Тәблигъ җәмәгате

Тәблигъ җәмәгате — (урд. تبلیغی جماعت‎, гарәп. جماعة التبليغ‎) – Һиндстанда 1926 елда Мәүлана Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви тарафыннан оештырылган гайре сәяси дини хәрәкәт. Төп максаты итеп мөселман халыклар арасында Исламча яшәү рәвешен торгызуны куя.

Алты принцип үзгәртү

Мөселманнар иң кимендә кабул итәргә һәм үтәргә тиешле вазифаларны җәмәгатькә керүче галимнәр түбәндәге алты принцип аркылы тапшыралар:

  1. Шәһадәт кәлимәсе: Аллаһның барлыгын һәм берлеген тану, Мөхәммәт пәйгамбәрне аның илчесе буларак кабул итү.
  2. Намаз: Көндә биш тапкыр фарыз гыйбадәт кылу.
  3. Гыйлем һәм зикер: Ислам буенча белем җыю һәм Аллаһны еш искә алу.
  4. Икраме мөслимин: Мөселманнарга карата аеруча яхшы мөгамәләдә булу.
  5. Ният чисталыгы: Яхшы эшләрне бары Аллаһ ризалыгы өчен эшләү һәм яман эшләрдән саклану.
  6. Тәблигъ: Исламны җәелдерүдә катнашу.