Сукояр йолдызлыгы
Сукояр йолдызлыгы (гарәп. الدلو әд-дәлү — «чиләк»[1]; бор. төрк. Könäk (~күнәк),[2] шулай ук Дәлү йолдызлыгы; лат. Aquarius) — Җәди һәм Хут йолдызлыклары арасында урнашкан зур зодиак йолдызлыгы.
Дәлү | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Aquarius (иял. к.: Aquarii) |
Кыскартма | Aqr |
Нигез | Сукояр, чиләк |
Туры калкулык | 20сәг 32мин тан 23сәг 50мин кача |
Авышлык | −25° 30′ тан +2° 45′ кача |
Мәйдан | 980 кв. градус (10 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +65° тан −87° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — август–сентябрь. | |
Гадәттә, Кояш 16 февральдән 11 мартка кадәр Дәлү йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары август–сентябрь айларында. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Йолдызлар
үзгәртүЙолдызлыкта мәгълүм «Чүлмәк» астеризмы — кечкенә Y-сыман 5 йолдызлы төркем. Бу төркемнең үзәктәгесе, Сукояр ζ — икеле йолдыз.
Сукояр α — Сәгыделмәлик[3] яки Сәгыделмөлек[4] (гарәп. سعد الملك сә‘д әл-мәлик — «патшаның бәхетлелеге» яки сә‘д әл-мөлк — «илнең бәхетлелеге»[5]; рус. Садальмелик), йолдызлыкның яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 800 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,95 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5240 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 3000 тапкыр артыграк, ә диаметры — 60 тапкыр диярлек зуррак. Аның күренмә «иптәше» бар — 112 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.
Сукояр β — Сәгыделсогуд (гарәп. سعد السعود сә‘д әл-со‘уд — «бәхетлелегенең бәхетлелеге»; рус. Садальсууд), йолдызлыкның яктырыш буенча беренче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,91 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5460 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 2200 тапкыр артыграк, ә диаметры — 50 тапкыр зуррак. Аның күренмә ике «иптәше» бар: Сукояр β B — 35,4 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,0 зурлыктагы йолдыз; Сукояр β C — 57,2 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,6 зурлыктагы йолдыз.
Өч якын урнашкан йолдыз: Әнеф (Пегас ε), Сәгыделмәлик һәм Сәгыделсогуд бик охшашлы. Алар бер йолдызлар берләшмәсендә (Орион Томанлыгы шикелле) барлыкка килгәннәр һәм аларны соңгы унларча миллион ел тора-бара бер берсеннән ераклаштырды. Бу өч йолдыз безнең Галактика яссылыгына караганда азмы-күпме турыпочмаклап хәрәкәт итәләр.
Сукояр δ — Сак[6] (гарәп. الساق әс-сак — «балтыр», әл-Бируни аны «уң балтырда икедән көньяктагы» дип атады[7]; рус. Скат), йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу +3,25…+3,29 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз якынча 160 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сакның иптәше аның тирәсендә якынча 483 көн эчендә әйләнеп чыга.
Тарих
үзгәртүТатарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Дәлү (гарәп. دلو — «чиләк») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Сукояр йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Сукояр (лат. Aquarius, рус. Водолей) дип атыйлар. Борынгы Шумерда Сукояр йолдызлыгы — аларның хәл кертә торган су биргән дип уйланма илаһ Ануның чагылышы. Борынгы греклар карашлары буенча Сукояр төрле мифлар каһарманнарыны сурәтләнә, мәсәлән, Ганимедны — Олимпта көрәгәче булып калган троялы егетне, Девкалионны — Туфан каһарманыны һәм Кекропны — Аттиканың борынгы патшасыны. Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән.
Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ύδροχόος исемене гарәп теленә «сакыйб әл-маэ»[8] сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм икенче исеме «дәлү» дә китерде[9].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Дәлү — 1) су чиләге; 2) зодиак елының бер ае исеме булып 22 нче январьдан 22 нче февральга кадәр булган вакыт, январь ае (созвездие Водолея). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 114.
- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
- ↑ Сәгыд — бәхетлелек; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.
- ↑ Мөлек — ил, өлкә.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 183.
- ↑ Сак — балтыр, аяк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 497.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни. — С. 127.
- ↑ Сакыйб — үтәли чыгучы; сакый — эчерүче, сугаручы, коеп торучы, аракы коеп биреп торучы; маэ — су. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни. — С. 183.
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |