Букингем сарае Бөекбритания патшаларының резиденциясе буларак игълан ителә.
- Борнай мәчете (рәсемдә) төзелеше буенча чыгымнарны үз өстенә Мөхәммәтсадыйк Борнаев алган.
- «Райян» исемле Ислам тематикасына җырлаучы төркем (рәсемдә) Рамазан аенда оеша.
- 2010 елның 30 июненнән башлап Яндекс сайты татар телендә эшли башлады.
- Лиссабон шәһәре Пиреней ярымутравының көньяк-көнбатыш ярында урнаша.
- Музыкага мәхәббәт һәм сәләт Моцартка 3 яшьтә барлыкка килде.
- Гиннесс рекордлар китабы 1955 елдан бирле чыга.
- Притцкер премиясе Нобель премиясе аналогы буларак кабул ителә.
- «Казан утлары» журналында озак итеп Нил Юзиев эшләгән.
- Милләтләр Лигасына иң күбе 58 дәүләт кергән.
- Әдәбият буенча Нобель бүләгенең беренче лауреаты — Франсуа Арман Сюлли-Прюдом.
- Универсиада ике ел саен уздырыла.
- Каһирә — Африканың иң зур шәһәре.
- 1968 елдан Гәрәй Рәхим СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
- Ел саен Меридада Ферия дель Соль фестивале уза.
- Матбугат.ру сайты 2008 елдан эшли башлады.
- Ислам диненең биш баганасына Хаҗ кылу да керә.
- Тәһран шәһәренең халык саны аеруча зур тизлек белән XX гасырда үсә.
- Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы романнар сериясе (рәсемдә) 64 телгә тәрҗемә ителгән.
- Франция һәм Италия чикләрендә Көнбатыш Аурупаның иң зур биеклеге урнаша.
- Коръәннең иң кечкенә структур берәмлеге — аять.
- Берәр сайтта татар теле 51% урын алса, сайт Татар интернетына керә.
- Япония составына 6 848 кечкенә утрау керә.
- Татарстанда һәм Русиядә яшәүче биш яки күбрәк баласы булган ана махсус медаль (рәсемдә) белән бүләкләнә.
- Волейбол уены урталай ятьмә белән бүленгән махсус мәйданчыкта уза.
- Твиттерда меңләп татар теркәлгән.
- Фәлистыйн автономиясенең халык саны буенча иң эре шәһәре — Газзә.
- Александр Матросов исемле каһарманның чын исеме Шакирҗан Мөхәммәтҗанов.
- «G7» оешмасы Русия кушылганнан соң G8, ягъни «Зур 8» дип атала башлады.
- «Алтын тарак», «Су анасы» балетларының композиторы — Әнвәр Бакиров.
- Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.
- Швед телендә сөйләшүчеләр саны 9 миллионнан арта.
- 1989 елда СССР Югары Советы тарафыннан Кырым татарлары депортациясе тәнкыйтьләнде һәм канунсыз булып танылды.
- Болгар мәчете имам-хатыйбы — Илдус хәзрәт Фәиз.
- Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.
- Экология төшенчәсен гамәлгә кертүче — Эрнст Геккель.
- Джомолунгма Непал һәм Кытай чикләрендә урнаша.
- 12 май көнне Рөстәм Мингалимга Татарстанның халык шагыйре исеме бирелә.
- Сөембикә манарасы (рәсемдә) элек Хан мәчете буларак аталган.
- Альп таулары 7 Аурупа иле территорияләрендә урнашкан.
- Әлеге Азия регионына төрки халыклар дәүләтләре дә керә.
- Һиндстан бөтен Һинд ярымутравы территориясендә урнаша.
- Беренче дөнья сугышында үлгән гаскәриләр саны 5 миллионга җитә.
- Япон диңгезе исеме Корея илләрендә танылмый.
- Дөньяның иң төньягында урнашкан башкала — Рейкьявик.
- Хәлим Җәлалов — Камал театры артисты.
- Татар Википедиясе 2003 елның 15 сентябрендә ачылды.
- Осетин телендә сөйләшүчеләр саны якынча 500 мең кеше.
- Күмерсулар атамасы "күмер" һәм "су" сүзләреннән төзелгән.
- Беренче мәчетләр Казанда XVIII гасырда төзелгәннәр.
- Беренче хәлиф — Әбу Бәкер.
- “Телсез Күке” спектакльнең авторы — шагыйрь, композитор, драматург, җырчы Зөлфәт Хәким.
- 1992-2010 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры Мансур Хәсәнов 2010 елның 13 мартында вафат булды.
- Камәт азаннан тизрәк укыла.
- 2 номерлы лицей-интернатта 7 сыйныфтан башлап укыйлар.
- 1776 елда испаннар Сан-Франциско ярымутрау ярында төзегән фортны Сан-Франциско дип атадылар.
- Жюль Верн Француз География Җәмгыяте әгъзасы булган.
- Пиреней ярымутравының башка исеме — Иберия.
