Йеллоустоун милли паркы

Йеллоустоун милли паркы (ингл. Yellowstone National Park) — халыкара тыюлык, ЮНЕСКО Дөнья мирасы объекты. Дөньядагы беренче милли парк (нигезе 1872 елның 1 мартында салынган). Парк күпсанлы гейзерлары һәм башка геотермик объектлары, шулай ук табигате, матур ландшафтлары белән билгеле.

Йеллоустоун паркында гейзер

Парк АКШның Вайоминг, Монтана һәм Айдахо штатларында урнашкан. Мәйданы - 8 987 км².