Мерида (Венесуэла)
Мерида (Mérida, тулы исеме Santiago de los Caballeros de Mérida) — Венесуэла көнбатышында урнашкан шәһәр. Мерида штатының башкаласы һәм иң зур шәһәре.
Мерида | |
---|---|
![]() | |
Ил | Венесуэла |
Координатлар | 8°35'N, 71°8'W |
Мэр | Léster Rodríguez |
Нигезләнгән | 1558 ел |
Мәйдан | 25 км² |
Мәркәз биеклеге | 1630 м |
Рәсми тел | испан теле |
Халык саны | 345,489 кеше |
Халык тыгызлыгы | 8,000 кеше/км² |
Телефон коды | 274 |
почта индекслары | 5101 |
Рәсми сайт | merida.gob.ve |
Кардәш шәһәрләр | Клайпеда, Ла-Пас, Мерида (Испания)[1][2], Мерида (Миксикә), Мерида[d] һәм Оахака[3][4] |
Халык саны — 345,489 кеше, якын яткан торак пунктлар белән бергә 500 мең кешедән артык.
Шәһәр таулар регионында, 1630 м биеклегендә урнаша.
Тарих Үзгәртү
Беренче тапкыр Мерида канунсыз 1558 елда Хуан Родригес Суарес тарафыннан нигезләнде. Испания хөкүмәтенең рөхсәте булмавы сәбәпле, ул тоткарланды һәм Боготага җибәрелде. Үлем җәзасын игълан итү алдыннан ул кача һәм Трухильо шәһәренә кача. Шәһәрнең икенче нигезчесе, Хуан де Мальдонадо, рөхсәт алып эшләде.
Тауларның кочагында урнашкан Мерида гел провинциаль шәһәр булды. Берничә гасыр өчендә фәкать берничә вакыйга булган: 1820 елда көчле җир тетрәве, Симон Боливарның берничә зиярәте.
Үзенчәлекләр Үзгәртү
- Меридада университетлар бар, монда 40 000 студент укый.
- Шәһәрдә 28 шәһәр паркы бар. Бу сан башка Венесуэла шәһәрләре арасында иң зур.
- Һәр ел Меридада Ферия дель Соль фестивале уза.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Mérida, Mérida (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
- ↑ https://www.meridadeyucatan.com/las-meridas-del-mundo/
- ↑ http://www.merida.es/descargas/festejos/2018-feria-septiembre-revista.pdf
- ↑ https://www.municipiodeoaxaca.gob.mx/prensa/1281/aprueban-en-oaxaca-de-juarez-suspension-temporal-de-bares-cantinas-y-salones-de-fiestas/
- ↑ https://www.diariomarca.com.mx/2017/04/desde-1964-oaxaca-de-juarez-mantiene-25-hermanamientos-con-ciudades-de-mexico-y-el-mundo/