- Үз дәүләте булмаган иң зур халык — көрдләр.
- 7 илнең территорияләрендә урнашкан Көнбатыш Аурупаның иң зур таулары — Альплар.
- Ганс Христиан Андерсенның Исаак Ньютон турында әкият бар.
- 2008 елның уртасына Интернетны даими рәвештә кулланган кешеләр саны якынча 1,5 млрд кешегә җитте.
- Тәкбир күп илләр байракларында язылган.
- Дин галиме, фәкыйһ Йосыф әл-Кардави Әл-Җәзирә каналында "Шәригать һәм көндәлек тормыш" тапшыруын алып бара.
- Гафур Каюмов — Әлмәт дәүләт театрында баш режисссер.
- Судан башкаласы — Хартум шәһәре.
- Тулаем аварлар саны якынча 1 миллион.
- Әнәс Камал — Галиәсгар Камал улы.
- Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының 7 исем булды.
- Кызыл диңгез Гарәбстан ярымутравы һәм Африка арасында урнашкан.
- Мәскәү Дәүләт Университеты — Русиянең иң зур һәм алдынгы югары уку йорты.
- Садри Максуди (рәсемдә) — икенче һәм өченче Дәүләт Думалары депутаты.
- Үз эченә Кояш системасын, гади күз белән күренгән йолдызлар һәм башка йолдызлар керткән система — Киек каз юлы.
- Татар Иҗтимагый Үзәге Марат Мөлеков исемен йөртә.
- Сократ үлем җәзасына хөкем ителә.
- Казан ханлыгының соңгы рәсми ханы — Ядегәр-Мөхәммәт хан.
- «Ватаным Татарстан» газетасы 1918 елдан чыга.
- Шәһадәт — Ислам нигезләренең иң беренчесе.
- Tokyo Anime Awards нәтиҗәләре буенча Вакытны буйсындырган кыз — 2007 елның иң яхшы аниме-фильмы.
- Даргиннар саны — 510 мең кеше.
- Илһам Шакиров – Г. Тукай исемендәге премия лауреаты.
- Титан – көмеш-ак төсле, сыгылмалы, нык һәм җиңел металл.
- Америка Кушма Штатларның 50-нче штаты – Гавайлар штаты.
- Гадел Кутуй улы Рөстәм Кутуй 7 гыйнварда вафат булды.
- Идел буе федераль округына 6 милли җөмһүрият керә.
- Ингушлар Исламны якынча 200 ел элек кабул итте.
- Җил һәм җеннәр өстеннән хакимлек бирелгән пәйгамбәрнең исеме – Сөләйман пәйгамбәр.
- Артур Конан Дойль Эдинбург шәһәрендә яшәгән.
- Татарстанның Апас районында 86,2% татар яши.
- Корея Халык Демократия Җөмһүриятен шулай ук Төньяк Корея дип атыйлар.
- Хаяо Миядзакиның "Өрәкләр белән алып кителгән" фильмы Оскар яулаган.
- Хәзерге вакытта исламда 4 мәзхәб бар.
- Русия Фәннәр Академиясе 1724 елда Петербург Фәннәр Академиясе буларак оеша.
- «Кыйса-и Йосыф» риваятен Кол Гали 1233 елда яза.
- 25 декабрь көнне Мидхәт Миншин вафат булды.
- Диалектик материализм систематик белем буларак, Маркс һәм Энгельс хезмәтләрендә эшләнгән.
- Колумб рәсми рәвештә беренче булып Атлантик океанны корабта кичә һәм аурупалылар арасында беренче булып Кариб диңгезендә була.
- Беренче конституция шумерлар заманында була.
- Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари Урта Азия шәһәрләрендә гыйлем ала.
- АКШның иң күпкешеле штаты – Калифорния.
- Тәлгать Таҗетдин әл-Әзхар университетына укыды.
- Чыңгыз Айтматов – кыргыз.
- Камал театры куйган «Ханума» спектакленең премьерасы 2004 елда булды.
- Америка Кушма Штатлары 50 штатка бүленәләр.
- Әхмәтзәки Вәлиди Истанбулда җирләнгән.
- Гарри Поттер турындагы романнар сериясенең беренче китабы – Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы.
- Тарихта беренче тавышлы, озынметражлы һәм музыкаль мультфильм эшләүче кеше – Уолт Дисней.
- Фәтхулла Гүлен хәзер АКШда яши.
- Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзаратына 45 мөхтәсибәт һәм 1247 мәхәллә буйсына.
- 18 декабрь көнне Халыкара мигрантлар көне билгеләнә.
- Әхмәт Ерикәй Башкортстанда туган.
- Абакан шәһәрнең элекеге исеме – Хакасск.
- Күп майялар шәһәрләре ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
- .su домены – СССР рәсми домены.
- 1993 елдан Прага Чехия башкаласы.
- Әл-Фатыйха сүрәсе һәр рәкәгатендә укылырга тиеш.
- Равил Гайнетдин Питрәч районында туды.