Кош телетатар милли ризыгы. Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Суынгач уылган шикәр комы белән сибелә. Әзерләү өчен кирәкле әйберләр: он, йомырка, сөт, шикәр, май, тоз.

Кош теле

Әзерләү.

Чәлпәккә баскан кебек камыр басарга да 1-1,5 мм калынлыкта җәяргә һәм махссус тәгәрмәч яки пычак белән 3-3,5 см киңлегендәге тасмаларга кисәргә. Тасмаларны үз чиратында 4-5 см булган кыек шакмакларга турап, кайнап торган сары майга салып пешереп алырга. Суытырга, шикәр оны сибәргә һәм вазаларга салып табынга бирергә.