Татар Интернеты

(Татар интернеты битеннән юнәлтелде)

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Татар Интернеты яки Татнет — татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51 % урын алса, ул татар Интернетына керә.

Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты  — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.

ТорышыҮзгәртү

  [Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар — профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар — билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар. [Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.[1]
Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты
 


  Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала.[2][3]
Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе
 

ТөзелешеҮзгәртү

  Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47 % — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80—130 сайтының яртысыннан артыгы 1—2 ай яши.[2][4]
Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фонды ның нигезләүчесе һәм башкаручы директоры
 

БәйгеләрҮзгәртү

Татнет йолдызларыҮзгәртү

  Төп мәкалә: Татнет йолдызлары

Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»[5] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.

Белем җәүһәрләреҮзгәртү

  Төп мәкалә: Белем җәүһәрләре

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Закир Әмирхан. "Якын киләчәктә басма матбугат тулысынча Интернетка күчәчәк". Азатлык радиосы. Retrieved on 2017 елның 15 февраль.
  2. 2,0 2,1 Ильнур Ярхамов. На перевод сайтов на татарский язык у республиканских властей нет денег. Из 277 государственных порталов татароязычному населению доступны только треть. https://kazanfirst.ru/.+Retrieved on 2016 елның 5 декабрь.
  3. (рус.)«Сегодня в Интернете действуют 277 порталов органов власти, из которых только 102 также ведутся на татарском языке. У многих министерств, ведомств и других органов власти не хватает денег на содержание специалиста, готового отвечать за татароязычный контент на сайте. Поэтому каждое министерство «как может, так и выкручивается». Он сообщает, что на тех сайтах, где есть татарское наполнение, использование языка сводится лишь к написанию статей и пресс-релизов. Остальные разделы остаются только на русском языке.»
  4. (рус.) «Такой татароязычный ресурс как Matbugat.ru посещает около 26 000 посетителей в месяц. Если суммировать все сайты татнета, то доля в 47 % придётся на ресурсы, сделанные школьниками или учителями. Ежегодно создаются в татнете 80—130 сайтов, из которых более половины существует 1—2 месяца
  5. Бәйгенең рәсми сәхифәсе (рус.)