Gliese 581 g яки Глизе 581 gGliese 581 йолдызы системасына кергән кимендә алты планетының берсе, экзопланета. Ул Җир шарыннан якынча 20 яктылык елы ераклыгында Үлчәүләр йолдызлар төркемендә урнаша.

Gliese 581 системасын Кояш системасы белән чагыштыру

Gliese 581 g планетасында атмосфера һәм сыек су булырга мөмкин. Планета ландшафты ташлар һәм кыялардан тора дип санала. Радиусы Җир шарының 1,2 — 1,5 радиусын, массасы Җир шарының 3,1 — 4,3 массасын тәшкил итә дип санала. Уртача температура Цельсий шкаласы буенча -34 градустан алып +71 градуска кадәр исәпләнә.

Кайбер галимнәр буенча Gliese 581 g — Җир шарының кардәш планетасы, монда да тере организмнар яшәргә мөмкин.

Планетаны ачу үзгәртү

Планетаны ачу турында 2010 елның 29 сентябрендә игълан ителде. Аны Калифорния университеты һәм Карнеги Институты галимнәре ачты. Планетаны ачкан галимнәр төркеме җитәкчесе, Стивен Вогт, рәсми булмаган рәвештә планетаны үз хатыны исеме белән Зармина дип атады.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү