Яшел суүсемнәр

Яшел суүсемнәрнең үзенчәлекле билгесе — катламасы яшел төстә булуы. Бу суүсемнәрнең төрләр саны 13 меңгә җитә. Алар башлыча төче суларда таралган, кайберләре диңгез суында яши; бик азы гына әледән-әле дымланып торган шартларда: туфракта, агач кабыгында, коймаларда, гөл чүлмәкләрендә һ. б. тирәлектә яшәүгә җайлашкан.

Яшел суүсемнәр
Халыкара фәнни исем Chlorophyta Rchb., 1834[1]
Таксономик ранг инфрапатшалык[d][1] һәм тип[2]
Югарырак таксон Зелёные растения[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 5[d]

 Яшел суүсемнәр Викиҗыентыкта

Яшел суүсемнәрнең бер күзәнәкле (хлорелла, хламидомонада) һәм тәне җеп рәвешендәге яки яссы яфраксыман (улотрикс, ульва, хара) күп күзәнәкле формалары да бар. Бер күзәнәкле һәм колонияле суүсемнәрнең күпчелеге камчылар ярдәмендә хәрә­кәтләнергә сәләтле. Кайбер беркүзәнәклеләр, мәсәлән хлорелла хәрәкәтләнми. Яшел суүсемнәрнең күзәнәкләрендә төрле пиг­ментлы (аеруча хлорофиллы) хроматофорлар була. Төче суда яшәүче күп күзәнәкле яшел суүсемнәр буа яки күлләрдә куе булып үсә, бака ефәге барлыкка китерә.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M. et al. A Higher Level Classification of All Living Organisms // PLOS ONE / PLOS ONE EditorsPLoS, 2015. — ISSN 1932-6203doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248PMID:25923521
  2. 2,0 2,1 Adl S. M., Bass D., Lane C. E. et al. Revisions to the Classification, Nomenclature, and Diversity of Eukaryotes // J. Eukaryot. Microbiol. / Wiley-BlackwellInternational Society of Protistologists, 2019. — ISSN 1066-5234; 1550-7408doi:10.1111/JEU.12691PMID:30257078