Экзопланета (борынгы юнанча εξω, exo — тыш, тыштан) - Кояш системасыннан читтә урнашкан йолдыз тирәсендә әйләнә торган планета.

Экзопланета
Сурәт
Кайда өйрәнелә экзопланетология[d]
 Экзопланета Викиҗыентыкта
Ипсилон Андромеда d — су болытлы газ гигант-планетасы
Экзопланета-океан, Юпитер-сыман Экзопланета, рәсем
Транзит ысулы ярдәмендә экзопланета ачылуы
Планета HD 189733b, рәсем

Йолдызлар белән чагыштырганда планеталар бик кечкенә һәм тонык булалар, ә йолдызлар Кояштан ерак аралыкта урнашкан, иң якыны - 4,22 яктылык елы - 40*1012 км, Проксима Центавра. Беренче экзопланета тик 1980 елларда ачылган.

2019 елның сентябренә кадәр 3063 планеталык системасында 4118 экзопланета ачылган.

Киек Каз Юлы галактикасында якынча 100 млрд. экзопланета бар, аларның 5-20 млрд. - Җир-сыман экзопланетасы. Кояш-сыман йолдызларның 34% яши торган зонада урнашкан Җир-сыман планеталарга ия була.

Күпчелек ачылган экзопланеталар Җиргә түгел, ә Юпитерга охшаш, чөнки заманча ысуллар кечерәк планеталарны таба алмыйлар.

Астрономик иярченнәр COROT (ЕКА) , «Кеплер» (НАСА) экзопланеталар тикшеренүләренә иң зур өлеш керткәннәр.

Эзләү ысуллары үзгәртү

 
Төрле ысуллар ярдәмендә ачылган экзопланеталар саны:
</noinclude>      Пульсарларны радиокүзәтү      Доплер ысулы      Транзит ысулы      Синхронизация ысулы
     Туры күзәтү      Гравитацион микролинза ысулы      Астрометрик ысулы
 
Планета составына бәйле зурлыгы
  • Доплер ысулы - йолдызның радиаль тизлеген спектрометрик үлчәү ярдәмендә зур планеталар (Юпитер-сыман) табыла. Ысул "Йолдыз - ялгыз планета" парасында радиаль тизлеге тирбәнешләренең амплитудасы, әйләнү вакыты, экзопланета массасын билгели. 2011 елга бу ысул ярдәмендә 647 планета табылган.
  • Транзит ысулы - Планета йолдыз яктылыгында узганда, йолдызның яктырту сәләтен киметә, шушы күрсәткечне үлчәп планета зурлыгы ачылып була. 2011 елга бу ысул ярдәмендә 185 планета табылган.
  • Гравитацион микролинза ысулы. Җир һәм күрсәтелә торган ерактагы планета (галактика) арасында урнашкан зур йолдыз линза кебек үз гравитацион кыры белән күрсәтелүче планетаның яктылыгын фокуслый. Ысулның кулланышы чикләнгән, ләкин бәләкәй массалы Җир-сыман планеталар ачылып була. 2011 елга бу ысул ярдәмендә 13 планета табылган.
  • Астрометрик ысул.
  • Пульсарларны радиокүзәтү
  • Туры күзәтү

Тереклек мөмкинлеге үзгәртү

 
Яши торган мөмкин планета Gliese581, рәсем

Баштарак заманча ысуллар ярдәмендә тик зур планеталар табылып була иде, ләкин Кеплер телескопы 207 Җир сыман планетаны таба. Шулай ук күп кенә планеталар системалары ачылган.

Намзәтләр үзгәртү

2009 елга Җир шартларына иң якын (20.3 яктылык елы) ачылган экзопланета - Глизе 581 c, аның температурасы якынча 0-40 °C, сыек су булуы фаразлана, шуңа күрә тереклек мөмкинлеге бар.

2017 елның 22 февралендә НАСА галимнәре Сукояр йолдызлыгында TRAPPIST-1 йолдызы тирәсендә Җир зурлыгы сыман 7 планетадан торган системаны ачу турында белдерде. TRAPPIST-1 йолдызының зурлыгы Юпитерныкына якын, әлеге йолдыз Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында урнашкан һәм кызыл кәрлә йолдызына карый[1][2]. Бар 7 планетада температура сыек су булуына туры килә, ләкин алардан тереклек булу өчен тик 3 планета яраклы булырга мөмкин[3].

Әдәбият үзгәртү

  • Бурба Г. Оазисы экзопланет // Вокруг света. — М., 2006. — № 9 (2792). — С. 38—45.
  • Левин А. Свита звезд // Популярная механика. — М., 2009. — № 1 (75). — С. 24—29.
  • Burrows A. A theoretical look at the direct detection of giant planets outside the Solar System (англ.) // Nature. — 20 January 2005. — № 433. — С. 261—268.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү