Сөләйман пәйгамбәр
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Сөләйман пәйгамбәр – (гарәп. سليمان, грек. Ŝolomonus, рус. Соломон) Исламда, Христианлыкта, Яһүд динендә пәйгамбәр. Яһүд иленең өченче патшасы. Атасы – Давыт пәйгамбәр.
Сөләйман Ислам динендә
үзгәртүАтасы вафатыннан соң Сөләйман патша була. Мөселманнар ышанганча, Аллаһ аңа җил һәм җеннәр өстеннән хакимлек бирә, ә аның патшалыгы Йәмәнгә кадәр җәелә. Шулай ук пәйгамбәр хайваннарның телен аңлаган. Аның 20 улы, 43 кызы була. Бәйтел-Мөкатдәс гыйбадәтханәсен төзеп бетерә. Кайбер ривааятләр буенча Сөләйман шул гыйбадәтханәдә каткан килеш 1 ел басып тора һәм үлә. Икенче риваяттә аның 4 ай җиде көн авырып,үлгәне турында сөйләнелә.